Көз бәйрәме: Балалар өчен матур кичә
Көз бәйрәме — татар телен өйрәнүче балалар өчен көзге матурлыкка һәм халкымызның бай мәдәниятенә багышланган уникаль кичә. Бәйрәмдә балалар табигатькә, милли йолаларга һәм үзара дуслыкка багышланган җырлар һәм биюләр белән танышалар. Бу очрашу, әлбәттә, балаларны халкыбызның тарихы һәм традицияләре белән яңарту өчен менә дигән мөмкинлек.
Кичә, залга бизәлгән төсле яфраклар белән, нигездә, көзнең матур күренешләрен чагылдырып, балаларның күңелләрендә җылы хисләр тудырырга ярдәм итә. Алып баручысы балаларга матур шигырьләр укытып, шаян уеннар уйнатып, һәркемнең кәефен күтәрә. Монда балалар җилнең яфракларны биетеп ничек килише турында да беләләр. Мул уңыш һәм көзнең тынычлыгы хакында җырлар да яңгырый.
Көз бойлы, зефирлы сары яфраклар — тамаша, һәм шулай ук каләм артына калдырган истәлекләр белән хәтердә кала. Бу кичә барыбызны да авыл тормышының, көзге гүзәллекнең кызыклы мизгелләре белән таныштырырга мөмкинлек бирә. Кем белә, бәлкем, балалар бу очрашу замандашларының бу язмаларын киләчәктә дә искә алырлар.
Көз бәйрәме — бу кышка хәзерлек, көзге муллык, табигатьнең матурлыгы һәм күзәтүләр белән байый торган вакытта үткәрелә. Исегездә тотыгыз, бу — сезнең өчен күңелле мизгелләр һәм яңа дуслыклар өчен рухландыручы чара! Сезнең сәламәт, шатлыклы мизгелләр үткәрү өчен көтеп калабыз.
Көз бәйрәме
(татар телен өйрәнүче балалар өчен бәйрәм кичәсе)
Максатлар:
Туган җиребезгә мәхәббәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам, эш сөючәнлек хисе тәрбияләү.
Балаларда җыр биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү.
Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.
(Зал төсле яфраклар белән бәйрәмчә бизәлгән. Салмак көй астында алып баручы белән балалар залга узалар).
Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле тәрбиячеләр, кадерле балалар! Без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җите.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балала күптән көтте.
(Залга бөтерелеп Җил керә)
Җил: Мин Җил! Сезнең янга очып кына килеп җиттем! Әйдәгез, дускайларым – яфраклар биергә, биергә! Бүген яфракларның бәйрәме! Әйдәгез, күңеллерәк, җиңелерәк, югарыга, өскәрәк. Минем эшем күп, мин күршедәге паркта агачлардан агачлардан соңгы яфраларны биетергә ашыгам. Мин, очтым, очтым...
(Күмәк рәвештә яфраклар биюе башкарыла).
(залга килеп баручы Болыт Җилне эләктереп ала)
Болыт: Менә хәзер биеп карагыз әле! Мин Сезне чылатып бетерәм! Ха-ха-ха! Бәйрәм имеш, көз килә, имеш! Килми генә торыгыз әле! Биеми генә торыгыз әле! Юк сезгә бәйрәм! Мине чакырмаган булып!
Алып баручы: Тукта, тукта, Болыт! Без бит дус идек әле! Бозма инде бәйрәмне! Балаларның кәефләрен төшермә! Үтенәм синнән! Бүген Җил яфракларга бию өйрәтә. Соңгы биюләре, юешләнгәч алар бии алмыйлар. Әй, дустым Җил! Син кайларда? Балалар бергә чакырыйк әле!
Бергә: Җил! Җил! Кил әле!
Болыт: Мин җилдән курыкмыйм, мин инде мендәр хәтле, менә хәзер өй хәтле булам, үсәм, үсәм, үсәм...
(Җил керә, Болытны куа, балалар да булышалар- өрәләр, Болыт елап чыгып китә).
Алып баручы: тукта инде, безнең балалар сина матур җыр бүләк итәргә телиләр, әйдәгез әле, тыңлап китик.
(Күмәк җыр башкарыла “Көз, көз әйт әле!)
Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы-суык көннәр бар.
Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Кәрзинемдә сары, кызыл,
Алтын, матур төсләр бар.
(Залга Карачкы керә)
Алып Баручы: Исәнмесез! Сез кем буласыз? Бу нинди кыяфәт? Сез кая клгәнегезне беләсезме? Үзегез бик таныш та кебек, таныш түгел дә...
Карачкы: Минем исемем-Карачкы. Мин бакчаларда уңыш сагында торам. Ә минем кыяфәтемә гаҗәпләнмәгез. Миңа шулай киенү бик ошый. Бездә, карачкыларда –бу иң модный кием! Сезгә ошыймы минем киемнәрем? Кайвакытта миңа я эшләпә бүләк итеп китәләр, я кәчтүм. Мин бигрәк тә бабайлардан калган плащларны, я әбиләрдән калган халатларны бик сөенеп киям. Менә бит ничек килешә! (күрсәтә). Мин бик арыйм ялгызлыктан. Сезнең белән бәйрәм итәргә мөмкин булмас микән?
Алып баручы: Рәхмәт, Карачкы!
Карачкы: Ә мин, нәни дусларым, буш кул белән килмәдем бит! Кесәләрем тулы табышмак! Әйдәле, тыңлап карагыз әле:
Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште. (Алма)
Җир астында җиз бүкән,
Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)
Кат-кат тунлы,
Карыш буйлы. (кәбестә)
Җир астында җирән ат,
Аның тиресе җиде кат.
