Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Навруз: Праздник весны и обновления

Навруз: Праздник весны и обновления

Егорова Фарида Рашитдовна
Егорова Фарида Рашитдовна
DOCX
399
5

Праздник «Навруз» олицетворяет весеннее равноденствие и новый год, являясь символом обновления и доброты. Этот день, наполненный светом и радостью, пробуждает природу от зимнего сна. В этот день люди собираются с друзьями и соседями, обмениваются хорошими пожеланиями, украшены улыбками дамы встречают весну.

Традиции празднования «Навруза» укоренены в культуре многих народов. Время, когда природа расцветает и наполняется жизнью, побуждает людей к действиям, направленным на благоустройство окружающего мира. Дети с enthusiastic отправляются в дома соседей, чтобы подарить радость, споют песни и получат угощения, завершив день большим общим праздником с играми и соревнованиями.

Сценарий праздника «Навруз», представленный в данном документе, разработан для детей дошкольного возраста с целью ознакомления с богатой национальной культурой и традициями праздника. Он включает в себя веселые игры, разнообразные конкурсы и массу творческих заданий, которые формируют уважение к родной культуре и языку.

Основные цели сценария заключаются в том, чтобы познакомить детей с ценностями народного творчества, воспитывая у них любовь и уважение к традициям своего народа. Этот праздник является отличной возможностью для создания позитивной атмосферы, где каждый сможет почувствовать себя частью большой дружной семьи, укрепляя связи между поколениями и достоянием культуры.

Так давайте вместе отпразднуем этот удивительный день, наполнив его радостью, смехом и добрыми пожеланиями, ведь «Навруз» – это не просто праздник, это символ надежды и будущего.

Предпросмотр

НӘҮРҮЗ



Составила: Егорова Фарида
Рашитдовна,
воспитатель
высшей кв.категории











«Навруз» значит «новый день». Этот праздник отмечался в день весеннего равноденствия, когда праздновали Новый год и встречали весну. В преддверии этого праздника просыпается природа, начинают цвести растения, весенние дожди приносят чистоту и свежесть. Все это призывает и нас, людей, к обновлению, благоустройству окружающего мира. Этот день был днем добрых пожеланий, добрососедства.
В последние годы эта чудесная традиция широко распространяется. По-особому праздник проходит в селах. За работой соседи устраивают задушевные беседы, звучат музыка и песни. Дети помогают родителям. Ребятишки ходили в гости к знакомым, соседям, пели песни, прибаутки, хозяева давали разные угощения. Этот день заканчивался большим праздником, где проводились разные соревнования, игры, обязательным были угощения на общем праздничном столе.
Сценарий праздника «Навруз» подготовлен для детей дошкольного возраста с целью знакомства детей с национальной культурой, народным праздником «Навруз»; приобщения детей к устному народному творчеству, воспитания уважения к традициям и культуре своего народа, родному языку.


Цель:
1) Познакомить детей с национальной культурой, народным праздником «Навруз»;
2)Приобщить детей к устному народному творчеству;
3)Воспитывать уважение к традициям и культуре своего народа, родному языку.


Алып баручы На земле нет такого народа,который бы не отмечал и не гордился бы своими праздниками.Навруз- новогодний праздник мусульман,празднуется в день весеннего солнцестояния-21 марта.Навруз-означает «новый день».В этот день дети ходили по домам,собирали празничные угощения,рассказывали стихи хозяевам,желали здоровья и благополучия им и их семьям,ходили в гости,веселились.Хозяйкой этого праздника является Нәүрүзбикә.
Безнең төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре буген, ниһаять яңадан әйләнеп кайта башлады.
Көннең төнне куып җиткән вакытында, кыш бабабызның чәчләре кар сулары булып ага башлагач, әби- бабаларыбыз – Язны-Нәүрүзбикәне каршылаганнар.
Кешеләр матур теләкләренНәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар, өйдән өйгә кереп, теләк теләп, такмаклар әйтеп сый җыеп йөргәннәр.
Хөрмәтле кунаклар, һәм кәдерле балалар! Без дә бүген Язны -Нәүрүз- бикәне каршы алырга җыендык.
Бәйрәм бүген,бәйрәм диеп
Бар дөнья көлеп торсын
Нәүрүз бәйрәме икәнне
Балалар белеп торсын.
Әйдәгез әле, яз килгәнче урам урап чыгыйк, һәр йөртка кереп хуҗаларны бәйрәм белән котлап, барсына да сәламәтлек теләп, сый- хөрмәт алып килик.
(Балалар төркем белән өйдән өйгә сый- хөрмәт җыярга чыгып китәләр. Ишек төбенә җиткәч, алып баручы ишек шакый. Авыл көе яңгырый)
Беренче өй


Алып баручы Ач ишегеңне , керәбез ,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Бергә Нәүрүз котлы булсын!
1-бала Өйдәме, Тутәй?
Җәтерәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Тутәй Керегез, керегез, балакайларым,
Без сезне күптән көтәбез.
Менә сезгә күчтәнәчләрем.
Нәүрүз котлы булсын!


