Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Табигатьне саклау: Мәгариф һәм экологик иҗтимагый җаваплылык

Табигатьне саклау: Мәгариф һәм экологик иҗтимагый җаваплылык

Гончарова Мария Валентиновна
Гончарова Мария Валентиновна
DOCX
121
0

Табигать - безнең тормышның истәлекле һәм мөһим өлеше, ул безгә тынычлык бирә, яшеллек һәм стрестан арыну өчен урын булып тора. Әмма, кызганычка каршы, табигатьнең сайлау, аның матурлыгын һәм күптөрлелеген югалту куркынычы да бар. Шушы проблемаларны чишү өчен безнең балалар бакчасы һәм белем учреждениеләре актив катнашырга тиеш. Научить балалар табигатьне сакларга, аны ярату өчен аларда гуманитар һәм экология белемнәре булдыру бик мөһим.

Безнең максат - балаларга табигатькә бәйле кирәкле белемнәр һәм аңлауларны бирү. Табигатьне саклауда, беренче чиратта, безнең үзебезнең әхлаклылык, ягъни, безнең табигатькә, туган ягымызына карата хөрмәтебез кирәк. Дәреслекләребездә без табигатьнең байлыкларын һәм аның белән бергә яшәү принцибларын өйрәнәбез. Бу процесс дәрестә генә түгел, ә көндәлек тормышта да дәвам итәргә тиеш: балаларны табигать янында уйнау, аның ресурсларын куллану тыелган вакытта сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру.

Без табигатьне саклау проблемасын мантыйклы һәм җаваплы рәвештә төшенергә, аңларга кирәк. Укучыларга табигатьне өзлексез контрольдә тотарга, сакларга һәм аның ресурсларын разумлы рәвештә кулланырга өйрәтергә кирәк. Табигать белән бергә яшәгәндә без аны саклау өчен җаваплы булырга тиешбез, чөнки ул безнең киләчәк өчен бик әһәмиятле.

