Шэвэлидэ кунакта: татар традицияләре һәм ярышлар
Шэвэли белән кунакка килдек, балаларның физик мөмкинлекләрен чынлауды максат итеп куйган ярыш сузлары белән. Монда, татар халык киемнәре һәм гореф-гадәтләре ярдәмендә, безнең милли мәдәниятебезнең матурлыгын аңлатабыз. Әфсен-тәфсен, шаян малай Шэвэли залга керергә әзер.
Татар халык киемнәре, шул исәптән тубэтэй һәм калфак, безнең тарихыбызның әһәмиятле өлеше булып тора. Аларның һәркайсы үзенчәлекле, тарихи, һәм мәдәни белешмә белән бай. Шушы ярышта катнашып, без шуларны искә алып, балаларның үз халыкларының милли киемнәрен танырга һәм яратырырга өйрәтә алабыз.
Шэвэли балаларга ярышлар һәм уеннарны тәкъдим итә. Ретро музыка астында, алар буенча көч сынашалар. Командаларга берләшеп, капитаннарын сайлап, девизларын уйлап табу мөһим. Ярышлар барышында алар тубэтэй һәм калфак киеп, күңелле уеннарда катнашалар. Безнең татар халык киемнәре счетта биюләр дә, тырышлык та, командамызның бердәмлеге дә кирәк.
Сабан туе, татар мәдәниятенең уникаль символы, бәйрәмебезне да оештырудан тыш, балаларның әтиләрен, әбиләрен һәм дусларын бергә җыя. Шушы тамаша барыбызның күңелендә истә кала һәм киләчәктә бераздан да ерактагы көннәрдә булса да, безнең күңелдә моңнар, биюләр, җырлар яңгырады. Яшәешебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калабыз.
Шэвэлидэ кунакта.
Максаты: Балаларнын организымнарын физик яктан чыныктыру, ныгыту, сэламэтлеклэре турында кайгырту,татар халкынын йолаларын, милли киемнэренен матурлыгын курэ белергэ ойрэту. ,,Шэвэли хикмэтлэре” дигэн ярыш спортзалда уткэрелэ.
Залда Салих Сайдашевнын маршы янгырый. Шушы вакытта татар халык киемнэре кигэн, башына матур итеп чигелгэн тубэтэй кигэн шаян малай Шэвэли керэ. (муз.тына)
Шэвэли: Мин Шэвэли! Шук малай!
Шаян малай, ут малай!
Тубэтэемне киеп
Чыктым урамга биеп.
Шалтыравык кулымда,
Музыка уйный ул да.
Туфлилэр дэ тик тормый.
Тыпыр-тыпыр тыпырдый.
Олгермэдем кияргэ
Чакыралар биергэ!
Эх!
Татарча бию кое башлана хэм Шэвэли балалар белэн бии.
- Молодцы балалар, сез бик матур итеп биисез икэн, мин бик кунелле жиргэ элэккэнмен.
Дусларым, мин буген монда юкка гына килмэдем. Мин сезнен барыгызны да , «Шэвэли хикмэтлэре» дигэн ярышларда катнашырга чакырам. Эйдэгез бергэлэп кунел ачыйк, кочлэрне сынашыйк, шаярыйк, колик.
Ярышта катнашу очен ике команда кирэк булачак, ике командада да кешелэр саны тигез булырга тиеш. (билгелэнгэн урында ике остэл тора).
Карагыз эле бу остэллэргэ. Менэ бу остэлдэ кэлэпуш, э монысында калфак. Сез ничек уйлыйсыз, кемнэр кэлэпуш куйган остэлгэ, кемнэр калфак куйган остэл янына жыелырга тиеш? (малайлар кэлэпуш, кызлар калфак остэле янына жыелалар).
Молодцы, сез бик дорес урыннарга бастыгыз. Малайлар командасы – кэлэпушлэрем, кызлар командасы – калфагым дип исемлэнэчэк. Хэр команда да узенэ девиз хэм капитаннарын сайлап куярга тиеш.
(Командалар билгелэнгэн урыннарына басалар).
