Публикации воспитателей детских садов
О проекте

"Өзелгән яфраклар"

Загидуллина Эндже Абдулфартовна Загидуллина Эндже Абдулфартовна
DOCX
129
2

Уртанчылар төркеме балалары өчен танып белү шөгыле. Күзәтүләр һәм уен аша балаларга көзге матурлыкны күрә hәм саклый белергә өйрәтү отышлы. Һәр шөгыльдә балаларның сөйләм теле үстерелә,баетыла.

Предпросмотр

Тема: Коелган яфраклар.(Уртанчылар төркеме балалары өчен танып белү шөгыле)
Максат:көз турында алган белемнәрен камилләштерү.
Үстерү бурычы: сөйләм күнекмәләрен үстерү,сүзлек байлыкларын арттыру ел фасылының характерлы үзенчәлекләре белэн танышу.
Тәрбия бурычы: тирә-юндәге агачларның яфраклары турындагы күзаллауларын ныгыту, ягымлылык хисләрен тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: көзге матурлыкны күрә hәм саклый белергә, көнкүреш приборлары белән сак эшләргә кирәклеген аңлату, игътибарлы булырга өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше,социаль-коммуникатив үсеш,сәнгати-эстетик үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар:уен,әңгәмә,сораулар,табышмак,мактау.
Җиһазлау: пазло,ноутбук,сандык,бичура, кәрҗин белән җиләк-җимеш, ябыштыру өчен яфраклар,күзләр.
Сүзлек өстендә эш:бичура, газ, мич, сандык.
Алдан үткәрелгән эш: агач яфраклары белән танышу, саф һавада күзәтү,шигырьләр уку,табышмаклар чишү.
Эшчәнлекнең төзелеше:
I.Кереш өлеш.
Эмоциональ уңай халәт тудыру.
II.Төп өлеш.
1.Табышмак әйтү.
2.Көз билгеләре турында сөйләшү.
3.Сәрвәр әбигә кунакка бару.
4. «Күрсәт әле үскәнем» уены.
5.Яфраклар бизәү.(Мөстәкыйль эш)
III.Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы
I.Кереш өлеш .
1.Балаларны түгәрәккә утыртып пазло жыйдыру.
- Балалар нәрсәләр килеп чыкты?
-Яфраклар.
- Кайсы агач яфраклары болар?
- Каен,өрәңге.
- Каен яфрагының төсен әйтегез әле?(сары).
- Ә өрәңгенеке?(кишер сары).
- Балалар,карагыз әле.Бүген бакчабызга кунаклар килгэн.Аларны сәламлик. Исәнмесез!
-Безгә әле кояш та килгән. Ул гади генә түгел, ә тылсымлы.Кем ул тылсымлы, серле кояшны кулына алып матур сүзләр әйтеп, шул бала дөньядагы иң ягымлы, акыллы балага әйлэнә.Әйдәгез сынап карыйбыз.(кояш итеп ясалган шарны матур сүзләр әйтеп, кулдан-кулга йөртү); матурым, алмам, хөрмәм, акыллым, гүзәлем, җимешем, үскәнем, кояшым, сандугачым, былбылым.
II.Төп өлеш.
-Дөрес икән бит балалар, чыннан да без барыбыз да тәмле телле икәнбез. Ләкин соңгы вакытта күктәге кояш үзенең нурларын азрак сибә. Ни өчен икэн? Менә мин сезгә табышмак әйтәм.
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява
Җирләр дымлана,
Бу кайчак була?
- Көз.
-Әйе балалар.Көз икәнен каян белдегез? Нинди билгеләренәйтә аласыз?
-яфраклар саргайды.
-агачлар яфракларын койдылар.
-яшелчәләрөлгерде.
-ашлыкларҗыелды.
-кошларҗылы якларга киттеләр.
өннәр суынды.
өннәр кыскарды.
ңгырлар ешрак ява башлады.
-карлар төшкәли.
-урманнарда гөмбәләрүсте.
йе, шулай шул, әйдэәез минем янга килегез,рәсемнэрне карап алыйк. (ноутбуктан слайдлар карау).Сез дә көзнеңнәкъ шушы билгеләренәйттегез.Булдырдыгыз.Ә көз көне ничек киенергә кирәк?