Предпросмотр

Зәй муниципаль районы
Тәрбияче: Гончарова М.В.
Каенкай ”балалар бакчасы
Тема: «Туган як табигате һәм аны саклау проблемасының татар теле дәресләрендә чагылышы.»
Әйдәгез, дуслар, яшик гөрләшеп һәр үләнне дус итеп Урманнар, яшел тугайлар Алсыннар безне көтеп. Яшәрсен дә гөрләп торсын Бөтен дөнья дусларым. Бәхет тулы гөлбакчага Әйләндерик Җир шарын.
(Фәннур Сафин).
1.Кеше - табигать баласы, шуңа күрә ул аны сакларга кирәк. 2.Табигатьтә соңгы вакытта күзәтелгән үзгәрешләр.Чишмә тавыннан үсеп төшүче агачлар.
З.Уку дәресләрендә бирелгән әсәрләрне укып, аңлау, әңгәмә кору. а) Ш. Маннаповның “Су тәме”, ә) Р.Батулла "Карурманга бара Мөбарәк",б)Ә.Халидов "Кырмыскалар",в)Л.Зөлкарнайдән "Бичуралар һәм бичаралар",г) И.Туктар "Урман букеты", д)Ф. Гарипованың "Тау чишмәләре",
е)Л.Толстойдан "Алмагачлар",
ж)Р.Төхфәтуллиннан "Алмагачлы юл",
з)В.Монасыйповтан "Табиблар" әсәрләре,
4.Казылган коелар турында мәгълүмат. Кемнәр казыган, әһәмияте.
5.Чишмәләр турында мәгълүмат. Экскурсия нәтиҗәләре. Табигатьне чистартуга без
керткән өлеш. Табигатьне чүп-чардан арындыру буенча даими эш.
б.Агач утыртуның әһәмияте. Нинди агачлар утыртырга кирәк.Ни өчен? Кайсы агач
нәрсә белән әһәмиятле?
7.Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү, аларга мөнәсәбәтне белдерү (хикәя, сочинение
язу).
8."Мунчала ясау буасы"турында мәгълүмат. Аның тарихы. Мунчала ясау
технологиясе һәм әһәмияте.
9.Питрау бәйрәме. Үләннәр турында мәгълүмат. Аларның әһәмияте.
а)Үги ана яфрагы турында мәгълүмат.
ә)Бака яфрагы турында мәгълүмат.
б)Кычыткан яфрагы турында мәгълүмат.
в)Ромашка чәчәге турында мәгълүмат.
г)Энҗе чәчәк турында мәгълүмат.
д)Әрем үләне турында мәгълүмат.
10.Табигатьне начар якка үзгәртә торган гамәлләр, әйберләр.
Кеше-табигать баласы, шуңа күрә ул аны сакларга тиеш.
Хәзерге вакытта табигатьне саклау проблемасы аеруча мөһим. Моның сәбәпләре бик күп. Беренчедән, төрле радиоактив матдәләр җирләребезне, суларыбызны, һаваны агулый. Икенчедән, казылма байлыклар, агачлар елдан - ел азая. Өченчедән, игенуңышын арттыру өчен бик күп химик ашламалар кулланыла. Шулай итеп, Җир нык зарарлана. Аның иксез - чиксез байлыклары агулана.
XXI гасырда Җир нинди булыр?
Җир шарының нинди булуы безгә бәйле, чөнки Җирдә без яшибез. Киләчәк еллар өчен без хәзер кайгыртырга тиеш.
Кеше табигатькә зыян китергән икән, димәк, ул үзенә дә зарар китергән. Кеше үзе дә табигать баласы бит. Табигать -синең әйләнә - тирәң ул. Кояш, болыт, су, ком,таш, хайваннар һәм үсемлекләр - барысы бергә табигать дип атала. Кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала. Иген, яшелчә һәм җиләк - җимешләр үстерә, терлек үрчетә.
Татарәдәбияты дәресләрендә бу мәсьәләне без ничек өйрәнәбез? Мәсәлән, табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Кешеләр киләчәк турында, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешләр. Җир шарында барлык кешеләр дә уртак бер максат белән яшәсеннәр: ул - табигатьне саклау.
Кызганычка каршы, бүген кешелек зур куркыныч алдында тора. Табигатьне пычрату - гасыр чире ул. Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшү -һәркемнеңизге бурычы.
Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата! Табигатьтә соңгы вакытта нинди үзгәрешләр күзәтелә?
Менә безнең табигатьтә хәзер күп кенә үзгәрешләр күзәтелә. Мәсәлән, без өйрәнергә теләгән объект Югары Баграж авылы территориясен генә карасак та анда искиткеч күп үзгәрешләр күрербез. Аерым алганда, элек Олы су башында көтүләр күп йөргән, кеше малны күп тоткан, шунлыктанмы инештә агачларүсмәгән. Ә хәзер исә Олы су башыннан шактый киң поласа булып зирек агачлары үсә. Ел саен бу полоса алга таба бара, киңәя. Алар күләгәсендә башка бик күп үләннәр үсә. Элек инеш сулары бик мул иде. Яз көне ташулар бик көчле ага торган булган. Чөнки аларны су белән тукландыра торган чишмәләр дә күп иде, кышын карлар да күп ява иде. Ә хәзер урман буеннан аккан өч чишмәнең берсе - "Үтәш" чишмәсе бөтенләй кипте, - дип сөйләде безгә авылның хөрмәтле кешесе Нина әби очрашу вакытында.
"Зәй офыклары" газетасында язылган "Елгалар кая югала?" мәкаләсендә дә бу мәсьәлә күзәтелә. Бу проблеманың газета – журналларда яктыртылуын өйрәнү максатыннан без районыбыздагы чыгучы “Зәй офыклары” газеталарын өйрәндек.Анда күп кенә бу темага багышланган мәкаләләр белән таныштык. Шуларның берсенә тукталабыз. Кешенең су объектларына йогынтысы - бүген Казанда тәмамланган Идел буе гидроэкология конференциясендә катнашучылар әнә шул хакта фикер алышкан. Хәтта бик өлкән кешеләр дә Татарстан елгаларының быелгы кебек көчле саегуын хәтерләми. Гадәти булмаган әлеге күренешнең сәбәбе нәрсәдә соң? Судагы җан ияләренә һәм кешенең үзенә бу нәрсә белән яный?
Тирә - юнебездә су кимегәннән- кими бара. Республикада су мәсьәләләре белән шөгыльләнүче учреждениеләр шактый. Аларның һәрберсе сулыкларның саегуына үз фикерен әйтә. Белгечләр моны болай аңлаталар -кышын кар аз булды, ә көз корыкилде. Шул ук вакытта халык арасында кипкән елгалар - кеше кулларының эше, 1


