Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Татар халкының милли киемнәре: шөгыль конспекты

Татар халкының милли киемнәре: шөгыль конспекты

Миннеханова Гузель Ахатовна
Миннеханова Гузель Ахатовна
DOCX
295
3

В данном документе представлен конспект занятия для детей, направленный на развитие у них навыков устной речи и знакомство с татарскими национальными костюмами. Мы, проводя это занятие, будем акцентировать внимание на детях, чтобы через игру и взаимодействие они смогли лучше усвоить материал и полюбить татарскую культуру.

Во время занятия дети увидят слайды с изображениями традиционных татарских костюмов, что позволит им визуализировать и запомнить не только названия, но и особенности каждого элемента. Это, безусловно, поможет развить их любовь к роду и культуре. Также в ходе занятия мы будем использовать различные предметы, такие как открыточки и картинки из мира татарского искусства, что создаст прекрасную атмосферу для творчества.

Каждый элемент жанра будет проиллюстрирован, чтобы дети могли не только услышать, но и увидеть, и даже пощупать, что делает обучение ещё более увлекательным. Мы объясним, какие костюмы носили наши бабушки и дедушки, и как они выражали красоту и артистизм через свои наряды. В процессе обсуждения мы будем учить детей разным терминам, связанным с татарским национальным костюмом.

С использованием активных методов обучения, таких как игры и ролевые упражнения, мы будем вовлекать детей в процесс, чтобы они могли с легкостью запоминать информацию и делиться ею со своими родителями и одноклассниками. Надеемся, что наше занятие станет началом формирования интереса у детей к их культурному наследию и традициям их народа.

Предпросмотр




Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча
шөгыль конспекты




Тема: Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.











Конспектны төзеде: Миннеханова Гүзәл Әхәт кызы



Максат: балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру; милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.



Материал: милликиемнәр, сынлы сәнгатьмузее кхренешләре ( открыткалар, рәсемнәр һ.б.), балалар санынча алъяпкычлар, клей, пумала, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре. ИКТ куллану: татар халкының милли киемнәрен слайдларда күрсәтеп бару.


Сүзлек: калфак, камзул, түбәтәй, жилет, алъяпкыч.















-Исәнмесез, балалар. Әйдәгез кунакларыбыз белән исәнләшик, хәерле иртә дип әйтик ( балалар исәнләшәләр).


- Балалар, бүген безгә кунакка Алсу курчак килде. Әйдәгез әле аның белән дә исәнләшик.


-Балалар, карагыз әле, Алсу ничек итеп киенгән. Аның өстендәге киемнәр барысы да татар халык бизәкләре белән бизәлгән.Матурмы бизәкләре? Әйдәгез, без сезнең белән бүген татар милли киемнәре белән якынрак танышыйк.


-Безнең әби-бабаларыбыз һәрвакыт матурлыкка омтылган. Бу аларның кием-салымнарыннан күренеп тора. Игътибар белән карагыз әле.
- Менә бу татар хатын-кызлары кия торган чигүле озын күлмәк. Бергәләп кабатлыйк әле “күлмәк” дип. Ул төрле бизәкләр белән бизәкләнә. Безнең әбиләребез күлмәк изүенә, итәк очына, кайвакыт иңбаш турысына төрле-төрле ситсы кисәкчәләре теккәннәр. Ул күз тимәсен өчен, төрле авырулардан саклану өчен булган.


Матур изү бизәп тора, күлмәгеңнең күкрәген
Диңгез суы кебек тора, дулкынланып итәге.


-Менә нинди матур итеп киенгәннәр әбиләребез яшь чакта.


-Ә менә монысы Камзул ( кабатлыйк әле). Ул озын яки кыска, җиңле яки җиңсез булган. Бай хатын-кызлар камзулларын бәрхет яисә ефәктән теккәннәр. Шулай ук асыл ташлар белән бизәгәннәр.
- Күргәнегез бармы, сылу кызлар кия торган татар камзулны?


Камзулны ирләр дә кигән. Ләкин алар аны өйдә кигәннәр. Алар күбрәк күлмәк белән ыштан кигәннәр. Безнең бабаларыбыз карарак төстә, ә әби-апаларыбыз ачык, якты төстәге бәрхеттән теккәннәр. Хәзерге заманда ул жилетка охшаган, аны шулай дип йөртәләр.


-Ә менә монысы, балалар, алъяпкыч. Аны гел әби-бабалар киеп йөргән. Ул эш киеме генә түгел, ә көн саен кия торган кием булып саналган. Алъяпкычның күкрәк турысына, итәк читенә төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Алъяпкыч берничә төрле булган. Әби-апаларыбыз ашарга пешергәндә бер алъяпкыч кигәннәр, эшләгәндә, печән җыйганда икенчесен, шулай ук кунакка бара торган алъяпкычлар да булган.


