Көзге табигатьтә кунакта: Математика шөгыле для 2 нче кечкенәләр
Шөгылебезнең максаты – балаларга көзге табигатьkә кунакка бару һәм математикадан белемнәрен үстерү. Тәрбияче – Миннеханова Гүзөл Әхәт кызы, балаларны күзәтү һәм аңлату ярдәмендә ияртә. Дидактик материаллар ярдәмендә балаларга яфракларның төсләрен, зурлыкларын һәм формаларын аералырга һәм чагыштырырга ярдәм ителә.
Кереш өлештә балалар белән елның нинди вакыты икәнен сөйләшеп алгач, тәрбияче яфракларның мәгънәсен һәм аларның төрле төсләрдә булуын аңлата. Тәрбияче балаларны яфраклар белән исәнләшергә чакырганда, активлык һәм азарт туарга мөмкин. Шөгыль барышында балаларның игътибарын җәлеп итү өчен табигать белән бәйле шигырьләр кулланыла.
Аның төп өлешендә балалар яфраклар белән уйнарга, чагыштырырга, тәрбияченең ярдәме белән логик фикерләүләрен үстерергә мөмкин. Физминутка вакытында балалар күңелле шигырьләр белән җанланыр. Тәрбияче һәр яфракның формасын, төсен һәм уникальлеген аңлата, балаларны актив катнашуга һәм күзәтүгә ачыклаштыра.
Йомгаклау өлешендә тәрбияче балаларның алган белемнәрен яңартып, яфраклар турында сөйләшеп, күзәтүләрен үлчәп, бергәләп нәтиҗәләр ясауны тәкъдим итә. Шөгыль нәтиҗәсендә, балаларның логик фикерләү сәләтләре һәм эстетик карашлары арта, шулай ук ул балаларның табигатькә мәхәббәтен арттыра.
Төркем: 2 нче кечкенәләр.
Шөгыль исеме: Математика
Тема: Көзге табигатьтә кунакта .
Куелган бурычлар: .Тирә-юньдә бер һәм күп санлы предметларны табарга, предмет төркемнәрен чагыштырырга, кайсы предметларның күбрәк икәнен билгеләргә өйрәтү.
Мөстәкыйль эзләнүләр нәтиҗәсендә балаларның яфракларны төсләре, зурлыгы һәм формасы буенча аера белүләренә;сүзлек запасын баету,җөмләләр төзи белү, сүзләрне дөрес һәм ачык итеп әйтүләренә ирешү.
Балаларда әйләнә-тирәнең матурлыгына, сәнгать әсәрләренә эстетик караш тәрбияләү.
Сүзлек:өстә,аста;алда; түгәрәк, өчпочмак;каен,тирәк.
Индивидуаль эш: Диана, Денис, Әмирхан, Амира, Ясминә,Диләрәләр белән.
Алдан әзерлек: Ә.Ерикәйнең “Көз”шигырен, Физминутка ятлау.
Дидактик материал: 2 агач макеты (каен, тирәк); кызыл, сары,яшел төстәге яфраклар ( һәрбер бала санына берешәр).
Шөгыльнең барышы: 15мин.
Тәрбияче: Миннеханова Гүзөл Әхәт кызы
Шөгыльнең барышы:
Кереш өлеше:
-Балалар, әйтегез әле, тышта елның нинди вакыты? (көз)
-Әйе, көзнең соңгы ае.
-Көннәр җылымы, салкынмы? (балалар җавабы)
(Тәрәзәгә төрле төстәге яфраклар ябештерелгән).
-Балалар, карагыз әле, тәрәзәгә нәрсәләр ябештерелгән? (балалар җавабы: яфраклар)
-Алар нинди төсләрдә? (кызыл, сары, яшел)
-Кайсыгыз күбрәк сары, яшел, кызыл төс күрде?
Балалар җавабы:-Мин күрдем! –Мин дә күрдем!
Тәрбияче балаларның барысын да көзге табигатькә кунакка чакыра.
Төп өлеш:
Ике ясалма агачка төрле төстә яфраклар эленгән. Тәрбияче балаларны шул агач янына чакыра. Барып җиткәнче Әхмәт Ерикәйнең “Көз” шигырен сөйли:
Көз килде.
Үләннәр саргайды, шиңде,
Сап-сары яфраклар,
Җиргә сибелде.