дигән сүзләр дә йөри. Янәсе, Саян – Шушенский ГЭСындагы һәлакәт аркасында башка гидроэлектростанцияләр көчәйтелгән режимда эшләргә мәҗбүр һәм аларга күбрәк су кирәк. Гидрологлар мәгълүматларына караганда, узган кыш республикада кар катламы аз булу сәбәпле, язгы ташу да аз булган, ә нәкъ менә ул елгаларны тулыландыруныңсәбәбе. Хәлне тагы җәйнең эссе һәм көз көне яңгырның сирәк явуы кискенләштергән.
Бер яктан РТ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре фикеренчә, Куйбышев су саклагычында су дәрәҗәсе кимү - яхшы күренеш, аеруча Казан өчен, чөнки биредә грунт сулары өслеккә бик якын ята, шуңакүрә язгы ташу һәм көчле яңгырлар вакытында йорт подвалларын һәм урамнарны су баса. Икенчедән, әгәр түбән дәрәҗәдә озак тора икән, биналар астында элек дымлы булган грунт корып ярылачак һәм йортлар утырачак.
Экспертлар сулыкларның кискен саегуның башка тискәре якларын да кисәтә. Сай сулы елгаларның һәм елга төбенең коруы үсемлекләрнең микроорганизмнар үлеменә, димәк балыкларның уылдык чәчү урыннары һәм су җан ияләренең азык базасын югалтуга, елгаларның үзеннән үзе чистарту сәләте кимүгә китерәчәк, - дип кисәтә биология галимнәре.
Су дәрәҗәсенең түбән булуы турында ихтиолог Геннадий Малыгин сүзләренчә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, хәзер су дәрәҗәсе ике метрга кимрәк.Әгәр ул тагын бер метрга кимесә, экологик катострофага китерәчәк.
Республика Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте дә шулай ук күңелсез фаразларны әйтәләр. Җәмгыятьнең баш ихтиологы Илһам Садыйков сүзләренчә, әгәр дә шушы якын арада су дәрәҗәсен арттырмасалар бик күп балык һәлак булачак.
Белгечләр суның бу дәрәҗәдә кимүен хәтерләмибез, - диләр.
Бу проблемалар, темалар турында без дәрестә күп сөйләшәбез, бик күп кенә текстлар укыйбыз. Мәсәлән, без дәрестә Ш. Маннаповның "Су тәме" һәм Ф.Гарипованың "Чишмәләр"әсәрләрен укып чыктык һәм шушы әсәрләр буенча дәрестә әңгәмә оештырдык. Мәсәлән,

  • Ни өчен чишмәләрне томаларга ярамый?

  • Ни өчен чишмә суы файдалырак?