2- бала И, Иш бабай, Иш бабай,
Мич башынннан төш, бабай,
5сум акча бир бабай
Нәүрүз котлы булсын.
Бергә Нәүрүз котлы булсын!
Бабай Дәүләт пенсияне биреп тора
Менә сезгә дә азрак күчтәнәчләрем бар.
3-бала Табакка кабак кирәк
Май, күкәй, калак кирәк.
Күмәчендә кызганма
Озак яшә, сызланма
Бергә Нәүрүз котлы булсын!
Әби Мәгез-мәгез, балалар,
Зур үсегез, әти-әниегезгә
Игелекле булыгыз.
Нәүрүз котлы булсын!


(Өстәлгә нәүрүзчеләр өчен тәм том пешереп куелган, Тутәй шуларны баларга кучтәнәч итеп бирә.)


Алып баручы Кучтәнәчләр дә күп җыелды.Әйдәгез бергәләп күңел ачыйк.


Еллар тыныч булсын,
уңышлар мул булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
Песня на русском языке (гр.№14)


Пробудилось всё ото сна,
В гости к нам пришла весна.
И Навруз на целый год
Пусть нам счастье принесёт!
Новый день ,как Новый год
Радость всем нам принесёт.


От порога к порогу
Не в тягость твой груз,
Открывай нам дорогу
Счастливый Навруз!
Алып баручы Дружно мы Навруз встречаем
Праздник наш мы продолжаем.
Карга очып керә:
Мин карга:карр,карр
Тиздән эреп бетә кар.
Канатымда хатым бар
Буең җитсә тартып ал.
Алып баручы хатны укый: “Мин Нәурүзбикә ,мине убырлы карчык бәйләп куйды.Коткарыгыз,булышыгыз”
Алып баручы:Әйдәгез балалар яз турында җыр җырлыйбыз.Соңнан Нәүрүзбикәне ничек коткарырга бергәләп уйларбыз.
Җыр”Яз”
Убырлы карчык: Килми генә торсын әле яз! Менә Нәүрүзбикәне алып китеп үземнең өемә бикләп куям. Миңа да бәйрәм кирәк. Минем өемә яз китерсен, матурлык китерсен!
Нәүрүзбикә: Юк – юк, җибәр мине, Убырлы, мин бикләнеп яши алмыйм. Мин кешеләрне бик, бик яратам. Балаларга яз китерәсем, шатлык өләшәсем бар.
Убырлы карчык: Ә – ә – ә, балаларны яратасың, ә мине яратмыйсыңмы?
Нәүрүзбикә: Әйбәт булсаң, явызлыклар кылмасаң, сине дә яратырмын, сиңа да җылы, якты, кояшлы көннәр алып килермен.
Убырлы карчык: Җылы, якты, кояшлы көннәр алып килерсеңме?Андый рәхәтлекләрне башкалар белән бүлешеп булмый инде. Әйдә, үземә генә алып килерсең андый көннәрне. Менә мин сине шушы ачкыч белән өемдә бикләп тотармын (ачкыч күрсәтә). Кулъяулыгыма яхшылап төенләп куйыйм әле (ачкычны кулъяулыкка төенләп , кесәсенә салганда төенле кулъяулык төшеп кала.Убырлы Нәүрүзбикәне алып чыгып китә).
Алып баручы: Балалар, нишлибез инде? Нәүрүзбикәдән башка язда килми, кояш та чыкмый бит. (Аптырап йөргәндә, төенләнгән кулъяулыкны табып ала. Чишеп ачкычын алмакчы була, чишелми. Кулъяулык “Телгә килә”)
Кулъяулык (аудио язма): Юк, мин гади яулык түгел, бик тиз генә чишелмим. Мине чишәсегез килсә, җырлап – биеп, уйнап көлеп күңелемне күрегез. Шартымны үтәсәгез, бәлки чишелермен – ачкычлы булырсыз.
Алып баручы: Кулъяулыкның да шарты бар икән, Убырлы карчыкныкы шул ул! Балалар, без бу шартны үти алабыз бит. Әйдәгез әле,уйнап җырлап, биеп алыйк.Шигырләр дә сөйлик.

