Тукай абый әкиятләре безнең күңелләрдә
Эшкәрмәсе «Тукай абый әкиятләре безнең күңелләрдә» алдында балаларга Г. Тукай иҗатын һәм татар халкының культурасына ихтирам тәрбияләү хәстәрен күрсәтү, аларда туган телгә мәхәббәт уяту максатын куя. Бәйрәмдә балалар «Тукай маршы» астында матур киемнәрдә ярымтүгәрәк ясап, кунаклар белән исәнләшеп, кыюлык белән алдыйлар. Шушы тамаша күз алдына китерелгәндә, ап-ак атмалары, күзләрендәге шатлык һәм күңелләрдәге дәрт идән хисе ярдына иҗат итү бурычын да үтүләрен аңлыйбыз.
Язның саф, матур көнендә, туган телебезнең бөек шагыйре Г. Тукай турында сөйләргә, аны җырларга, аңа рәхмәтле булырга эшлибез. Кунаклар һәм тәрбиячеләр, бүләкләр әзерләп, бәйрәмгә килгән балаларны каршы алалар. Әйтергә кирәк, «Шатлык» балалар бакчасының кемлеге – татар телендә белем алу, әкиятләр, шигырьләр, һәм халык традицияләрен өйрәнү - зур җаваплылык. Бәйрәмдә балалар татар мәдәниятенең байлыгын, матурлыгын һәм яңасын күрсәтәчәкләр.
Кичә барышында балалар әкиятләр аша Тукай әсәрләренең истәлекләре билгеләрен яңарта. Шул ук вакытта, табышмаклар, уеннар һәм җырлар аша кече яшьтән туган телебезгә аңлы мөнәсәбәт тәрбияләнә. «Кәҗә белән сарык», «Гали белән кәҗә» кебек таныш әкиятләр, балаларның любовьләрен уятып, шигырьләрнең яңгырашы белән бәйрәмне тагын да күңеллерәк итә. Тукайның шигырьләре дә, гомумән, татар халкының аңын, горурлыгын чагылдыра.
Татарстан Республикасы
Минзәлә муниципаль районы
“11нче номерлы катнаш төрдәге “Шатлык”балалар бакчасы
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
“Тукай абый әкиятләре безнең күңелләрдә”
(Ял кичәсе эшкәртмәсе)
Тәрбияче: Егорова Ф.Р.
Максат:Балаларнын татар халкынын бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен кинәйтүне дәвам иттерү,аларда анын иҗатына,туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
«Тукай маршы» астында бәйрәмчә киенгән балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.
Алып баручы: Исәнмесез кадерле балалар,кунаклар,Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайнын иҗатына багышланган ял кичәсен башлыйбыз,
Исәнмесез диеп башлыйк әле
Һәр очрашу шулай башлана,
Исәнмесез диеп башланса ул
Кунелләрдә hәрчак саклана.
Минзәләдә сулар киткән чакта,
Килгән чакта жиргә жылы ай
Туган көнеңне дә уздырабыз
Онытмыйбыз сине без Тукай.
Язның иң матур бер көнендә,карлар эреп,бозлар агып киткәч,агач hәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.
Син күрмәгән яңа буын килде
Котлап синең туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетерсен туган телеңне.
Буын арты буын алышыныр
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятен hәйкәленә шулай
Язлар hаман гөлләр ташырлар.
Алып баручы:Кадерле кунаклар безнең «Шатлык»балалар бакчасына йөрүче балалар үз ана телләрендә әкиятләр,шигырьләр сөйләргә hәм җырлар җырларга яраталар.
Тукай теле ана телебез,
Яратабыз туган телне без.
Һәм гасырлар аша рәхмәт әйтеп
Тукай шигыр ләрен сөйлибез.
Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине Тукай.
Җыр.З.Туфайлова «Тукай абый»
Җәй көне.Күл буе,камышлар үсеп утыра.Кошлар сайрый,бакалар кычкыра.Елга буенда кошлар тавышын тыңлап,табигатькә сокланып кызлар йөриләр.
1 бала Аланга дип бардык без,
Су буенда йөрдек без
Шунда йөргән чагында
Су анасын күрдек без.
2 бала Ул шундый матур икән
Ул шундый гүзәл икән.
Күзләрен дә күрдек без
Зәп-зәнгәр күзләр икән.
3 бала Су анасы басмада
Чәчләрен тарый иде
Тарагы –алтын тарак
Ялтырап тора иде.
“Су буенда” Бию.