-Ни өчен чишмәләрне һәм коеларны чистарту саваплы эш?
-Ә бездә нинди чишмәләр һәм коелар бар? Кипкән коелар һәм чишмәләр юкмы?
Чишмәләр - барлык төр сулыкларның башлангычы, елгаларны тукландыра торган чыганаклар. Чишмә яшәүдән туктаса, елга - күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак. Хәзер яшәвен дәвам итә торган авыллар бай, матур.Һәр йорттан берәр транспорт чыга. Ә табигать ярлылана, урамнарда инде чирәм, үлән үсми. Авыл эчендәге һәм тирә -юнендәге чишмә чыганакларын чистартып тормагач, тилмереп кибәләр.
Үз күзләребез белән күрү максатыннан без сыйныф белән чишмәләргә экскурсиягә бардык. Экскурсия нәтиҗәсе күрсәткәнчә, чишмә бик ташландык хәлдә булып чыкты. Без укытучы һәм иптәшләрем белән чишмәне чистарттык. Чишмәнең кисмәген турылап үз урынына утыртып куйдык.Төбенә чуер ташлар җыеп салдык. Чишмә тирәли зур —зур ташлар тездек. Чишмәнең як -ягына ярларын ныгыту һәм матурлау өчен имән, өрәңге агачлары утыртык. Бу чишмәнең суы бик тәмле иде. Чишмәнең исеме дә"Аракы чишмәсе " дип аталган. Исеме сәер булуга карамастан, суы бик тәмле һәм шифалы булганга ашка, чәйгә суны чишмәдән алып кайтканнар.Ләкин вакытлар узгач, өйләргә су кергәч, кешеләр чишмәгә йөрми башлаганнар һәмул чишмә менә шундый хәлгә төшкән. Без хәзер бу чишмәгә һәрвакыт барабыз.Чишмәне чистартабыз, андагы чүп- чарларны җыябыз. Бездән соң чишмә яны елмаеп калган кебек, рәхмәт әйткән кебек тоела. Һәм моның киләчәктә матур гадәткә әйләнүен телибез. Шушы сорауларга җавап табу максатыннан авылыбызның аксакалы Иван дәдәйгә бардык. Ул безгә шушы җирлектәге чишмәләр, коелар, инешләр турында бик күп мәгълүмат бирде. "Элек - электән безнең халыкта чишмәләргә, коеларга карата изге мөнәсәбәт сакланып килде. Без бу мөнәсәбәтне буыннан - буынга күчерергәтырыштык. Элек яз җитү белән мәктәп балалары белән бергә чишмәләрне, инеш буйларын чистартырга өмәгә җыела идек. Бу үзе бер бәйрәмгә әйләнә торган иде ,"-дип сөйләде ул безгә.
Без аңа Югары очтагы коеларны кем казыганлыгы турында сорау бирдек. Ул безгә кое казыган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләшүе турында сөйләде. Әлеге коеларны, мәсәлән, "Чыпчык коесы"н авылның бик эшчән, уңган кешесе - Муханов Сергей, ә "Җәкәү" коесын шулай ук бик хөрмәтле авылдашыбыз- Борисов Яков казыту гына түгел, аларның чисталыкларын бөтенлекләрен даими карап төзәтеп торалар иде. Билгеле рәвештә без дә балалар белән кушыла идек. Ә менә соңгы елларда бу гореф -гадәткә әйләнгән традиция югалыбрак бара. Чишмәләрнең, коеларның бөтенлеге җитәрлек дәрәҗәдә бөтен түгел. Мәсәлән, "Симаш коесы" кипте, чөнки без индекартайдык, ә яшьләр бу эшнең әһәмиятен бик аңламыйлар - дип уйлыйм мин,”- дип әйтте ул көрсенеп.
Әңгәмәдән соң бабай безне бик теләп "Мунчала ясау буасы"на сәяхәткә алып китте.50- 60нчы еллар тирәсендә менә шушы урында (Югары-Баграж белән Кардон урманхуҗалыгында, олы юл янында, урман кырында)."Мунчала ясау буасы" бар иде.
Без аннан: “ Мунчала ясау технологиясе турында сөйләмәссезме? - дигән сорауга ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде: "Картрак юкә агачын кисеп алып кайтып, кайрысын бик пөхтә итеп ике яктан буйдан - буйга аерып алабыз һәм шуларның берсен -берсе өстенә салып буадагы суга салабыз һәм өстен бастырып куябыз. Юкәнең әзерме, юкмыикәнен күзәтеп торабыз. Әзер булгач, (якынча 45 көннән әзер була) алып киптерәбез. Аннан соң юкәсен кайрысыннан буйдан -буйга аерып алабыз.
Юкәне судан иртәрәк тә соңрак та алырга ярамый. Чөнки иртәрәк алсаң каты булмый, сыгылмалы булмый, ә соңрак алсаң ныклыгын югалта: тиз өзелә торган була. Юкә мунчаласы экологик чиста продукт.
"Ул вакытта идәннәр буялмаган такта булганлыктан аларны нәкъ шушы мунчала белән ышкып -ышкып юа идек. Бу мунчалалар юыну өчен яхшы, кайбер вакытта аннан баулар да ишәләр иде.Ул заман өчен алыштыргысыз аяк киеме булган чабата үрәләр иде. Шуңа күрә бу буаны күз карасы кебек саклый идек. Хәзер юкә мунчаласы, чабата заманнары үтеп китте. Шуңа күрә бу буаның да кирәге калмады. Бу буа хәзер кипте, аның урыны менә шушы хәлгә калды," -дип әйтә.
Чөнки кешеләр юкә мунчаласы урынына синтетик мунчалалар кулланалар, идәннәр дә инде элеккеге кебек юкә мунчаласы белән юылмый.
Без дәрестә И.Туктарның "Урман букеты", Р.Батулланың "Карурманга бара Мөбарәк" һәм Ә.Халидовның "Кырмыскалар" әсәрләрен укып чыктык һәм шушы әсәрләр буенча әңгәмә үткәрдек.

  • Ни өчен урманнарны кисәргә ярамый?

Ни өчен урманнарны сакларга кирәк?


  • Урманнар нәрсәләрне саклый?

  • Урманнарда нинди дару үләннәре үсә?

  • Нинди җәнлек - бөҗәкләр яши?

  • Урманнар ни өчен кирәк?

  • Урманнарны кем сакларга тиеш?

Бу сорауларга җавап эзләп без күп еллар буе урман хуҗалыгында эшләгән һәм яшәгән Евдокия әбигә бардык. Әби безгә урманнар турында болай диде: " Урман -матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Ул табигатьнең барлык якларына да ярдәм итә: су агышын җайга сала, климатны яхшырта, эрозияне киметә. Урман кыргый хайваннарга һәм кошларга азык бирә, аларның яшәү урыны булып тора. Кырлардагы урман полосалары авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыра.
Урманнарны сакларга, алардан акыл белән файдаланырга кирәк. Урманда уйнап йөрүче балалар, ял итәргә чыккан яшүсмерләр еш кына агачларны сындыралар, кырмыска ояларын туздыралар, бакаларны, еланнарны үтерәләр, шуңа күрә урманга зыян килә. Урманда ут ягу да куркыныч. Утта үсемлекләрнең тамырлары пешә, агач һәм куаклар корый. Ут шулай ук янгын чыгуга да сәбәп була.
Урман хайваннарын, бөҗәкләрен аеруча сакларга кирәк.
Урманнарны саклауда бөтен кеше катнашырга тиеш, " -диде безгә әби. Шушы әңгәмәдән соң агач утырту технологияләре белән якыннан танышу өчен эш киемнәре киеп, ял көнне урманга юнәлдек. Без урманчы Петр абзыйга агачутыртыштык. Укытучы апа белән без урманчы абзый күрсәткән агачларны утырттык. Ул безгә: " Чыршы, нарат агачлары утыртабыз. Чөнки бу агачларны яз көнеутырталар, кыш көне алар туңалар . Ә имәннәрне көз көне утыртырбыз . Яфраклар коелгач, җир катырыр алдыннан. Агачлар бик озак үсә, шуңа күрә аларны күпләп утыртырга кирәк —диде"
Без урманчы. Петр абзыйдан үзебезнең якларда үсүче агачларның файдасы, әһәмияте турында сорадык. Ул безгә имән, каен, юкә агачлары турында сөйләде.
Имән - мәңгелек символы. 800- 2000шәр ел яши имән агачлары. 60 яшьләрдә имән үзенең көчен җыя, 40 метрга кадәр ботакларын җәя. Аларның буе 60 метрга, ә юанлыклары 10 метрга җитә. Тамырлары җиргә 7 метрга кадәр җитә. Имән утырту өчен җир бай, майлы, кара җир тагы да яхшырак була. Бездә имәннең 20 ләп төре билгеле. Имән үзенең мәңгелек икәнлеген күрсәтә: киселгән агач яңадан тамырдан үсеп чыга. Ул яз көне иң соңыннан яфрак яра. Имән яфрак ярганнан соң кыраулар, суыклар бетә.
Имән бик нык каты һәм чыдам агач.Бу агач төзелеш материаллары өчен кулланыла.Корабльләр төзү өчен такталар ясыйлар. Шулай ук җиһазлар, ишекләр, рамнар,су кисмәкләре ясыйлар. Имән чикләвеге белән кабан дуңгызлары, болан, үрдәк, саескан туклана. Имән согыннан 100 ләп продукт алалар.
Безнең якларда каен агачлары да күп утыртыла. Гадәти каеннар 120-140ар ел, ә кайберләре – 300 ел яши. Каеннан мунча себеркесе ясыйлар, яфраклары сәламәтлек өчен бик файдалы. Каен агачыннан җиһазлар, тәгәрмәч, калак, труба, аяк киемнәрешикелле әйберләр ясыйлар. Кайрыларыннан, тамырларыннан уксус кислотасы, агач спирты, ацетон алалар. Янганда каен агачыннан куе корым хасил булла, типография өчен буяу әзерлиләр. Яфраклар согыннан яшел һәм сары буяу алалар.
