«Җырлап-биеп уйныйбыз» кичәсе: Татар теле һәм фольклор
«Җырлап-биеп уйныйбыз» кичәсе - балалар бакчасында татар ана телен өйрәнү өчен үткәрелгән уникаль чара. Бу теманың төп максаты – балаларның ана теленә мәхәббәтен арттыру, әти-әниләр белән аңлашуны ныгыту. Кичә түгәрәк таблица форматында оештырылып, балаларның үзара әңгәмәләре, җырлый-бию юллары аша татар телен танып белергә ярдәм итә.
Бәйрәмдә балалар «Карусель», «Гаилә» кебек халык уеннарында актив катнашып, татар теленең зураюына көч салдылар. Чараның төп спикеры, I категорияле татар теле тәрбиячесе Кашипова Р.Н., балаларга телне игътибарлы итеп, күңелле формада өйрәтү принципларын кулланды. Бу процесс, җырлы уеннар аша, телне өйрәнүне җайлаштыра.
Кичә барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар татар телендә гади диалоглар алып барып, әти-әниләренә үзләренең өйрәнгән уеннарын һәм шөгыльләрен күрсәттеләр. Иң мөһиме – алар шул ук вакытта туган теләкләре белән горурланып, милли мәдәниятләренә мәхәббәт уяттылар.
Без бүгенге чарада К.Р. яктылык һәм яңа мөмкинлекләр белән балаларны шөгыльләндереп, аларның ана теле белән бәйле яратуларына булган кызыксынуны көчәйтәр өчен күп кенә уеннар һәм җырлар керттек. «Туган тел» җыры белән чараны тәмамлаучылар, татар телен, шуның нәтиҗәсендә, безгә һәм безнең киләчәккә рухи байлык бирер.
МБМББО“Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы “Тургай”
“ЛМР” МБ ТР
Тема:“Җырлап-биеп уйныйбыз”
(Зурлар төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләренә ана теле шөгылендә өйрәнгән җырлы уеннарны күрсәтү)
Максат: 1.Балалар , әти-әниләр белән туган тел турында әңгәмә үткәрү; әти-әниләргә балаларның ана теле шөгыльләрендә нәрсәләр өйрәнүләрен күрсәтү.
2.Бармак уеннары, җырлы-биюле уеннар, сүзле уеннар,милли уеннар аша ана телен өйрәнү, ул уеннарны уйнарга теләк тудыру.
3. Туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. Телне өйрәнү, аның саклап калу безнең төп бурычыбыз булуын аңлату.
Бәйрәмне әзерләде:1 категорияле татар
теле тәрбиячесе Кашипова Р.Н.
Декабрь 2017
Алып баручы: Исәнмесез кадерле балалар һәм әти-әниләр! Без бүген “Җырлап-биеп уйныйбыз” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Сезгә без ана теле шөгылендә нәрсәләр эшләвебезне, нәрсәләр өйрәнүебезне күрсәтербез. Без һәр шөгылебезне исәнләшеп, хәл белүдән башлыйбыз.
Алып баручы: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез, Рамилә Наилевна!
Алып баручы:Хәлләрегез ничек?
Балалар:Яхшы, әйбәт, рәхмәт!
Алып баручы: Шулай ук без шөгылдә бер-беребезгә хәерле көн телибез. Ә хәзер кич булганлыктан , килгән әти-әниләребезгә хәерле кич телик.
Балалар:
Хәерле кич миңа,
Хәерле кич сиңа.
Хәерле кич безгә,
Хәерле кич сезгә!
Алып баручы: Безнең өйрәнә торган программабыз – УМК дип атала. УМК ул- укыту методик комплект. Бу комплект үз эченә методик кулланма, эш дәфтәрләре, күрсәтмә һәм таратма материаллар, аудиоязмалар, анимацион сюжетларны ала. Безнең методик кулланмабыз “Ана теле” дип атала. Бу методик кулланма рус төркеменә йөрүче татар балалары өчен.
Һәр төркемдә дә без шөгыльләребезне танышу темасы белән башлап җибәрәбез. Алдагы уеныбыз “Әйдәгез танышабыз” дип атала. Бу уенны уйнарга мин әти-әниләрне һәм балаларны чакырам. (Тартма эченә балаларның исемнәре язылган кәгазьләр. Бер баладан 5 баланың исемен алдыртам. Кайсы баланың исеме укыла, уенны уйнарга шуның әтисе яки әнисе чакырыла) Моның өчен 2 түгәрәк ясыйбыз. Әти-әниләр тышкы якка бер зур түгәрәк, балалар эчкә бер кечкенә түгәрәк ясап басалар һәм уң як, сул якны күрсәтеп җырлыйлар.
