Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Татар халкының традицияләре: «Акчәчәк» балалар бакчасындагы тәрбия

Татар халкының традицияләре: «Акчәчәк» балалар бакчасындагы тәрбия

Валиева Гульшат Асхатовна
Валиева Гульшат Асхатовна
DOCX
125
1

«Акчәчәк» балалар бакчасы - Тукай районының муниципаль бюджет учреждениесе, балаларга татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары аша белем бирер өчен оештырылган. Безнең максат - балаларда туган тел, әхлак һәм мәдәни кыйммәтләр нигезендә тәрбия формалаштыру. Тәрбиячеләребез һәр көнне балаларыбызга татар халкының бай тарихын, фольклорын һәм йолаларын өйрәтә. Халык педагогикасы безнең эшчәнлегебезнең төп нигезе булып тора.

Балалар бакчасында рус, татар, инглиз телләрендә укуда гына түгел, ә халкыбызның әдәби дәлилләре, фольклор мирасы, матур культурасы һәм бәйрәмнәре турында да сөйләшәбез. Халкыбызга хас урыннар, традицион уеннары һәм бәйрәмнәре балаларда мәдәни кыйммәтләргә мәхәббәт тәрбияли. Бишек җырларыннан, әкиятләрдән башлап, без иң популяр табышмакларга кадәр тулысынча татар мәдәниятен кичертергә тырышабыз.

Безнең уку программасы кысаларында балалар тавышлы уеннар, халык арасында киң таралган иҗат төрләре аша таныша. Халкыбызның сәнгатьләре: бию, җыр, театр, безнең балаларның сәнгатькә мәхәббәтен үстерүдә зур роль уйный. Чөнки сәхнә кәефе, рухи дөньяларына яңа төсмерләр белән баетып, аларда үз-үзләренә ышанычны арттыра.

Балалар бакчасында үткәрелгән фольклор кичәләрендә милли бизәкләр, гуманитар фәннәр, халык бәйрәмнәре һәм традицион уеннар аша гыйлемне киңәйтәбез. Бәйрәмнәрнең яңартылган формалары балаларда туган якка мәхәббәт һәм гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү өчен зур значен ие. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен өйрәнү барышында, без киләчәк буыннар өчен татар милли мәдәниятен һәм тарихын сакларга тырышабыз.

Предпросмотр

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Тукай муниципаль районы “Акчәчәк” балалар бакчасы






Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша татар халкының культурасы белән таныштыру.



Тәрбияче: Валиева Г.Ә.





2017 ел
Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша татар халкының культурасы белән таныштыру.
Балаларга әхлакый тәрбия бирү-кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Шушы максат безне, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне, халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә. Халык педагогикасы-фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый. Татар халкына гына хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга белем, тәрбия бирү ысуллары,буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру, яңарту,гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш. Халкыбызның бай мирасыннан файдаланып милләтен сөя белүче шәхесләр тәрбияләү,халык педагогикасы аша баланың рухи дөньясын баетып, халык ижатына мәхәббәт тәрбияләү тора безнең өстә.
Татар халкы элеке замананрдан ук баласын ана телендә сөйләшергә өйрәтергә тырышкан. Үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату,аңа карата ихтирам тәрбияләү безнең бурычыбыз. Без балаларга ана телен өйрәтүдә төп алаымнарның берсе-халкыбызның әдәби байлыгына,фольклор мирасына таянып эшлибез.Иң беренче балаларны фольклор белән таныштырганда без бишек җырларыннан башлыйбыз.
Бишек җырлары баланың теле ачылганда,зихенен уятуда иң тәэсир тәрбия чарасы. Әни кеше сабыеның теле ачылганчы,сүзләрне аңлый башлаганчы ук ана ягымлы,җылы,назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен,өмет-хыялларын җиткерергә омтыла. Балалалар бакчасында курчак уйнап утыручы кызларның курчакларына йомшак кына бишек җыры көйләвен күреп,ничек күңел сөенә бит. Бишек җырын тыңлап,ишетеп, үзе дә җырлап үскән бала беркайчан да дорфа булмас, ярдәмчел, игътибарлы булып үсәр минемчә. Халкыбызның рухи мәдәниятына алып керүче тагын бер чыганак-ул әкиятләр. Әкиятләр аша балалар халкыбызның элекке тормышы,гореф-гадәтләре,хайваннар дөньясы белән танышалар,тылсымлы әкият персанашлары белән танышалар.Әкиятләр балаларда матурлыкка,изге эшләргә өнди. Телебезнең затлы җәүхәрләрен-табышмакларны балалар аеруча яраталар. Табышмаклар балаларда зирәклек,тапкырлык,фикерләү сәләтен үстерә. Ял сәгатьләрендә дә халык авыз иңатыннан киң файдаланабыз. Төркемнәрдә,мәсәлән, фольклор кичәләре уздырабыз. Балаларны халкыбызның тарихы белән таныштыру максатыннан,борынгы әйберләр җыеп,музей оештырдык. Шулай ук, шөгыльләрдә балаларны халкыбызның бизәк үрнәкләре белән таныштырабыз. Халкыбыз тудырган бизәкләр үз милләте өчен горурлану тәрбияли бит ул.
Бәйрәмнәрдә, сәхнәләрдә чыгыш ясар өчен махсус киемнәр булдырдык.Чөнки безнең балалр сәхнәдә үзләрен иркен тоталар,уңышлы чыгыш ясыйлар,призлы урынлар алалар. Шулай ук бармак уеннарын,табышмаклар,мәкәльләр,әкиятләр,шөгыльләрдә, режим мизгелләрендә,физкультура,музыка шөгылләрендә киң куланабыз.Мәсәлән “Кап-коп”. Уенда бала текска,җырга кушылып,аның кагыйдәләрен үтәп,я булмаса ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышана. Шулай ук җырлы,биюле,сүзле уеннар татар халкының көнкүреш,йолалары,бәйрәмнәре белән без бакчабызда балаларны таныштырабыз.Еллар үткән саен бу бәйрәмнәр яңара,аларның формаларв үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара. Халкыбызның бай гореф –гадәтләргә,йолаларга, бик күңелле бәйрәмнәргә, мәсәлән: “Кәдрия-Зәкәрия”,”Чума үрдәк,чума каз” “Йөзек салыш”, “Ватык телефонлы”,”Сабан туй”,”Сөмбелә”, “Яңа ел “,”Нәүрүз”,ислам диненә бәйле: “”Каз өмәсе” ,балага исем кушу. Балаларда матурлыкны төя,күрә белү сәләтен үстерүдә,туган якны ярату, халкыбызның гореф-гадәтләренә,йоллаларына,милли бөйрәмнәренә ихтирам тәрбияләүдә халык педагогикасы чараларының йогынтысы бик зур дип әйтәсе килә. Безнең рухи байлыгыбыз,халкыбызның йола,гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Тик онытмаска, сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны.