Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Габдулла Тукай: Путешествие по наследию великого поэта

Габдулла Тукай: Путешествие по наследию великого поэта

Габидуллина Люзиря Раисовна
Габидуллина Люзиря Раисовна
DOCX
162
3

Документ представляет собой увлекательное путешествие в мир Габдуллы Тукая, одного из самых известных татарских поэтов. В нем описываются яркие моменты из детства поэта, сцены из его жизни и воспоминания о его произведениях, которые в детстве впечатляли людей. Свежие образы, звучащие стихи и их мелодика открывают перед читателем глубину его творчества, пронизанного любовью к родной земле и своему народу.

Основное внимание уделяется тому, как в небольшом татарском селе Кушлавыч началась жизнь, полная удивительных моментов. Малыш, родившийся в простой крестьянской семье, был наделён творческим талантом, который стал основой его литературного наследия. В документе можно встретить описания первых шагов Габдуллы Тукая в мир поэзии, его вдохновение от красоты природы и глубоких человеческих чувств.

Через метафоры и яркие образы, документ передаёт атмосферу, в которой жил поэт, его преданность родному языку и культуре. Каждая строка напоминает о важности сохранения наследия и передаче знаний следующему поколению. Каждый живописный момент жизни Тукая как бы приглашает вас лично окунуться в атмосферу его детства и понять его творчество на более глубоком уровне.

Предпросмотр

Габдулла Тукай әсәрләренә сәяхәт”


Күренеш: су буе, өй, куаклар
Талгын гына көй яңгырый.
Язма: моннан бик күп еллар элек Кушлавыч авылында җиһанга тереклекнең дәвамчысы булган сабый аваз салды. Әлеге саф аваз бар дөньяны назлап галәм киңлекләренә таралды. Аңа әти белән әнисе яратып Габдуллаҗан дип исем бирде.
(бала елаган тавыш)
Әни: Чү! Балам, елама, тыныч кына йокла, дәү булып үс.
Бишек җыры
Күренеш: әни камыр җәя, Акбай чабып керә, мәтәлчек ата, куак артына кача. Малай йөгереп
керә.
- Әни, Акбайны күрмәдеңме?
- Әле генә күренә иде, улым, ерак китмәгәндер.
Малай: ә-ә-ә, миннән качтыңмы? Менә кайда икәнсең, кил әле монда!
Шигырь: «Кызыклы шәкерт” (Акбай мәтәлчек атып чыгып китә)
Малай:
- Әни, мин балыкка барып кайтам әле, ярыймы?
Әни:
-Ярый, улым, тик тәртипле генә йөр.
( малай кармак белән чиләк тотып җырлый-җырлый юл буйлап бара)
Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм.
Мин матур җырлыйм, җырлыйм.
Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә.
Мин матур җырлыйм, җырлыйм.
Малай күбәләк күреп ала, гаҗәпсенеп:
-Нинди матур күбәләк,-ди һәм күбәләккә мөрәҗәгать итә.
Җыр: “Бала белән күбәләк”
Күбәләк очып китә, малай су янына килә:
-Нинди матур, чиста елга!
Бер чумып алыйм суга. (Су чәчрәткән тавыш, чумган тавыш).


Судан чыга:
Су, кояш һәм саф һава-
Тәнгә барысы да дәва!
(малай куак артына кереп китә)
Көй яңгырый, басмада Су анасы барлыкка килә.
Су анасы:
Тарагымны алыйм әле,
Чәчемне тарыйм әле.
Судагы дусларым белән
Бер биеп алыйм әле.
Бию: “Алтын балык”
Малай:
-Чү!.Нәрсә соң анда!?
Җен оныткан, ахыры,-
Калган тарагы басмада.
Кеше-кара күргәнче
Алтын таракны алыйм,
Авылга тизрәк чабыйм..
Су анасы “судан” чыга, як-ягына карана:
_Тарагым юк, ай-яй-яй!
Урлаган юньсез малай.
Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны,- ул бит минем алтын тарак!
Су анасы малай артыннан чаба, этләр өргән тавышлар ишетелә.
Су анасы кире борыла. Малайның хәле бетеп чүгәли. Шул вакыт көй яңгырый, Шүрәле барлыкка килә.
Шүрәле:
Тукта әле, малай, ашыкма,
Кая алай чабасың?
Әллә инде сорамыйча
Кеше әйберен алгансың?


Аңлыйм, аңлыйм, ялгышкансың,
Кызыккансың таракка,
Ләкин, алай бер дә үзең
Охшамагансың каракка.


Әйдә, дустым, болай ит син,
Бар Су анасы янына.
Башың иеп гафу сорап
Тарагын бир син аңа.
Малай:
Рәхмәт яхшы киңәшеңә,
Кешеләрнең дусты бул.
Ялгыш адым ясаучыга
Күрсәт шулай туры юл!
Тәрбияче:
-Яхшы киңәшләрең өчен зур рәхмәт. Ә хәзер әйдә бергәләп “Шүрәле” җырын җырлап алабыз.
Җыр: “Шүрәле”
(малай Су анасы янына килә, ишек шакый)
Су анасы, гафу ит!
Таракны кире бирәм.
Киләчәктә сорамыйча
Кеше әйберенә тимәм!.
Бәйрәм “И туган тел, и матур тел” җыры белән тәмамлана.