Суярсың да еларсың. (суган)
Алып баручы: Рәхмәт сиңа, Карачкы. Без сиңа шундый шәп табышмаклар өчен үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтәбез.
(Зурлар төркеменә йөрүче балалар шигырьләр сөйли).
(Зурлар төркеме)
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә. (Мәликә)
Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри. (Әминә)
Җирдә сары яфрак-
Көз килүнең билгесе.
Сары яфрак-көз чибәрнең
Төшеп калган көзгесе. (Илина)
Саргая таллар, усаклар
Алмагачлар һәм каен.
Көннән-көнгә арта бара
Җир өстендәге алтын. (Әмир)
Көннәр инде салкынайды,
Кышлар бераз якынайды.
Тирә-юнь гел сары төстә
Әллә соң бу алтн аймы? (Ралиф)
Сары, сары, сап-сары,
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак
Көзнең матур чаклары. (Рияна)
Көннәр суынды,
Яфраклар сулды.
Көз җиттеме әллә-
Кошлар юк булды.
Кыйблага таба
Торналар оча.
Тауларны кара-
Болытлар коча.
Нинди салкын көз,
Тышта күңелсез!
Ничек яшәрбез
Чәчәксез, гөлсез?
(Наилә)
Җыр. “Бар матур бакча”
Алып баручы: Рәхмәт сиңа Карачкы! Киләсе елның мул уңышын да бергәләп каршыларга язсын!
Карачкы: Саубулыгыз, балалар! Киләсе очрашуларга кадәр!
Алып баручы: Көз безгә үзенең алтын, сары яфраклары, мул уңышлары белән килде! Шул ук вакытта яңгырлар да ява, көннәр дә кыскара, кошлар җылы якка китәләр. Табигать тынып кала. Әйәгез әле, уртанчылар төркеменә йөрүче балаларга сүз бирик.
(Уртанчылар төркеме)
Тәрбияче: Йә ,әйтегез, сөйләгез
Ничек килә безгә көз?
Беренче бала: Кошлар инде җырламый,
Чикерткәләр чыңламый,
Чебен – черки безләми,
Бал корты бал эзләми.(Зарина)
Икенче бала: Күбәләкләр очмыйлар,
Чәчәкләрне кочмыйлар.
Йөк ташымый кырмыска,
Көннәр инде кырыс та. (Миляуша)
Өченче бала: Йоклады бик күп җанвар,
Кырлар буш, тулы амбар.
Балыклар да тындылар,
Су төбенә чумдылар.(Рамир)
Дүртенче бала: Агачлар — ялангачлар
Җилләрдә чайкалалар.
Тик безгә күңелле көз,
Без бакчага йөрибез.(Лиана)
Карагыз, кара
Алтын көз килгән.
Иң матур сары
Күлмәген кигән. (Лилия)
Бүген бездә матур бәйрәм,
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал. (Диляра)
Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз. (Рәзил)
(Уен уйнала )
Алып баручы: Ә хәзер сүзне мәктәпкә хәзерлек төркеменә бирик.
(Шигырьләр укыла).
(Мәктәпкә хәзерлек төркеме)
Сиздермичә җылы җәйге көннәр
Тиз-тиз генә үтеп киттеләр.
Алтын көз дә килеп җитте инде,
Кошлар җылы якка киттеләр.
Урман тыныч, керпе генә кайчак
Уңга-сулга үтеп киткәли.
Ул тырышып кышка хәзерләнә,
Таба гөмбәләрнең кипкәнен. (Диана)
Таза, матур куак-агачлардан
Яфраклар җиргә коела.
Сары, кызыл, яшел яфраклардан
Келәм җәйгән кебек тоела.
Коелышкан яфраклар җирне
Җылытканнар, каплап алганнар.
Хәзер көннәр бигрәк кыскарганнар,
Көздән кышка таба баралар. (Әминә)
Мин-Көз кызы, киләм Сезгә,
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим,
Кем очраса юлымда. (Камилла)
Бик күңелле урамда
Алтын-сары бар дөнья.
Җил яфраклар биетә.
Көз шатлана, туй итә. (Алина)
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җирдә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән. (Данис)
Алтын көз килде безгә
Сары яфраклар җирдә.
Яңгыр ява тып-тып-тып, Бөтен җирне чылатып. (Айназ)
Күктә көзге яфраклар
Әйлән-бәйлән уйныйлар.
Очып арыгач, җиргә ятып
Җилгә кушылып җырлыйлар. (Денис)
Җылы якларга, кошлар да китә,
Көз агачларны сап-сары итә.
Алар коела җил искән саен,
Җилферди җилдә сап-сары каен. (Аиша)
Алтын, сары яфраклар
Җиргә түшәлгән...
Алтын, сары яфракларга
Нурлар өстәлгән. (Оля)
Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар.
Кәбестә, кишер, суган,
Алтын көз безнең уңган. (Дамир)
Сары яфраклар белән
Бөтен бакча тулган.
Кояш та елмаймый
Белмим, нәрсә булган?! (Азат)
Бөтен җирдә яфраклар
Алтынланып яналар.
Тирә-якка тәмле исләр
Тараталар алмалар. (Слава)
Алып баручы: Менә нинди ул көз көне! Әйдәгез экранда туган ягыбызда көз күренешләрен карыйк.
Алып баручы: Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Шуның белән бәйрәмебез ахырына якынлашты. Киләсе очрашуларга кадәр. Саубулыгыз.