Җыр: “Дустым бар” (CD диск №3“Җырлап-биеп уйныйбыз” № 1)
Уң ягымда дустым бар, дустым бар,
Сул ягымда дустым бар, дустым бар.
Бер түгәрәк бер якка, икенче түгәрәк икенче якка әйләнеп җырлый.
Түгәрәк, түгәрәк,
Нинди матур түгәрәк.(2 тапкыр)
(Түгәрәктә әйләнүчеләр туктый. Эчтәге түгәрәктә булган балалар, тыштагы түгәрәктәге әти-әниләргә борылып басып, кулларын биреп парлашалар, бер-берсе белән танышалар: “Син кем?”)
-Мин Ләйлә. Матур, зур, акыллы кыз. Миңа 5 яшь.Син кем?
-Мин Алсу. Мин матур, зур, акыллы әни.Миңа 35 яшь.
Алып баручы:“Гаилә” темасын өйрәнгәч, гаилә әгъзаларының исемнәре ныграк истә калсын өчен без бармак уенын уйныйбыз. Сезгә дә ул уенны уйнап күрсәтәбез.
Бармак уены: “Гаилә”
Бу бармак-бабай,
Бу бармак-әби,
Бу бармак-әти,
Бу бармак-әни,
Бу бармак-малай,
Бу бармак-кыз.
Алып баручы: “Уенчыклар” темасын узгач, без “Карусель” җырлы-биюле уенын өйрәндек. Ә хәзер “Карусель” уенын карап китегез.
Җырлы- биюле уен: “Карусель” (CD диск проект “Минем өем” №47)
Зур-зур аю әйләнә.
Кечкенә куян әйләнә.
Алып баручы:Бу атнада без балалар белән “Киемнәр” темасын өйрәнә башладык. “Күлмәк”, “Чалбар” сүзләре ныграк истә калсын өчен түбәндәге җырлы уенны өйрәндек.
CD проект “Уйный-уйный үсәбез”№52
1.Минем матур күлмәк,
Синең матур күлмәк.
Әйе шул, әйе шул,
Минем матур күлмәк.
2.Минем матур чалбар,
Синең матур чалбар.
Әйе шул, әйе шул,
Минем матур чалбар.
Алып баручы: Өйрәнгән темаларны ныгыту өчен эш дәфтәрләрендә эшлибез. Дәфтәрләрдә эшләр алдыннан бу биремнәрне интерактив тактада бергәләшеп эшләп алабыз. Аннан соң балалар биремне дәфтәрләрдә эшлиләр. Сезгә дә бер биремне күрсәтеп үтәсем килә. Бу бирем “ Дусларыңны сыйла” дип атала.
Интерактив уен: “Дусларыңны сыйла”(Игры и задания проект “Уйный-уйный үсәбез” слайд №9)
Алып баручы: Шөгыльдә өйрәнгән сүзләр тагын да ныграк истә калсын өчен без анимацион сюжетлар карыйбыз. Сезнең игътибарга да анимацион сюжет тәкъдим итәбез.
Анимацион сюжет:№3 “Уйный-уйный эшлибез”
Алып баручы: Ана теле шөгылендә без Татарстан республикасы турында да сөйләшәбез. Татарстан турында нәрсәләр белүебезне тыңлап китегез. (Тәрбияче җөмләне башлый, балалар дәвам итә. Соңыннан тәрбияче биргән сорауларга җавап бирәләр)
Мин....... Татарстанда яшим. Тататарстан......зур, матур. Мин ......Татарстанны яратам.
-Чаллы шәһәрендә нәрсә ясыйлар? (КамАз машинасы)
-Нижнекамск шәһәрендә нәрсә чыгаралар? (Шина)
-Кайсы шәһәрдә сәгать ясыйлар? (Чистополь)
-Кайсы шәһәрдә шикәр чыгаралар? (Буинск)
-Әллмәттә нәрсә чыга? (Нетфь)
-Әгерҗедә нәрсә ясыйлар? (Паровоз)
Алып баручы: Шулай ук без шөгыльләрдә төрле халыкларның уеннарын да уйныйбыз. Әйдәгез хәзер берничә татар халык уеннын уйнап алыйк. Түгәрәк ясап басыйк һәм “Без, без, без идек” бармак уенын уйнап алыйк.
Бармак уены: “Без, без, без идек”
Алдагы уеныбыз “Тәмле сүзләр” дип атала. (Балалар бер-берсенә яулык бирәләр, Музыка туктагач яулык кем кулында калса, “тәмле” сүз әйтә: рәхмәт, исәнмесез, сау булыгыз, зинһар өчен, хәерле көн, хәлләр ничек? ашыгыз тәмле булсын! рәхмәт, тыныч йокы һ.б.)