- Беренче ярыш та «Тубэтэй хэм калфак кию»дип атала. Нэрсэ сон ул тубэтэй белэн калфак? Болар татар халкынын байлыгы. Бу чигелгэн эйберлэр татар- халкынын гореф-гадэте белэн тыгыз бэйлэнгэн.Сезнен барыгызнын да кургэне бар инде, намазлар укыганда бабаларыбыз хэрвакытта да тубэтэйдэн булалар. Шулай ук сэхнэлэрдэ егетлэрнен тубэтэй, кызларнын калфак киеп жырлаганнарын, биегэннэрен гел курэбез. Болар барысы да кешенен кунел байлыгын, матурлыкны тою сэлэтен чагылдыра. Шуна курэ без бу эйберлэрне зурлап «конкуреш сэнгате эсэрлэре» дип йортэбез, «халкыбызнын кунел козгесе» дип атыйбыз.
Сезнен остэлегездэ калфак белэн кэлэпуш тора. Капитаннар остэлдэн алып боларны башларына киялэр хэм мин сызгырткач башларыннан салалар да икенче кешегэ бирэлэр, ул кия дэ оченчесенэ бирэ, тубэтэй сонгы кешегэ барып житкэч, ул алга барып баса да нэкъ шулай ук тагын дэвам итэ. Капитан уз урынын алмыйча уен тэмамланмый.
Молодцы, сезнен барыгызга да тубэтэй белэн калфак бик килешэ икэн.
(Залга татар халык киемнэре кигэн ике кыз чыга. Аларнын берсе бавырсаклар салган поднос тоткан, икенчесе ике кулына ике кэсэ тоткан. Эйберлэрне остэлгэ илтеп куялар.)
- Бу сылу кызлар минем ярдэмчелэрем. Аларнын исемнэре дэ узлэренэ бик туры килеп тора – Зохрэ белэн Золэйхэ. Рэхмэт сезгэ кызлар. Бу кэсэ белэн бавырсакларны кызлар юкка гына алып чыкмадылар. Жингэн командага 5 бавырсак, жинелгэнгэ 2 бавырсак бирелэ хэм сез бу бавырсакларны кэсэгэ жыеп барырга тиешсез.Уеннардан сон бавырсакларны саныйбыз хэм жингэн команданы билгелибез. (Беренче уенда жингэн хэм жинелгэн командаларга бавырсаклар бирелэ.)
( Залда салмак музыка янгырый. Зохрэ белэн Золэйха иннэренэ чилэк-коянтэ асып «Су юлы» дигэн бию башкаралар. Биеп бетергэннэн сон кызлар чилэк-коянтэлэре белэн берсе бер командага, икенчесе икенче команда янына килеп басалар.)
- Иртэ белэн, тан атуга кызлар иннэренэ чилэк-коянтэлэр асып чишмэ буйларыннан кайталар. Чилэклэрендэге сулары, чайпалып кояш нурларында козге кебек ялтырап китэ ( Шэвэли сойлэгэндэ, ярдэмчелэр ярыш очен 1 метр ара калдырып билгелэнгэн урынга кадэр кеглилар куеп чыгалар), бер тамчы сулары да жиргэ тошми. Эйдэгез эле тикшереп карыйк, шушы кызлардагы унганлык, житезлек безнен командаларда да бар микэн? Капитаннар чилэк-коянтэлэрне иннэренэ асып, мин сигнал биргэч, кеглилар арасыннан йогереп баралар хэм кире йогереп кайталар да чилэк-коянтэне икенче кешегэ бирэлэр, ул да шулай ук эшли хэм уен шулай дэвам итэ. Кайсы команда тизрэк йогереп бетерэ шул жинуче була. (ярышалар)
- Сез бу ярышта да узегезне сынатмадыгыз, чынлап та житез икэнсез. Э менэ бу ярыш сезгэ берэр нэрсэ хэтерлэтмэдеме?