Безнең як урманнарында тагы бик күп таралган агач -юкә. Юкә агачы уртача 300-400 ел яши. 1000 ел яшәүчеләре дә очрый. Бу агач җирне уңдырышлы итә, яхшырта.
Юкәнең яфраклары тиз чери, үсемлекләргә бик кирәкле кальций бирә. Юкә белән күршедә ылыслы агачлар тиз үсәләр. Юкә кышка бик чыдам. Бу агачны күләгәсе өченпаркларга күпләп утырталар. Агачның чәчәкләрен июль аенда җыялар, юкә себеркесе яшь бозауларга бик файдалы, кайрысыннан мунчала ясаганнар. Без укытучыбыз белән, җәйге лагерьда, табигатькә экскурсиягә үләннәр җыярга бардык. Үләннәрнең сәламәтлеккә файдалы, экологик яктан чисталыгын белдек. Асылын аңлагач, Питрау бәйрәмен үткәрдек. Сыйныфта "Табигать - яшел даруханә" дигән кичә үткәрдек. Үзебез өйдән алып килгән гөлҗимеш, кычыткан, бака яфрагы, әрем, үги ана яфрагы турында шигырьләр сөйләдек. Ахырда туган ягыбызда яшәүчекыргый хайваннар, урман үсемлекләре, канатлы дусларыбыз турында турында табышмаклар, кроссвордлар чиштек, табигать һәм үзебез турында матур җырлар җырладык.
Табигать безгә, кешеләргә, бик күп чирләр биргән һәм шулай ук аларны дәвалау өчен дару үләннәре биргән. Безнең туган ягыбызда никадәр күп дару үләннәре үсә икән. Аларны өйрәнергә, сакларга кирәк. Безнең борынгы бабаларыбыз укый- яза белмәгән заманнарда ук табигать телен яхшы аңлаганнар. Урман үсемлекләре беләнкызыксынганнар, алардан оста файдаланганнар. Мәсәлән, үги ана яфрагы. Безнең якларда кимәшә башы дип тә атыйлар. Ул чокырларда, балчыклы текә ярларда, елга -инеш буйларында, туфрак өемнәрендә үсә. Шуышма, юан, тармаклы тамырчалы һәмнечкә тамырлы бу күпъеллык үлән үсемлек 25см га кадәр үсә. Яфраклары түгәрәк — йөрәк сыман формада. Алтын сыман - сары чәчәкләре 2,5см иңле корзинкаларга җыелган. Җимешләр - сынучан нечкә төкчәле, 4мм лы, озынча кырлы -кырлы орлыкчалар.
Мартта - майда чәчәк ата, җимешләре майда - июньдә өлгерә. Медицинада яфракларыннан файдаланалар.Чәчәкләре дә даруга ярый.
Яфраклары төнәтмәсе һәм кайнатмасын, югары сулыш алу органнары авыруларыннан какырык чыгаргыч һәм йомшарткыч буларак файдаланалар. Үги ана яфрагы күкрәк даруы һәм тирләтә торган чәйләр составына керә.
Үги ана яфрагы, яфраклары чыкканчы, 2-3 атна буе чәчәк ата. Чәчәкләре бер үк вакытта атмый. Орлыклары тиз өлгерә һәм җил белән тиз тарала.
Бу үсемлек культура шартларында тиз яраклашучан, бик тиз тамырлана. Улкүпъеллык үсемлек. Корылыкны җиңел кичерә. Яфракларын июньдә - июльдә, аларныбиологик актив матдәләрне иң күп туплаган чакта җыялар.
Яфракларны коры, җилләтелә торган урыннарда саклыйлар. Чәчәкләрен саклау срогы – 2ел, яфракларын 3ел саклыйлар.