-Балалар, кая соң безнең матур, төрле төстәге яфраклар?Кая алар? (сюрпризлы вакыт). Әнә алга һәм җиргә карагыз! Алар өстә- агачта, аста-җирдә.
-Балалар, кайсыгызның яфрак белән сөйләшәсе килә? Кайсы төстәгесе белән исәнләшәсегез килә?Кызылы беләнме, сарысы беләнме, әллә яшеле беләнме?Әйдәгез, әкрен генә киләбез дә :“Исәнмесез, яфраклар!Исәнме, сары яфрак! Исәнме, кызыл яфрак! Исәнме, яшел яфрак!” дибез. ( Тәрбияче һәрбер балага үзләренә ошаган яфракны алырга куша һәм шуның белән исәнләшүләрен сорый).
- Әйтегез әле, кем нинди төстәге яфрак белән исәнләште?
Балалар җавабы:
-Мин яшеле белән исәнләштем! Мин сарысы белән исәнләштем!
-Ә Әмирхан кайсы яфрак белән исәнләште? (кызыл)
-Балалар, карагыз әле сез төрле-төрле зурлыкта, формада яфраклар алдыгыз.Кайсыгызның яфрагы зур, ә кайсыгызның яфрагы кечкенә?(балалар җавабы)
-Мин Диләрә белән Ясминәнең яфрагын алыйм әле. (Аларның икесендә ике төрле яфрак. Диләрәнеке –кызыл,зур, ә Ясминәнеке-сары,кечкенә.Тәрбияче ике яфракны чагыштыра, ләкин киресен әйтә. Диләрәнеке –сары, кечкенә; ә Ясминәнеке-кызыл, зур ди.) Балалар арасында: -Юк,юк! Алай түгел дигән җаваплар яңгырый. Тәрбияче дөрес җавап биргән балаларны мактый, ул үзенең дөрес әйтмәвен белдерә (балаларның логик фикерләве тикшерелә)
Физминутка:
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү
Сары яфрак коела.
Чөеп-чөеп җибәрәм дә,
Җәймә булып сибелә.
Дүртне чөйдем, өчне тоттым,
Нигә күренми берсе?
-Күрмәгәнмен, җиңдә калган
Кара инде бу яфракны?
-Балалар,минем бер кулымда яфрак, бер кулымда түгәрәк.Менә шушы яфракның да түгәрәк өлеше бар. Менә ул ( тәрбияче яфракның түгәрәк өлешен күрсәтә).
-Балалар, карагыз әле, кайсыгыз үзенең яфрагының түгәрәк өлешен күрде? (балалар җавабы). Ул нинди геометрик фигурага ошаган?
( түгәрәк)
-Кәрим, яфрагыңның түгәрәк өлешен күрсәт әле.
-Камиль, ә хәзер син күрсәт.
Кайсысы авырыксына, тәрбияче ярдәмгә килә. Һәрберсеннән сорап чыга.
-Балалар, ә менә бу өлеше аның очлы ( очлы өлешен күрсәтә).
-Балалар, ә хәзер карагыз әле, кайсыларыгызның яфрагының очлыөлеше бар? ( Һәрберсе күрсәтә).Ул нинди геометрик фигурага ошаган? (өчпочмак)
- Денис, син күрсәт әле!
-Диана, ә хәзер син күрсәт!
Авырыксынган балаларга тәрбияче ярдәмгә килә.
-Балалар, ә хәзер тынычландык һәм “Көз” турында җыр тыңлыйбыз. Балалар утыралар һәм тыңлыйлар.( интеграция - музыка).
Йомгаклау өлеше:
-Балалар, без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Тәрбияче һәрбер баланың җавабын игътибар белән тыңлый.
-Әмирхан, Амира сез нәрсәләр өсти аласыз?
-Балалар бездә зур, кечкенә; кызыл, сары, яшел төстәге яфраклар күп булды. Алар барысы да искиткеч матур! Әйдәгез, хәзер яфракларны тоткан килеш әйләнәбез дә җиргә куябыз. Алар белән хәзер башка төркем балалары соклансын. Аларны шушы кәрзингә салыйк. (барлык балалар да яфракларын кәрзингә сала).
-Балалар, сезнең кулыгызда бер яфрак иде. Ә хәзер кәрзингә салгач алар күпме булды?
Балалар җавабы: -Күп,күп булды.
-Дөрес, алар хәзер күп булды. . Ә хәзер, яфраклар белән саубуллашыйк.