-Җылы итеп, калын итеп.
йдәгезҗылы итеп киеник тә, бергәләп ялгыз яшәүче Сәрвәрәбинең хәлен белеп кайтыйк.Балалар башта нәрсә киябез?
-Носки (киенү имитациясеhәмhәрбер киемнеәйттерү).
-Кунакка барганда күчтәнәчсез барып булмый.Әбигэ нәрсә алырбыз икән?Әйдәгезҗиләк-җимеш алабыз.(кәрҗин беләнҗилимеш).Балалар,әбигә барырга ике юл бар.Уң якта озын юл,сул якта юл кыска. Миңа уң кулыгызны күтәреп күрсәтегез әле?(күтәрәләр).Ә хәзер сул кулыгызны күрсәтегез?Шулай булгач без озын юлдан барабызмы,кыска юлданмы?
- Кыска.
-Ниөчен?
-Чөнки, кыска юлдан барсак тизрәк барып житәбез.
йдәгез кузгалыйк.Менә килеп тәҗиттек.Әбине чакырыйк.
би,әбекәй.
-Никтерәби кренми.(Төчкергән тавыш. Сандык эченнэн бичура чыга.)
- Исэнмесез.
-Исэнмесез
-Без танымыйбыз ,кем син?
-Бичура мин. Сәрвәрәбинеңөен саклап торучы йорт иясе мин.
-Таныштык та, сандык эчендә нишли идең?
- Жылынырга кердем, чөнкиәбиемөйдә юк,мичкә ягучы юк.
- Балалар мичкә ни өчен ягалар?
-Суык булганда,өйнеҗылытырга.
- Мичкә нәрсә ягалар?
-Утын,газ ягалар.
йе балалар, көз килгәч, көннәр,төннәр суыткач, без мичкә ягып өйләребезнеҗылытабыз. Тик өлкәннәрдән башка бу эшне эшләргә ярамый.Газ плитэләренә тотынырга ярамый, шырпыга кагылырга ярамый.Шуклансаң нәрсә булырга мөмкин.
-Янгын чыгарга мөмкин.
-(Бичура)Ярый килдегез, мин боларны белми идем.Сандыктан чыгып мичкә ягарга уйлаган идем.
-Әйдэгәез,бергәләп уйнап алыйк.Бичура да җылыныр.
«Күрсәт әле үскәнем»
Курсэт әле үскәнем
Ничек җилләр исәләр?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай җилләр исәләр.
Күрсәтәлеүскәнем
Ничек кошлар очалар?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай кошлар очалар.
Күрсәтәлеүскәнем
Ничек яфрак коела?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай яфрак коела.
Күрсәтәлеүскәнем
Ничек яңгыр сибәли?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай яңгыр сибәли.
Би-ра: Рәхмәт балалар, җылынып та киттем.Сандыгымда җылыну өчен яфракларга төренеп яткан идем.
-Кая, нинди яфраклар? (Тәрбиячегә яфраклар бирэ).Әйдәгез балалар яфракларны күңеллеләндерәбез.Агачтан өзелеп төшкәч,күңелсезләнмәсеннәр.Алар күңелле булсын өчен нәрсәләр кирәк?
-Күз,авыз,борын.
- Ә кайда бу эшләрне башкарырбыз икән Бичура?
Би-ра: Кайгырмагыз җаен табарбыз.Әпсен –төпсен кирәклеәйберләр монда булсын.(өстәлдәге япманы ала).
( Яфракларга күз, авыз ябыштыру.)
-Бичура мин яфраклар турында шигырь белэм.Сөйләп күрсәтим әле.
Оча яфрак, уйный яфрак.
Һавалардаәйләнеп.
Бүген,бүген,бүген,бүген
Яфракларның бәйрәме!
Би-ра: Мин дә әбиемнән бер җыр отып алган идем.Мин дә сөйлим әле.
Сары,сары,сап-сары.
Агачның яфраклары.
Җил исә,ява яфрак
Көзнең матур чаклары.
-Яфраклар нинди матур булдылар.Бичура инде безгә кайтырга да вакыт.Күчтәнәчләрне сиңа калдырабыз.Әби белән бергә сыйланырсыз.Ә яфракларыбызны,без балалар,апаларга бүләк итик.Нәни кулларыбыз белән ясалган яфракларны чын йөрэктән кабул итегез.
III.Йомгаклау өлеше.
-Балаларбез бүген нинди яхшылык эшләдек?(Балаларның җаваплары)Иң ошаганы нәрсә булды?(санату) Бичура сиңа да рәхмәт, без кайтырга кузгалыйк.