Театрализованная деятельность детей: игра, творчество и эмоции
Театрализованная деятельность детей дошкольного возраста представляет собой уникальный способ развития эмоциональной сферы ребенка. Через театральные игры они не только развлекаются, но и учатся выражать свои чувства, взаимодействовать с окружающими и погружаться в мир фантазии. В рамках этой инициативы главное внимание уделяется созданию комфортной эмоциональной атмосферы, которая способствует развитию дружеских отношений между детьми.
Важно отметить, что театрализованные игры способствуют социализации. Дети учатся работать в команде, понимать эмоции других и выражать свои мысли через художественные формы. На занятиях воспитатели создают условия, при которых каждый ребенок может проявить свои артистические способности, будь то мимика, жесты или читка стихов. Это не только развивает артистичность, но и обогащает словарный запас.
Кроме того, театрализованная деятельность становится мостом для знакомства детей с миром литературы и искусства. Привлечение элементов музыки и художественного слова помогает формировать у детей эстетические чувства и положительные эмоции. Важным аспектом таких занятий является развитие навыков общения, позволяющих им выражать свои мысли и чувства.
Все эти аспекты подчеркивают значимость театральных игр в дошкольном образовании. Они учат детей не только веселиться, но и быть внимательными к окружающим, развивают их креативность и уверенность в себе. В конечном итоге, театральная деятельность становится надежным инструментом для формирования в детях личности, способной к сопереживанию и творческому самовыражению.
Тема: “Театрализованная деятельность детей дошкольного возраста”
Тылсымлы посылка
Максат: Театральлештергән уеннар өчен эмоциональ уңайлы шартлар һәм үзара дуслык мөнәсәбәте тудыру.
Бурычлар:
“Социализация”
- сәнгатьле пластик хәрәкәтләр ярдәмендә тере әйберләрнең образны тудыра алу күнекмәләрен формалаштыру.
-театрлы уеннарда актив катнашу теләге тудыру.
- артислык сәләтләрен (мимика, ишарә) фантазия, театр барышы өчен кайгыра белү сәләтләрен үстерү.
-хайваннарга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
“Музыка”
-балаларда эстетик хисләр, уңай кичерешләр формалаштыру.
“Аралашу”
-балаларда бәйләнешле сөйләм, фикер йөртү сәләтен күзалауларын үстерү.
-төрле эмоциональ буяулау белән бирелгән (күңелсез, шатлыклы) шигырьләрне һәм гыйбәрәләрне сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.
-театр терминалогиясенә кергән сүзләр хисабына сүзлек запаслары баету һәм активлаштыру.
“Матур әдәбият”
-әдәбият әсәрләрдә, төрле иҗади театр эшчәнлеге вакытында үзләренең фикерләрен әйтә белергә өйрәтү, матур әдәбияткә кызыксыну уяту.
Бердәм эшчәнлеккә материал һәм җиһазлау:
“Елмаю” музыка, тылсымлы-посылка, маркалар, уенчык песи, песи балалары һәм бияләй, мультимедия презентация.
1 өлеш- әзерлек
1 слайд: (матур балалар картинкасы)
Тәрбияче балаларны “Елмаю” музыкасы астына каршы ала.
Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Сезне күрүемә мин бик шат! Минем янга килегез әле.
Уен “Исәнләшү”
-Әкрен.
-Кычкырып.
-Шатлыклы.
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, әфәрин! Ә хәзер бергә узыгыз, һәм матур итеп утырыгыз.
Тәрбияче: Балалар! Без сезнең белән нәрсә ярдәмендә исәнләштек?
Балалар: Тавыш ярдәмендә.
Тәрбияче: Ә тавыш кулланмыйча тагын ничек исәнләшеп була?
Балалар: Ишарә, ым, мимика ярдәмендә (күрсәтәләр ничек).
Тәрбияче: Балалар таныш көй сездә нинди күңел күтәренкелеге тудыру. (Балалар җавабы)
Сюрприз (сөенечле) момент ( посылка күрсәтү)
Тәрбияче: Балалар, бүген минем иртәдән бирле күңелем бик шат! Нәрсәдән дип уйлыйсыз? (балалар җавабы)
Тәрбияче: Бүген мин үземнең ишек төбендә менә нәрсә таптым (коробканы күрсәтә). Нәрсә булыр икән бу?