Хәрәкәтле уен “Тәмле сүзләр”
Алып баручы:Башкорт халыкының дабер уенын уйнап китик.Ул уен “Тирмә”дип атала. (Уенда дүрт төркем балалар катнаша. Һәрбер төркем үз түгәрәгенә баса. Түгәрәкнең уртасында милли яулык капланган урындык тора. Һәр төркем үз түгәрәгендә җыр җырлап әйләнеп йөри)
Без-шат балалар,
Түгәрәккә басабыз.
Аланлыкка җыелып,
Әйлән-бәйлән уйныйбыз
(Аннан балалар музыкага бер зур түгәрәк ясап йөриләр. Музыка бетү белән, һәр бала үз урындыгына йөгерә, яулыкның дүрт почмагыннан тотып, баш өстенә күтәрәләр. Тирмә барлыкка килә.Кайсы команда яулыкның дүрт почмагыннан тотып “Тирмә” дип әйтә, шул җиңүче була.)
Башкорт халык уены: “Тирмә”
Алып баручы: Шулай ук без шөгыльдә “Әкият илендә” дигән тапшыру да карыйбыз , әкиятләр да сәхнәләштерәбез. Бүген безнең балалар сезгә әкият күрсәтерләр. Артисларыбыз әзерләнгән арада “Әкият илендә” тапшыруын карагыз .
“Әкият илендә” тапшыруы №13
Алып баручы: Ә хәзер әкият карап китегез.
“Шалкан”әкиятен сәхнәләштерү
Алып баручы (бала): Исәнмесез хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Без бүген сезгә әкият күрсәтербез. Әкият “Шалкан” дип атала. Рәхим итеп карагыз!
Балалар костюмнардан ярым түгәрәк ясап төзеләләр.
Барысы бергә:Исәнмесез, кунаклар!
(“Бу өй матур, бу өй зур” җырына әкият геройлары җырлап тезелеп басалар CD диск №1 проект “Уйный-уйный үсәбез”)
Монда яши бабай-мин бабай,
Монда яши әби-мин әби,
Монда яши кыз-мин кыз,
Монда яши Акбай-мин Акбай,
Монда яши Мияу-мин Мияу,
Монда яши тычкан-мин Тычкан.
Әйе шул, әйе шул,
Бу өй матур, бу өй зур!
Тычкан: Мин – тычкан, чи-чи-чи. (Йөгереп кырыйга баса).
Песи: Ә мин песи булам. Исемем – Мияу, Мияууу. (Кырыйга китеп ята).
Эт: Мин эт булам. Исемем – Акбай, һау-һау-һау. (Оясына кереп кача).
Кыз:Ә мин кыз, исемем Дилә. (Өйгә кереп китә).
Әби:Мин әби булам инде (Өйгә кереп китә).
Бабай: Ә мин бабай булам (Өй янына бара).
Шалкан: Ә мин – шалкан (Әйләнеп ала да уртага утыра).
Алып баручы:
Безнең бабай шалкан чәчкән,
Тәрбияләп үстергән.
Чүп үләнен йолкып торган,
Сулар сипкән кич белән.
Шалкан зур булып үскән,
Бабай тартып, тартып караган –
Тик чыгара алмаган.
Бабай:
Ай, аллам, вай, аллам!
Каян үскән бу шалкан!
Кайсы ягыннан тартыйм,
Ничек кенә чыгарыйм?
Тукта әле, әбине чакырыйм, булмаса.
Әбисе, әбисе! Чык әле монда!
Әби:
Ай, бу бабай
Тагын нигә чакыра?
Нәрсә булган бу бабайга –
Шалканга карап тора?
Бабай:
Күр, әбисе, нинди шалкан
Үскән безнең бакчада.
Бергәләп тартыйк, әйдә,
Тотын минем аркага!
Алып баручы: Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән.
Әби:
Булмый бу болай, кызны чакырыйк, булмаса.
Кызым, кызым Дилә!
Кил әле син бирегә!
Кыз:
Телевизор карадым,
Һәм курчак та уйнадым.
Әбием, нәрсәгә мине өйдән чыгардың?
Әби:
Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык. Син дә булыш әле!
Тәрбияче: Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар!
Кыз:
Кулларым арды, Акбайны чакырыйк,
Булышсын тартырга.
Акбай, Акбай! Кайда син?
Ник бирегә килмисең?
Акбай:
Һау! Һау! Һау!
Ни булды монда?
Көн буе саклыйм йортны –
Бер карак та кертмим мин.
Тагын нәрсә булды?
Кыз:
Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык.
Акбай!Тотын минем аркага!
Алып баручы: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!
Акбай:
Булмый бу болай, Мияуны чакырырга кирәк!
Кайда син, Мияу?