  1. Уен “Түбәтәй

  2. (чишеп карый, чишелми)

Алып баручы: Балалар, чишелми бит әле бу яулык һаман, Нишләргә инде!? Татар халкы элек-электән укымышлы, зыялы халык булган шигырләр сөйләп карыйк әле .
Шигырләр сөйләү
Растаял снег,звенят ручьи,
Запели песни соловьи.
Земля проснулась и цветёт
И в гости к нам весна идёт.


Яз килә,яз килә!
Сыерчыклар кайталар,
Аларга оя ясыйлар
Бакчадагы балалар.


Көннәр озая
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт
Йә,әйтеп кара.


Алып баручы: Әйдәгез инде кулъяулыкның төенен чишеп карыйк (яулык чишелми ).
Татарча бию.(№14)
Алып баручы: Әйдәгез инде кулъяулыкның төенен чишеп карыйк (яулык чишелә, ачкычны алалар).


(Убырлы карчык керә)
Убырлы карчык: Кая югалттым соң шул кулъяулыгымны? Сез күрмәдегезме?
Алып баручы: Күрдек тә, таптык та, инде. Ачкычны да кулга төшердек. Менә! (Күрсәтә)
Убырлы карчык:Минем ачкыч бит ул , бирегез!
Алып баручы: Бирми генә торыйк әле. Менә безнең балалар белән ярышып кара, җиңә алсаң, карап – карарбыз.
Ярышлар:

  1. Кашыкка күкәй куеп узышу”(Убырлы җиңелә)

Менә кашык,менә күкәй
Тот кулыңа убыркай
Балаларны җиңәрдәй
Көчләрең юк убыркай.

  1. Капчык ярышы(ялган)

(Соңгы уенда Убырлы да катнаша, ул капчыкка кергәч, капчык авызын бәйләп куялар.Ул кычкыра, чыгаруларын таләп итә).
Алып баручы: Менә, Убырлы карчык эләктердек үзеңне! Нәүрүзбикәне азат итсәң, без дә сине коткарырбыз.Риза булмасаң, чыгармыйбыз.
Убырлы карчык: (еламсырап) коткарыгыз гына, җибәрәм Нәүрүзбикәне.Үз кулларым белән китереп бирермен.
Алып баручы: Ышанып җибәрәбезме, балалар?(Әйе). Ярый инде, бар чык. Алып кил Нәүрүзбикәне.(Чыгара, ачкычны бирә.Убырлы чыгып Нәүрүзбикәне алып керә).
Убырлы карчык: Менә алып килдем- сүземдә тордым (үзе китә).
Нәүрүзбикә: Рәхмәт,сез мине явыз карчыктан коткардыгыз.


Агымсулар кичтем мин,
Биектаулар үттем мин.
Сезне сагынып килдем мин-
Нәүрүз котлы булсын.
Алып баручы:Безнен балалар бик куп шигырьлэр ятладылар.
Праздник радостно встречаем
Мы в республике родной.
Поздравляем,поздравляем
Всех с Наврузом и весной.


Кончилось время
Снега и льда
Берег реки
Затопляет вода.


День удлиняется
Ночь убывает.
Как это время
Скажи называют?


Көннәр озая
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт
Йә,әйтеп кара.


Алып баручы: Балалар, Нәүрүзбикәне уртага алып аңа матур җырыбызны җырлыйк әле. Килегез!
Җыр “Нәүрүз белән балалар җыры”
Нәүрүзбикә: Рәхмәт, балалар, матур җырыгыз өчен. Мин дә буш килмәдем- сезгә язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килдем.Язгы кояш һәр көнегезне шатлыкка, бәхеткә күмсен
Сыерчык сайрап үтте.
Һавалар зыңлап китте.
Шатлатланып каршы алыгыз,
Яз җитте бит,  яз җитте!

Нәүрүзбикә Кәдерле балалар, кунаклар!
Минем сезгә зур үтенечем бар:
Табигәтьне саклагыз.
Елгаларның суы саекмасын,
Урманнардан киек-кошлар китмәсен.
Русская песня “Весенние приметы”(№10,12,13)
Алып баручы Ә минем теләкләрем шундый:
Дөньялар тыныч булсын,
Зәңгәр кукне болытлар капламасын.
Уләннәр һәрчак яшел торсын.
Игеннәр мул уңыш бирсен.
Нәүрүз котлы булсын!