Бака яфрагы үләне. Ул 10- 15см дан 70см кадәр биеклектәге күпъеллык үсемлек. Үсемлектә 2,5мм озынлыктагы, көрән төстәге 4 касә яфракчыклы ямьсез генә вак чәчәкләр утыра. Җимешләре - күпсанлы тартмачыклар, алар эчендә 1,7мм озынлыктагы соры - көрән төстәге 6 һәм аннан да күбрәк почмаклы - почмаклы орлыклар ята. Бу үсемлек иртә - майда - июньдә чәчәк ата. Җимешләре июньнән башлап кара көзгә чаклы өлгерә. Даруга яфракларыннан файдаланалар. Аларда К витамины, А провитамины, аскорбин кислотасы бар.
Медицинада бака яфрагыннан күп кенә дару алалар. Ашказаны һәм унике илле эчәкнең язва авыруларын дәвалаганда кулланалар. Аның яфраклары төнәтмәсе салкынтию авыруларын дәвалау өчен һәм бик яхшы какырык чыгаргач чара. Яфраклары төнәтмәсе һәм яңа сыгылган согы яраларның тиз төзәлүенә ярдәм итә, аларныңпримочкаларын киселгән, бәрелгән урыннарга, хроник язваларга, яра авыруларына, фурункулларга куялар.
Кычыткан яфрагы. Химик составы буенча алабутага охшаш. Аннан аермалы буларак, кычытканда канны туктату үзлегенә ия К витамины бик күп. Шуңа күрә канытиз ойый торган кешеләргә кычытканны бик сакланып кына ашарга киңәш ителә.Кычытканның яфраклары - составында хлорофиллар булу сәбәпле матдәләр алмашуны яхшыртуның бик яхшы чарасы. Бу үлән шикәр диабетын, аз канлылыкны дәвалый. Аның ванналары тәнне ял иттерә, йөрәк - кан системасын ныгыта.
Кычытканга без бик сакланып кына якын киләбез, ул көйдереп чагып ала. Шуның өчен дә аның өстәге сабакларын кулга бияләй киеп өзеп алырга, аннан бер -ике көн суыткычта тотарга кирәк. Суга тыгып алганнан соң, ул үзенең чагу үзлеген югалта һәм бик тиз ваклана. Кычытканны төрле ашларга өстәмә итеп кулланырга мөмкин. Составында С витаминының күп булуы иртә язда аны салатларга, ашларга салалар.
Ромашка чәчәге . Хәзер бу чәчәкләрне күп урыннарда очратып бумый. Алар азая күпләп үсә торган урыннары сирәк.
Ромашка чәчәгенең төнәтмәсе салкын тигәндә, йөрәк эшчәнлеге начарланганда авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.
Энҗе чәчәк. Бу үлән нервылар какшаганда бик файдалы.
Әрем. Элек -электән халык им - томчылары ачы әремне кайнатып, ашказаны эшен яхшырту, азык белән агуланудан, эч китү, сары авыруы, бавыр һәм үт куыгы авыруларыннан, азканлылыктан, йокысызлыктан, шулай ук сидек һәм суалчан кудыргыч чара итеп тә кулланганнар.
Без табигатьне начар якка үзгәртә торган гамәлләрне дә өйрәнеп карарга булдык.Мәсәлән, бәрәңге кондызы. Элек бу кондыз булмаган, ә хәзер бу кодызны бик тырышып та бетереп булмый. Аңа агу сиптереп экологияне боздык, табигатькә бәйләнгән яшәеш чылбыры өзелә. Бу кондызны юк итәбез дип, аның белән бергә башка файдалы бөҗәкләрне дә юкка чыгарабыз. Завод -фабрикалардан төтен, пычрак сулар агып чыга. Һава пычрана, тагын экология бозыла. Авылларда кешеләр саны кими. Сазлыклар кибә. Бу кешеләр өчен бик тә зарарлы. Кыскасы, табигатьтә проблемалар бик күп. Аларны без белергә, чишү юлларын эзләргә, табарга тиеш. Без табигатьне сакламасак, табигать тә безгә өстәмә проблемалар, авырулар бирәчәк. Проблемаларны күрмичә, чишмичә генә алардан котылып булмый. Шуңа күрә без бу эшне башлап дөрес эшләдек дип уйлыйм мин. Без бу эшне алга таба да дәвам итәрбез дип уйлыйм.