-Ә менә монысы – калфак. Калфакларның да төрлесе булган.Кечкенә калфакларны чәчкә кыстырып куйганнар, аның өстенә шәл ябылган.Ә менә зур калфакларны тулысынча башка кигәннәр. Аларны диңгез энҗеләре белән чиккәннәр. Энҗе-чирләрдән сакласа, ә калфак башта начар уйлар юк икәнен аңлаткан. Заманалар узу белән калфаклар да үзгәргән.Элек бәйләнгән калфаклар булган, ә хәзер күбрәк кечкенә бәрхет калфаклар алыштырган. Аларны алтын җепләр, сәйләннәр, энҗеләр белән бизәгәннәр.


-Ә хәзер, балалар, әйдәгез Р.Вәлиевның “Калфак кигән кыз” турында шигырен искә төшерик.


-Кил монда, Илүзә:


Дәү әнием энҗе калфак бүләк итте үземә
Энҗе калфак үзе ап-ак, бик килешә йөземә.


(Р.Вәлиева “Энҗе-мәрҗән калфагым...”шигыреннән өзек.)


Ясминә:


Калфагымның матурлыгын һәммәсе дә күрсеннәр
Энҗе калфак кигән кыз ул – татар кызы-дисеннәр.


-Балалар, карагыз әле, ә менә бу баш киеме сезгә барыгызга да таныш. Нәрсә ул? (Түбәтәй)


-Дөрес, чөнки аны ир-егетләр бүгенге көндә дә кияләр.Билгеле бу – түбәтәй, аны кәләпүш дип тә йөртәләр.Ул безнең әтиләребез, бабаларыбыз кия торган баш киеме.
-Түбәтәй матур бизәлгәнме?
-Әйе, бик матур бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне энҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр. Ул ташлар куркакларга батырлык биргән.


-Балалар, Р.Вәлиеваның “Түбәтәй кигән малай” турында язган шигырен дә искә төшерик әле.


-Салават, кил әле, әйдә сөйләп күрсәт әле:


Йөзләремә килешәсең, кайлардан гына белгән
Туган көнгә Дәү әтием, түбәтәй алып килгән.
Түбәтәемне кидем мин, көзге каршына килдем
Менә шундый була ул, татар малае!- дидем.


-Балалар, татар халкы элек-электән үк матур итеп киенә дә белгән, бәйрәмнәр дә үткәргән. Бәйрәмнәр бик күңелле узган. Шундый бәйрәмнәрнең берсе аулак өй яки кич утыру булган. Яшь кызлар, егетләр өлкәннәр өйдә юк көнне кичен, күңел ачарга дип, үзләренең дусларын, күршеләрен чакырганнар.Анда алар иң матур киемнәрен киеп барганнар, биегәннәр, җырлаганнар.Төрле уеннар уйнаганнар. Хәзер без дә аулак өйләрдә яратып уйный торган бер уен уйнап алырбыз, әзрәк ял да итеп алырбыз.
Физминутка.


Түбәтәй” уены.
Түбәтәеңне кигәнсең, бик ераклардан кигәнсең
Төскә матурлыгы белән, шаккаттырыйм дигәнсең.
Түп-түп түбәтәй, түбәтәем укалы,
Чиккән матур түбәтәең, менә кемдә тукталды.
(Түгәрәк буенча җырлап йөрибез, уртада түбәтәй кигән бала тора, җыр ахырында ул түбәтәйне икенче балага бүләк итә, шул балага җәза бирелә-җырларга, биергә, әтәч булып кычкырырга һ.б.)


-Булды, балалар, әзрәк ял итеп алдык, утырыгыз.


-Без сезнең белән бүген татар милли киемнәре белән таныштык. Әйдәгез, искә төшерик әле ул киемнәрне. Бу- күлмәк, камзул, күлмәк белән ыштан, алъяпкыч, калфак, түбәтәй). Бик дөрес.


-Балалар, әйдәгез без үзебезнең кунагыбыз Алсуга шундый матур бизәкләр белән бизәп алъяпкыч бүләк итәбез.( утырыгыз өстәлләргә,әзер бизәкләрне ябыштырабыз).


-Булдырдыгыз, балалар, без күпме матур алъяпкыч бизәдек. Әйдәгез аларны Алсуга бүләк итик.


-Менә Алсу, нинди матур алъяпкычлар бизәделәр сиңа, балалар.


-Балалар, сезнең алъяпкычларыгыз аңа бик ошады, аның да үз өенә кайтасы бар, ул сезнең белән саубуллаша, сезгә бик зур рәхмәт,-дип әйтә.