(Балалар җавабы)
Тәрбияче: Әйе, балалар, бу посылка. Укып карыйм әле кемгә килде икән.
“Ләйсән” балалар бакчасына, зурлар төркеменә.
2 өлеш-төп өлеш.
Тәрбияче: Балалар карагыз әле, монда хат та бар бит. Укыйк әле.
Хат язу: (маркаларның күплегенә игътибар итә)
Мин посылка – сюрприз
Сезгә булыр сөенеч
Посылканы ачыгыз
Куптарыгыз марканы...
Сез бер дә кайгырмагыз
Театрлы уйнагыз
Андагы биреммнәрне
Бик тырышып уйлагыз.
Тәрбияче: Димәк, балалар безгә тәртип буенча һәрбер марканы алырга һәм артына язылган биремне үтәргә кирәк булыр. Аннан нәрсә булыр? ( посылка ачыла).
Беренче марка:
Бер, ике, өч, дүрт, биш
Уйныйсыгыз киләме? (әйе)
Әкият яратасызмы? (әйе)
Әллә артист буласызмы? (әйе)
Дуслар әйтегез миңа
Ничек үзгәреп була?
Слайд 2: (шигырь барышында рәсемнәр күрсәтелә)
Төлкегә охшар өчен (рәсем)
Бүрегә (рәсем) яки кәҗәгә (рәсем)
Слайд 3:
Принц (рәсем) яки Убырлы (рәсем)
Буадагы бакага (рәсем)
(балалар костюмнар, грим, прическа, баш киемнәре, парик, битлекләр һ.б әйберләр ярдәмендә тышкы кыяфәтне үзгәртеп булуын әйтәләр).
Слайд 4: (костюмнар, грим, прическа, баш киеме, парик, битлек)
Тәрбияче: Дөрес балалар! Экранда күргән әйберләр ярдәмендә кеше төрле образлар һәм рольләр тудыра ала.
Икенче марка:
Ә киемсез балалар
Рольгә кереп буламы?
Әйтик җилгә, яңгырга
Бакчадагы җилләккә
Бик матур күбәләккә?
Слайд 5: (күбәләк төшкән рәсем)
Ничек әйтеп була?
(балалар җавабы)
Тәрбияче: Әйе, балалар, мимика, ишарә, ым, кул хәрәкәтләре белән үзеңне үзгәртеп була икән. Мимика – ул балалар бит мускалларының хәрәкәте. Аның ярдәмендә кешенең эчке кичерешләрен күрсәтеп була.
Уен: “ Бел мин кем” (төлке, аю, куян, бүре ресеме төшкән 4 карточка таратыла). Бала мимика һәм ым, ишарә, кул хәрәкәте ярдәмендә шушы җәнлекне күрсәтә, ә калган балалар танырга тиешләр (картина экранда күрсәтелә)
Слайд 6: (куян)
Слайд 7: (төлке)
Слайд 8: (бүре)
Слайд 9: (аю)
Тәрбияче: Нинди кызыклы образлар тудырдыгыз.
3 марка:
Мин елмаюлар җыям!
Елмаюдан көннәр яктыра
Елмаюлар бәхет арттыра
Елмаямын айга, кояшка
Без елмаябыз иң якын дуска
Слайд 10: (елмайчан бала рәсеме)
Уен: “Елмаюны тапшыр” (балалар түгәрәккә баса, бер-берсенә кулларын бирәләр, шул ук вакытта бер-берсенә карап елмаялар)
Тәрбияче: Ничек күңелле итеп булып китте безнең елмаюлардан.
4 марка:
Мимика – хәрәкәтләр белән
Сез оста уйнадыгыз.
Ә тавышны кулланып
Рольгә кереп буламы,
Шул турыда уйлагыз.
Тәрбияче: Ә менә хәзер балалар без үзебезнең эчке кичерешләребезне тавышлар белән күрсәтеп карыйк: кайгылы, ачулы, гаҗәпләнгән һәм шат.
Балалар, бер фраза тыңлагыз әле: “Минем килми утырасым – уйныйк әле бергә соң”.
Әйдәгез, бергә кабатлыйбыз (хор белән кабатлау).
Тәрбияче: Сезхәзер экранда балалар кешеләрнең хисләрен (эмоцияләрне) белдергән битләрне күрерсез, һәм нинди хис күрсәтелгәнен әйтергә тиеш буласыз.
