Сюжетная игра 'Выбор овощей для домашних кроликов'
В данном документе представлена подробная информация о занятии, проведенном в группе средних детей (4-5 лет) детского сада 'Тирәккәй'. Темой этого занятия является 'Выбор овощей для домашних кроликов', где воспитатель Зиля Арсентиевна направила детей на изучение профессии продавца через сюжетно-ролевую игру. Занятие направлено на формирование интереса у детей к различным профессиям, в частности к профессии продавца.
Основной целью занятия является создание условий для появления интереса к роли продавца через активное участие в игре. Дети не только учатся взаимодействовать в процессе игры, но и получают возможность расширить свои знания о различных овощах и способах их выбора. В ходе игры дети выполняли разные роли, такие как фермер, бизнесмен и водитель грузовика, что способствовало развитию их коммуникативных навыков и воображения.
В процессе занятия дети знакомились с концепцией покупки и продажи овощей, обсуждали потребности домашних кроликов и как правильно их обеспечить, а также укрепляли свои знания о названиях и свойствах различных овощей. Все эти аспекты способствовали формированию у детей навыков социальной ответственности, внимательности и терпения при взаимодействии с другими участниками игры.
Кроме того, занятия стимулировали детей к творческому решению задач, разработке ролевых диалогов и развитию навыков работы в команде. Итог занятия позволил не только закрепить полученные знания, но и видимо порадовать кроликов, о которых заботились дети. В конце занятия воспитатель поблагодарила детей за участия и подвела итоги, акцентируя важность каждой роли, которую они исполнили в ходе урока.
Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең
“Тирәккәй” 58 нче балаларның танып белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Уртанчылар төркемендә (4-5 яшь) №1
сюжетлы-рольлы уен конспекты
“Йорт куяннарына яшелчәләр сайлыйбыз”
Тәрбияче:
Мирзаянова З.А.
Яр Чаллы,
2017 ел
Тема: “Йорт куяннарына яшелчәләр сайлыйбыз” .
Максат: сюжетлы- рольле уен аша сатучы һөнәренә карата кызыксыну уяту.
Бурычлар:
-балаларның сатучы һөнәре турындагы белемнәрен баету;
-яшелчә атамаларын ныгыту;
-рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау;
-сатып алучыларга ярдәм итәргә теләк булдыру, игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру;
-кибет өчен кирәкле булган атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга,шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү;
-бердәм, дус, тату уйнауларына ирешү;
-уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.
Катнашучылар: кибет директоры- бизнесмен, фермер, сатучы, машина йөртүче ( йөк ташучы).
Алдан башкарылган эш: балаларны кибеттә ниләр күрүләре турында сораштыру; сатучы, кассир, директор, фермер һөнәрләре турында әңгәмәләр уздыру; сатучы булып эшләүче әниләр белән очрашу оештыру; сюжетлы иллюстрацияләр карау “Кибет”, “Фермер”;
Җиһазлар: үлчәү, касса, акча, сумкалар, акча янчыклары, бәя язылган кәгазьләр, товар, товар ташу өчен машина, чек, печать, папка.
Уен барышы:
Тәрбияче балалар белән музыка залына керә.
Тәрбияче: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Балалар: Исәнмесез! Хәерле иртә!
Тәрбияче: Минем исемем Зилә Арсентиевна. Мин уртанчылар татар төркемендә эшлим. Безнең төркем балалары төрле-төрле сюжетлы-рольле уеннар уйнарга яраталар. Бүген без сезгә “Йорт куяннарына яшелчәләр сайлыйбыз” уенын күрсәтергә булдык.
( Тәрбияченең телефоны шалтырый)
- Балалар, миңа кемдер шалтырата.
Исәнмесез. Әйе, мин - Зилә Арсентиевна. Безнең кибеттә яшелчәләр бик күп төрле. Килегез!
Балалар, миңа йорт куяннары үстерә торган бер фермер шалтыратты, аның куяннарына яшелчәләр кирәк. Тиздән ул килеп җитәчәк. (Фермер алдан әзерләнгән)
Балалар, безгә бик яхшы бизнесмен, сатучы, йөк ташучы кирәк.
(Тәрбияче кемнең нинди роль башкарырга теләгәнен сорый. Бизнесменга костюм кигезә һәм папка тоттыра. )
Проектор кушалар, анда йөк ташучы машина бара. Фермер кибеткә керә.
Фермер: Исәнме, хәерле иртә.Син кем?
Бизнесмен: Исәнме, хәерле иртә. Мин, Кәрим, бизнесмен. Ә син кем?
Фермер: Мин, Амирхан, фермер. Мин бик күп итеп йорт куяннары үстерәм. Хәлләрең ничек?
Бизнесмен: Әйбәт, рәхмәт. Синең хәлләрең ничек?
Фермер: Әйбәт, рәхмәт.
Бизнесмен: (йөк ташучы янына барып). Исәнме, син кем?
Йөк ташучы: Исәнме, мин йөк ташучы, шофер.
Бизнесмен: Нәрсә кирәк?
Фермер: Куяннарга ашатырга яшелчәләр кирәк. Сездә бармы?
Бизнесмен: Бар. Әйдә мин сезне сатучылар янына алып барам. Алар сезгә ярдәм итәр.
Фермер: Исәнме, хәерле көн!
Сатучы: Исәнме, хәерле көн! Хәлләрең ничек?
Фермер: Әйбәт, рәхмәт.
Сатучы: Сиңа нәрсә кирәк?
Фермер: Миңа кәбестә кирәк.
Сатучы: Нинди кәбестә кирәк?
Фермер. Миңа зур, түгәрәк, яшел, бик тәмле кәбестә кирәк.
Сатучы:Ничә кәбестә?
Фермер: Биш кәбестә.
Сатучы: 1,2,3,4,5 кәбестә.
Фермер: Рәхмәт.
Сатучы: Тагын нәрсә кирәк?
Фермер: Зур, озын, кызгылт- сары кишер кирәк.
Сатучы: Ничә кишер кирәк?
Фермер: Өч кишер.
Сатучы: 1,2,3 .Мә өч зур, чиста, озын, кызгылт-сары кишер.
Фермер. Рәхмәт.
Фермер: Мин 5 кәбестә, 3 кишер алдым. Ничә сум ?
Сатучы:Ун сум
Фермер: Мә, 10 сум.
Сатучы: Рәхмәт, мә, чек. Югалтма! Директордан печать куйдырып чык.
Фермер: Рәхмәт, саубулыгыз.
Сатучы: Рәхмәт, тагын килегез!
Фермер. (йөк ташучыны чакыра): Айнур, кил әле. Мә, чек. Директорга кереп печать куйдыр.
Йөк ташучы: Ярар, Амирхан.
Йөк ташучы: Кәрим, документка печать куй әле.
Бизнесмен: Ярар. (печать суга)
Йөк ташучы: Рәхмәт, Кәрим. Сау бул!
Бизнесмен: Саубул, Айнур, тагын кил!
Фермер: Айнур, яшелчәләрне машинага санап төя яме.
Йөк ташучы: Ярар. 1,2,3,4,5 кәбестә, 1,2,3 кишер.
Тәрбияче: Балалар, уен өчен бик зур рәхмәт. Сез үз рольләрегезне бик яхшы башкардыгыз. Бүген йорт куяннары рәхәтләнеп сыйлана инде.