Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Настольная игра "Кто где живет?"

Сайфуллина Зубарзят Харисовна Сайфуллина Зубарзят Харисовна
DOCX
312
15

На пазлах изображены живые существа (кошка, собака, белка, лиса, верблюд, скворец, пчела, муравей, рыба, паук, черепаха), а на других-места их обитания. Нужно найти место обитания каждого живого существа и собрать пазлы. Когда все спариваются, нужно составить о них краткий рассказ (чем они питаются, где зимуют, как защищаются от врагов).

Предпросмотр

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара шәһәре тугызынчы номерлы “Миләшкәй” гомум үсеш төрендәгебалалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белемучреждениесе

Балаларга экологик тәрбия бирү буенча өстәл уены
«Нәрсә кайда яши?»

Автор: Сәйфуллина Зөбәрҗәт Харис кызы, югары категорияле тәрбияче

2023
КЕРЕШ СҮЗ
Автор:татар теленә өйрәтүче тәрбияче Сәйфуллина Зөбәрҗәт Харис кызы
Белем бирү учреждениесе: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара шәһәре тугызынчы номерлы “Миләшкәй” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Ресурс төре: экология буенча өстәл уены
Материалның исеме: балаларга экологик тәрбия бирү буенча «Нәрсә кайда яши?» өстәл уены
Төркем яше: 6-7 яшь
Максат:өстәл уеннары төрләре белән таныштыру; логик фикерләү сәләтләрен үстерү; сөйләм күнекмәләрен һәм игьтибарлылыкларын арттыру, кул чуклары күнекмәләрен ныгыту.
Бурычлар:
Җан ияләренең яшәү урыннарын билгеләү.Аларга карата миһербанлы караш, кызыксыну тәрбияләү. Балаларның кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр турында элек алган белемнәрен куллана белү сәләтен үстерү. Табигатьтә һәр җан иясенең яшәргә хокукы барлыгы турында балаларга җиткерү, аларның яшәү урыннары турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
Куллану буенча методик киңәшләр: балалар белән эшчәнлек вакытларында һәмрежим чорларында 6-7 яшьлек балалар өчен кулланыла.
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Экологик эчтәлекле дидактик уеннар аерым организмның һәм экосистемаларның бөтенлеген күрергә, табигатьнең һәр объектының уникальлеген аңларга, кешенең аңсыз тыкшынуы табигатькә кайтмас процессларны җәлеп итәргә мөмкин икәнлеген аңларга ярдәм итә.
Уеннар балаларга күп шатлык китерә һәм аларның һәрьяклы үсешенә ярдәм итә. Уеннар барышында әйләнә-тирә дөнья турында белемнәр формалаша, танып-белү мәнфәгатьләре, табигатькә мәхәббәт, аңа сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт, шулай ук табигатьтә экологик максатчан тәртип тәрбияләнә. Алар балаларның күзаллауларын киңәйтә, сенсор тәрбия бурычларын хәл итү өчен уңайлы шартлар тудыра. Уеннар балаларда күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык, омтылучанлык үсешенә ярдәм итә, аларда табигать объектларына карата кызыксыну уята. Дидактик уеннарда интеллектуаль осталык үсә: эшләрне планлаштыру, аларны вакыт буенча һәм уеннарда катнашучылар арасында бүлү, нәтиҗәләр бәяләү.
Өстәл уеннары вакытны күңелле уздыру чарасы гына түгел. Алар баланың хәтерен яхшыртырга, вак моториканы үстерергә, санарга, башка уку юнәлешләрен, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итә.

Өстәл уеннарын бик борынгы заманнарда ук уйнаганнар. Бүгенге компьютерлар заманынында да алар популярлыгын югалтмый. Кече яшьтәге балалардан алып, олылар өчен каралганнары да бар.
УЕН БАРЫШЫ
-Балалар минем яныма килегез, бер беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер беребезгә карап  елмаешыйк,үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик. Менә ниек  рәхәт булып китте
Балалар бүген безгә кунакка Куянкай килгән. Куянкай безгә бер тартма алып килгән. Әйдәгез, ачып карыйк. Монда хат та бар, укып карыйк әле.
Балалар, мин сезгә безнең дусларыбыз, җәнлекләр турында уен җибәрәм. Сезнең аларны уйнап каравыгызны  телим. Уенның исеме-«Нәрсә кайда яши?» дип атала.
Пазл итеп ясалган шакмакларда җан ияләре (песи, эт, тиен, төлке, дөя, сыерчык, бал корты, кырмыска, балык, үрмәкүч, ташбака), ә икенчеләрендә аларның яшәү урыннары сурәтләнгән. Һәрбер җан иясенең яшәү урынын табып, пазлларны җыярга кирәк. Барысында парлаштырып бетергәч, алар турында кыска хикәя төзеп сөйләргә кирәк (нәрсә белән  тукланалар, кайда кышлыйлар, дошманнардан ничек сакланалар).

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

  1. Салават күпере” журналы №9/2022 елмм

  2. Интернет челтәре

Өстәл уены “Нәрсә кайда яши?”

Уйный-уйный өйрәнәбез

8