Слайд 11: (экранда кайгылы, ачулы, гаҗәпләнгән, шат йозләр куела, балалар җавабын әйтәләр)
Тәрбияче: Балалар “Минем килми утырасым – уйныйк әле бергә соң” фразасын, шундый басым белән (интонация) әйтергә кирәк, ул экрандагы йөзгә туры килергә тиеш.
Слайд 12: (күңелсез, кайгылы)
Слайд 13: (ачулы)
Слайд 14: (гаҗәпләнү)
Слайд 15: (шатлыклы)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, без бүген күпме йөз кичерешләрен һәм тавыш басымнарын белдек .
5 марка: (песи турында табышмак)
Тәрбияче:
Үзе мыеклы, Үзе суфи,үзе урлаша,
Туны мамыклы,Тотсаң әле, тырнаша. (песи)
Битен ул юа,
Тик сусыз гына. (песи )
Слайд 16: (песи рәсеме)
Тәрбияче: Әйе, балалар, бу песи (песи уенчыгын кулына ала). Безнең песи бер кызык хәлгә тарыган ахрысы, карагыз әле ул нинди кечкенә һәм күңелсез. Әйдәгез түгәрәккә басып аны кулдан-кулга йортеп, аны сыпырып, аңа ягымлы сүзләр әйтик. (йортәләр һәм ягымлы сүзләр әйтәләр – пескәем, йомшаккаем, мамык тәпием һ.б)
Тәрбияче: Балалар, ә менә монда, аның нинди хәлгә торуын да язганнар, матур итеп утырыйк та, тыңлыйк әле.
Бу песигә ни булган,
Әллә инде авырган,
Авырган, өстәлдәге сосисканы
Урлашырга бирмәгәннәр.
Тәрбияче: Балалар, уйлап карагыз әле, эчтәлеге буенча бу шигырь нинди? Күңелсезме, көлкелеме? (балалар җавабы).
Тәрбияче: Ә мин аны ничек укыдым: (шатлыклы, ялкынлы...) (балалар җаваплары).
Тәрбияче: Балалар бу шигырьне шатлыклы һәм кайгылы, бер үк вакытта көлкеле итеп тә укырга була. Сезнең дә сосиска урларга килүче песи роленә керәсегез киләме (әйе).
Театр эшчәнлегенең элементлары
(Балалар маскалар яки колаклар һәм битлекләр кияләр)
Тәрбияче: Без хәзер балалар сосиска урларга баручы песигә әверелдек. Песи кебек басабыз һәм аш-су бүлмәсенә керәбез. Ә анда өстәлдә тәмле, хуш исләр чыгарып сосиска ята. Артлы аякларга басабыз, алгы аяклар белән сосискага сузылабыз – шул вакыт хуҗа пәйда була. Тиз генә сосисканы ыргытабыз, һәм качабыз (тәрбияче сөйли, балалар хәрәкәтләрне ясыйлар).
(Балалар сюжетны уйныйлар).
Тәрбияче: Балалар сезгә песи кызганычмы? (әйе)
Тәрбияче: Әйдәгез аны кызганабыз. Сезнең сул кулыгыз песи булса, ә уңы белән аны сыпырабыз (балалар хәрәкәтләрне кабатлыйлар)
Песи, песи, пескәем.
Чакырды аны Алсу.
Ашыкма син пескәем.
Сөт бирермен үзеңә.
Тәрбияче: Балалар песи тынычланды. Аны хәзер Алсу ашатыр микән, нәрсә белән сыйлар икән ул аны (балалар җавабы).
Тәрбияче: Мин дә шулай ук уйлыйм балалар. Ул аны яратыр һәм сыйлар. Нәрсә белән сыйлар икән? (балалар җавабы)
Слайд 17: (балалар рәсеме)
3 өлеш – йомгаклау
Тәрбияче: Менә уеныбыз да бетте. Балалар сез бүген нинди кызыклы әйберләр белдегез, исегездә нәрсә күбрәк калды? Нинди кыенлыкларга очрадыгыз? (балалар җавабы). Димәк, балалар кешеләр үзләренең хисләрен, уй-кичерешләрен ничек белгертә алалар (тавыш, мимика, ишарә, ым,кул хәрәкәтләре белән).
Тәрбияче: Әфәрин, балалар, миңа да бүген сезнең белән бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.
(Музыка “Елмаю” уйнала)