Жэй коне безнен барыбызнын да котеп алган бэйрэме Сабан туй була. Сабан туйга берничэ кон калгач, атлар бизэп, жырлап-биеп халык эйбер жыярга, йомырка жыярга чыга. Бу вакытта кешелэрнен йомырка бизэулэре узе бер кызык мизгелдер.Мин узем Сабан туй бэйрэмен бик яратам, бигрэк тэ мина шушы йомырка жыю бик ошый.
Хэзерге ярышнын исеме «Йомырка жыю» дип атала.
(Кызлар акка буялган эчтерхан чиклэвеге тутырылган пакетлар алып чыгалар, 15 штук, билгелэнгэн урынга кыршау куелган).
- Капитаннар мин сигнал биргэч пакетларны аласыз да йогереп барып, кыршау эченэ шушы йомыркаларны чэчэсез, буш пакет белэн кире йогереп кайтасыз да икенче кешегэ пакетны бирэсез, ул йогереп барып йомыркаларны жыярга тиеш, оченчесе чэчэ, дуртенчесе жыя, уен шулай дэвам итэ. (Уйныйлар).
- Молодцы, сез бу уенда да сынатмадыгыз.
Эйбер жыйгач бер-ике коннэн Сабан туе башлана.
Сабан туй ул – милли бэйрэмебез, татар халкынын символына эйлэнгэн бэйрэм. Халкыбызнын батырлыгы, кыюлыгы, житезлеге, осталыгы сынала торган бэйрэм. Сабан туй – корэш, ярыш, бил алыш, узыш! Сабан туй ул – халык уеннары, халык жырлары, гармун, курай моннары! Сабан туй туганнарны, дусларны, куршелэрне, классташларны бергэ туплый.
Сабан туй балаларнын да ин якты бизэкле бэйрэме. Авыл балалары да, шэхэр дэ яшэуче малайлар-кызлар да ел буена котеп ала аны. Бэйрэмдэ бик куп татар халкынын ярышлары була. У татарча корэш дисенме, колгага мену дисенме, чулмэк вату. Э менэ хэзер без уйный торганы сезнен барыгызга да таныш, «капчык киеп йогеру», лэкин мин аны хэйлэкэррэк итеп уйладым. Капчыкны бер генэ кеше киеп тугел, ике кеше киеп йогерэ. Менэ сезгэ зур капчыклар бирэбез (кызлар алып чыга). Мин сигнал биргэч капчыкны ике кеше кия дэ билгелэнгэн урынга йогереп бара хэм эйлэнеп килэ, кигэн капчыкны салалар да икенче парга бирэлэр, алар да нэкъ шулай йогерэлэр, уен шулай дэвам итэ, кайсы команда тизрэк бетерэ, шул жинуче була. ( Ярышалар).
- Сез бигрэк унган да, булган да икэнсез. (Жингэн хэм жинелгэн командаларга бавырсаклар бирелэ).
- Сабан туйда була торган тагын бер кызык ярыш бар эле.Ул ат чабышы. Бу ярышны мин узем бик яратам, кайчан була инде дип котеп алам.
Бу ярышта ике командага да урындык бирелэ. Мин сигнал биргэч, капитан урындыкка утыра да, атта барган кебек сикереп, билгеле урынга барырга хэм кире эйлэнеп кайтырга тиеш, уен шулай дэвам итэ. Алдан бетергэн команда жинэ. (Ярыштан сон бавырсаклар бирелэ)
- Молодцы дусларым! Сез барыгызда житез дэ, тапкыр да, кыю да, батыр да икэнсез.
Менэ шулай итеп «Шэвэли хикмэтлэре» дип аталган ярыш ахырына якынлашты. Эйдэгез бавырсакларны санап, жингэн команданы билгелик. (Карау).
- Бугенге ярышта ….. командасы жинде хэм мин аларга узем алып килгэн кечкенэ генэ булэклэрне тапшырам.
(Жингэн командага «Татар хэлык уеннары» дигэн китап, жинелгэн командага «Татар халык экиятлэре» дигэн китап тапшырыла.
- Э хэзер, эйдэгез, уз хезмэтегез белэн жыйган бавырсаклар белэн чэй эчэбез.
(Ярыш шулай итеп тэмамлана).