Алсу кунакка килгән – Открытое занятие дошкольников
Данное занятие предназначено для дошкольников и представляет собой увлекательный процесс обучения через игру и общение. Воспитатель Г.Р. Хөснетдинова разработала тренировочную программу, которая включает в себя повторение геометрических фигур и развитие навыков сравнения по цвету, форме и размеру. Занятие помогает детям реализовать базовые понятия, такие как «день», «ночь», «утро» и «вечер», а также учит их делиться и быть внимательными друг к другу.
В процессе занятия дети собираются в круге, формируя удобную атмосферу для общения. Воспитатель вносит куклу Алсу, как символ дружбы и веселья, и здоровается с детьми. Это создает эффект реального взаимодействия и помогает настроить детей на позитивное восприятие занятия. Дети активизируются, обсуждая, как выглядит и что чувствует их новый друг – кукла Алсу.
Первая часть занятия ориентирована на формирование представления о времени суток, где воспитатель показывает иллюстрации и задает вопросы о том, когда и что они делают в детском саду. Это не только развивает у детей критическое мышление, но и помогает установить связь между теоретическими знаниями и практическими ситуациями из их повседневной жизни.
Следующие задания связаны с геометрическими фигурами, где малыши учатся различать и называть формы, а также сравнивать их между собой. Например, воспитатель просит детей передать друг другу фигуры определенного цвета и формы. Это задание становится интересной игрой, где каждый ребенок активно участвует и закрепляет полученные знания.
Заключительная часть включает в себя обсуждение профессий, где дети разгадывают, кто является кем, рассматривая специально подобранные костюмы. Воспитатель поощряет их делиться своими мыслями и задавать вопросы, что способствует их социальной активности и формированию уверенности в себе.
Цель занятия не только в обучении, но и в формировании дружеских отношений среди детей, что является важным аспектом в дошкольном образовании. Таким образом, занятие «Алсу кунакка килгән» становится уникальной возможностью для развития коммуникационных и социальных навыков у детей в атмосфере игры и знания.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗӘЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
“ГОМУМИ ҮСЕШ ТӨРЕНДӘГЕ “АЛТЫНЧӘЧ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”
МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“Алсу кунакка килгән”
(икенчекечкенәләртөркемендәтәрбиячеләрөченачыкшөгыль)
Тәрбияче:
Хөснетдинова Г.Р.
2015г.
Максат:
- балалар белән геометрик фигураларны кабатлау, аларны төсе, формасы һәм зурлыгы ягыннан аера белергә, чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү;
-«көн» , «төн», «иртә», «кич» , күп, аз, озын кыска төшенчәләрен аңлый алуларына, сөйләмдә куллана алуларына ирешү;
- һөнәрләр буенча булган белемнәрен барлау, кайсы һөнәр иясе нәрсәләр эшләгәнен ачыклау;
-балаларда бер-берсенә карата игътибарлылык хисе тәрбияләү, бер-берсен тыңлый белүләренә ирешү, дусларга һәрвакыт булышырга кирәклеген төшендерү.
Җиһазлау: курчак Алсу, тәүлек вакыты сүрәтләнгән рәсемнәр, геометрик фигуралар, һөнәр ияләре киемнәре, аларга туры килгән предметлар.
Балалар ярым түгәрәк булып утыралар.
-Балалар, бүгенге безнең шөгылебезгә кунаклар килде, әйдәгез әле кунаклар белән исәнләшик. Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаябыз, хәлләрне сорыйбыз.
Аудиоязма кулланыла: « Исәнмесез, балалар».
-Балалар, без бүген күп сөйләшәчәкбез,әйдәгез әле телләрне ял иттереп алыйк. (Артикуляцион гинастика ясау.)( “Рыбки”, “Конфет ашау”, “Сәгать”)
Ишек шакыйлар.
-Балалар, кем килгән икән? Барып карыйм әле.( тәрбияче курчак алып керә)
- Балалар, карагызәлебезгәкунаккаАлсуисемлекурчак килгән.Нишләптераныңкәефеюк.Нәрсәбулдыикән? (Курчакнытыңлау.)