Алып баручы Су анасы яши торган
Матур кул менә шунда
Тыныч кына утырсагыз
Күрерсез әле сез дә.
Су анасы Чәчләрем дә озын шул,
Тарагым да матур шул.
Кояш нурында ялтырый,
Чәчемне матур тарый.
Алып баручы: Чәчен тарап бетергәч,
Су анасы тиз генә
Як-ягына карады
hәм чумды су төбенә.
(Малай керә)Татарча бии.
Алып баручы: Күзәтте малай шым гына
Камышлар арасыннан
Таракны урлау теләге
Чыкмады бит башыннан
(Малай таракны урлап йөгерә.
Су анасы малай артыннан куып чыгып китә)
Тукта,тукта син карак!
Ул бит минем алтын тарак.
Су анасы: Урлап ките малай тарагымны
Алтын иде минем тарагым
Бу гадәтен анын мактый алмыйм
Алсын иде инде сабагын.
Бала: Тукай теле ана телебез
Яратабыз туган телне без
Татарча да,русча да без
Тукай шигырьләрен сөйлибез.
Боз һәм кар эреде
Сулар йөгерде.
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?
Я,әйтеп кара.
Кончилось время
Снега и льда
Берег реки
Затопляет вода
День удлиняется
Ночь убывает
Как это время
Скажи называют?
“Гали белән кәҗә”
“Кызыклы шәкерт”
Сарык белән кәҗә җырлап керәләр.
Минзәлә буйлап йөрдек без
Аркага капчык асып
«Шатлык» бакчасының да
Кердек ишеген ачып.
Әх,тала ,тала
Тала бит тоягыбыз
Кайчан балалар белән
Рәхәтләнеп уйнарбыз.
Тукай әсәрләреннән без
Табышмаклар әйтербез
Әгәр жавап белмәсәгез
Без үпкәләп китәрбез.
Кәҗә: Исәнмесез,саумысез,
Нигә кәҗә саумыйсыз
Кунакларны куллар чабып
Нигә каршы алмыйсыз.
Әйдә инде атла Сарык тизрәк
Сарык: Жырдан аңласагыз без буш кул белән килмәдек.Менә сез беләсезме без кайсы әкияттән?Ә хәзер сезнен Тукай әсәрләрен ничек белуегезне,тапкырлылыгызны тикшереп карыйк Без сезгә табышмаклар әйтәбез,ә сез табышмакнын жавабын табып,кайсы әсәргә туры килгәнен әйтерсез.(Табышмаклар әйтәләр.)
Нәкъ кеше кебек үзе
Бар маңгаенда мөгезе
«Былтыр кысты»дип акыра
Туганнарын чакыра
Ул кем әле? (Шүрәле)
2)Туннарга киендерә
Жылыта,сөендерә
Тоягы булла ярык
Исеме аның (Сарык)
(«Кәжә белән сарык»әкияте)
3)Кешенең якын дусты
Йортнын тугры сакчысы
Аннан гел игелек көт
Ә исеме ничек? (Эт)
( «Кызыклы шәкерт»)
«Бала белән күбәләк»
Бала:Әйт әле,Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда
Болында,урманда
Уйныймын,очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр һуш исе.
Ш.Яруллиннын «Шүрале»балетыннан бер көй ишетелә. Бии-бии Шүрале керә.
Алып баручы. Безнен Тукай бәйрәменә
Килгән икән Шүрәле
Бәйрәмне безнең бозмакчы
Кыланышын күр әле
Шү-Шү-Шү Шүрәле
Шүрәлене күр әле
Безне уйнатам диеп
Хыяллана бит әле.
Шүрәле: Балалар мин сезнен белән күңел ачарга килдем.
Олы бәйрәм хөрмәтенә
Усаллыкны киметтем
Сезнең белән уйнарга дип
Менә килеп тә життем.
УЕН:
Курсәт әле ускәнем
Ничек йөри Шүрәле
Менә шулай,менә шулай
Шулай йөри Шүрәле.
Курсәт әле ускәнем
Ничек яра утынны
Менә шулай,менә шулай
Былтыр утынны яра.
Курсәт әле ускәнем
Ничек ул чәчен тарый.
Менә шулай,менә шулай
Су анасы чәч тарый.
Алып баручы:Балалар,Тукай әсәрләреннән килгән геройлар белән саубуллашыйк.
Язлар,жәйләр имин килсен
Кук йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек
Бәхетләр алып килсен.
Залдагы барлык балалар hәм кунаклар,баскан килеш «Туган тел»не җырлыйлар.