Тиз килеп җит монда!
Мияу:
Мияу, мияу мин
Гел уяу мин,
Сөт эчәм, тычкан тотам,
Уйнарга бик яратам!
Акбай, Акбай! Ник чакырдың мине?
Акбай:
Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык.
Мияу булыш әле!
Алып баручы: Мияу Акбайга, Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!
Мияу:
Мияу,мияу, арыдым.
Ә шалкан чыкмый һаман.
Бергә-бергә җиңел булыр –
Чакырыйк без тычканны!
Тычкан, тычкан Чи-чи-чи,
Кил бирегә!
Тычкан:
Нәрсә кирәк, Мияу?
Мияу:
Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык.
Тычкан, булыш әле безгә!
Тычкан: Миннән башка шалкан да тарта алмыйсыз бит сез, әйдәгез булышам!
Алып баручы: Тычкан Мияуга, Мияу Акбайга, Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган: тарталар, тарталар, тарта торгач тартып чыгардылар бит шалканны!
Ясминә
Шалкан. (Торып баса).
Бабай чәчте орлыгым.
Сулар сибеп үстерде.
Витаминлы, бик файдалы.
Тәмле булып өлгердем.
(Балалар түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар һәм җырлыйлар).
Җыр: “Бар матур бакча”CDдиск проект “Уйный-уйныйүсәбез”№12
Бар матур бакча,
Анда шалкан үсә.
Менә шундый шалкан зур,
Менә шундый кечкенә.
Шалкан, шалкан кил әле,
Биеп, биеп кит әле.
Әл-лә-лә, әл-лә-лә,
Биеп-биеп кит әле.
Барысы бергә:
Әй, бабабыз бик уңган.
Үстергән шундый шалкан.
Шалкан үскән, зур булган.
Бөтен бакчабыз тулган.
Без әбигә булышырбыз.
Бергәләп тәмләп ашарбыз.
(Кунакларга карап, кулларын җәеп).
Шалканнан авыз итәргә.
Без сезне дә чакырабыз.
(Алып баручы рольләрдә кемнәр уйнаганын әйтеп чыга).
Алып баручы: Шуның белән безнең әкиятебез тәмам. Әкиятне уйнадылар: Шалкан-Ясминә, Бабай-Инсаф, Әби-Азалия, Кыз-Дилә, Акбай-Тимур, Мияу-Гөлназ, Тычкан-Гөлназ. Әкиятне алып барды-Эльвина. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Алып баручы:Ә хәзер мин, декабрь аенда туган әти-әниләрне бирегә чакырам. Менә бу матур тартмада кем нәрсә булганлыгын белсә, бүләк шуңа була.
Уен: “Монда нәрсә бар?”
Алып баручы:Бу уенда .......... әтисе (әнисе) җиңде. Без анарга багышлап “Ак ипи” җырын җырлап алыйк әле.
Уен: “Ак ипи”CDпроект “Уйный-уйный үсәбез” №71
1.Алсуның туган көненә,
Без пешердек ак ипи.
Менә шундый ул биек,
Менә шулай тәбәнәк.
Менә шундый тәмле,
Менә шундый баллы.
Әйе шул, әйе шул,
Әйе шул ипи тәмле.
2.Алсуның туган көнендә
Бергә-бергә уйныйбыз.
Менә шулай сикерәбез,
Менә шулай йөгерәбез.
Менә шулай хлоп, хлоп,
Менә шулай топ, топ,
Әйе шул, әйе шул
Шулай бергә уйныйбыз.
3.Алсуның туган көнендә
Күңелле ял итәбез.
Менә шулай биибез,
Менә шулай җырлыйбыз.
Ля-ля-ля-ля-ля-ля
Ля-ля-ля-ля-ля-ля
Әйе шул, әйе шул
Котлы булсын туган көн.
Алып баручы:Ноябрь аенда ата-аналар белән берлектә “Әкиятләр дөньясында кунакта” дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста катнашкан әти-әниләргә зур рәхмәтемне белдереп, грамоталар өләшәбез. (Грамоталар бирү)
Алып баручы:Шулай итеп без бүген сезне ана теле шөгылендәге эш төрләре белән таныштырдык. Балаларның үз туган телләрендә әти-әниләре белән сөйләшүе-аларга рәхәт, күңелле, җан җылысы бирә. Үзенең әти-әнисен, туган илен яраткан кеше туган телен дә ярата, хөрмәт итә. Без дә үзебезнең туган телебезне, татар телен сакларга, аның белән горурланып яшәргә тиешбез. Беркайчан да үз телебездән оялмыйк, үз телебезне онытмыйк дигән теләк белән бүгенге бәйрәм кичәсен “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.
Җыр: “Туган тел”
10