- Балалар, Алсуга биремнәрбиргәннәр, ә улаларнычишәалмыйикән, безнеңбулышуыбызнысорый, булышабызмыАлсуга? (балаларның җаваплары). (Әйе, булышабыз)
Беренче бирем «Иртә, көндез,кич һәм төн» (рәсемнәр буенча әңгәмә)
Балалар карагыз әле, Алсуның кулында рәсемнәр. Ул кечкенә булгач, бакчага кайчан киләбез, кайчан кайтып китәбез, белми. Әйтегез әле, без бакчага кайчан киләбез?
-Бакчага иртән киләбез.
-Әйе балалар , без бакчага иртән киләбез. Ә кайчан рәсем ясыйбыз, ашыйбыз, уйныйбыз?
- Көндез.
-Дөрес балалар, ә кайчан өйгә кайтабыз?
-Кич белән.
-Рәхмәт балалар. Алсуның күңеле булды, ул сезгә рәхмәт әйтә.
Икенче бирем « Геометрик фигуралар».
Геометрик фигураларны атау, төсләрен әйтү, бүтән фигуралар белән чагыштыру.
Балалар карагыз әле, өстәлдә геометрик фигуралар бирелгән. Хәзер шуларны сайлап алырга туры киләчәк.
-Азим, миңа кызыл түгәрәкне алып бир әле.
-Алсу, миңа зәңгәр квадратны алып бир әле.
Артур, бу ике фигура бертөрлеме?
(шул рәвешле һәр фигура карала, аларның зурлыклары, төсләре, формалары чагыштырыла. Бертөрле, төрле-төрле дигән төшенчәләргә бәя бирелә)
Өченче бирем « Эмоцияләрне билгеләү».
Рәсемнәргә карап эмоцияләрне билгеләү, балаларның үзләренә дә эмоцияләрне күрсәтергә кушу.
Балалар, менә бу фигураларга карагыз әле. Алар нинди кәефле икән?
-Бу нәрсә?
-Бу кызыл түгәрәк.
-Аның кәефе нинди?
-Ул кәефсез. Ул елый. Аны ачуланганнар.
(һәр фигураны карап, нинди кәеф белдергәнен ачыклау)
Ял итү «Шалкан тарту».(Аудиозма ярдәме белән.)
Дүртенче бирем «Бу нинди һөнәр?»
Доктор, парикмахер, сатучы булып киенгән балаларны киемнәренә карап, һөнәр исемнәрен дөрес билгеләү.
-Балалар, Алсу сезне бик мактый, ләкин аның биремнәре тагын бар икән. Ул кайсы һөнәр иясенә нәрсә кирәген белмим, ди. Менә безнең балаларыбыз төрле һөнәр ияләре булып киенгәннәр. Карагыз әле, бу кем?
-Бу сатучы.
Сатучы кайда эшли?
-Сатучы кибеттә сата.
-Ул нәрсәләр сата?
-Ул ипиләр, яшелчәләр, конфетлар сата.
(һәр һөнәр иясе турында сөйләшү)
Балалар, әйдәгез уйнап алыйк әле.
Бишенче бирем « Дөрес әйт».
Өстәлдәге доктор, парикмахер һәм сатучы һөнәрләренә туры килгән предметларны дөрес аерып алу.
-Балалар, әйдәгез әле, Алсуга булышыйк әле. Менә бу предметлар арасыннан кайсылары врач һөнәренә туры килә?
(һәр һөнәргә туры килгән предметларны аерып алу)
-Балалар, карагыз әле без Алсуга биремнәрне үтәргә булышкач, кәефе күтәрелде. Алсу безгә рәхмәт әйтә, балалар. Алсуга хәзер китәргә кирәк инде.
КурчакАлсуныалып кую.
Йомгаклау.
-Балалар, без бүген кемгә булыштык?(балаларның җаваплары)
-Нинди биремнәр үтәдек?(балаларның җаваплары)
-Сезгә шөгыль ошадымы?(балаларның җаваплары)
Балалар, Алсуга булыштык, рәхмәт сезгә. Шөгылебез шуның белән тәмам. Сау булыгыз.