Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Милли тәрбия бирү: балалар бакчасында традицияләрне саклау һәм үстерү

Милли тәрбия бирү: балалар бакчасында традицияләрне саклау һәм үстерү

Валиева Гульшат Асхатовна
Валиева Гульшат Асхатовна
DOCX
245
8

Документ описывает деятельность детского сада "Акчэчэк", который нацелен на воспитание патриотизма и уважения к культуре и традициям родного края. Воспитание в духе уважения к народной культуре и самобытности становится неотъемлемой частью программы. Важная роль отводится формированию у детей понимания и гордости за свою землю, историю и традиции, начиная с раннего возраста. Мы стремимся подготовить новое поколение, которое будет ценить и знать свою культуру.

Детский сад организует различные мероприятия, посвященные национальным праздникам и традициям. Воспитанники принимают участие в праздниках "Сөмбелә" и "Нәүрүз", где они могут одеваться в национальные костюмы, учиться традиционным играм и песням. Это развивает у них чувство коллективизма и дает возможность узнать о своих корнях через активное участие в культурной жизни.

Также в нашем детском саду создано множество уголков, посвященных истории и культуре нашего региона. Здесь ребята могут ознакомиться с символикой Татарстана, историческими памятниками, а также получить важные знания о народах, населяющих Идел. Это помогает детям глубже понять многообразие культур, которые существуют рядом с ними, и развивает уважение к другим народам.

Занятия в детском саду проходят в форме игровых, музыкальных и творческих действий, что способствует яркому и радостному восприятию информации. Мы используем татарские народные сказки, песни и игры, чтобы пробудить интерес и уважение к своему языку и культуре. Это создает благоприятную атмосферу для обучения и развития личных качеств детей, формируя в них гуманное отношение к своему народу и культуре.

Общение с пожилыми людьми также играет важную роль в воспитательном процессе. На мероприятия приглашены бабушки и дедушки, которые делятся со учениками своими знаниями о национальных обычаях и традициях. Это обогащает воспитанников и помогает им понять значимость передачи опыта от поколения к поколению. Мы уверены, что благодаря такой воспитательной работы, мы сможем вырастить детей, способных уважать и ценить свою историю.

Предпросмотр

сурБез яшәгән заман- тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Заманнан артка калмас өчен мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар сорала.
Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика,авыл, шәһәр тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.   Һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Безнең «Акчэчэк» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:
-балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;
-халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;
-әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;
-туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
-төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;
-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;
-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.
Безнең балалар бакчасында балаларны милли региональ компонентлар белән таныштыру өчен уңай шартлар тудырылган. Төркемнәрдә милли почмакларыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласыннар өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек.Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, туган авылыбыз, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре.  Шулай ук Идел буе халыклары: мари, чуаш, удмурт, татар, рус, мордва, башкорт  киемле курчаклар, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар,  татар халык әкиятләре, уеннары, балалар матур әдәбияте, аудио һәм видеоязмалар, татарча мультфильмнар бар.
Ел әйләнәсе шөгыльләрдә һәм шөгыльдән тыш вакытларда балалар белән эшчәнлек татар халык уеннары, табышмаклар, бишек җырлары, җырлы - биюләр белән үрелеп бара. . Балалар белән ял вакытларында кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, көйләп курчаклар йоклатабыз, төрле чәбәкәй уеннары уйныйбыз, санамышлар, тизәйткечләр, бармак уеннары өйрәнәбез. Рәсем ясау, әвәләү эшчәнлекләрендә милли җырлар тыңлап, алган хисләребезне рәсемдә чагылдырабыз, милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне кисеп ябыштырып эшлибез, түбәтәй, калфак , алъяпкыч, читекләр бизибез. Бу эшләрне балалар аеруча яратып башкаралар.
Без балаларны тәрбияләүдә режим вакытында бик еш әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннарны да киң кулланабыз(мэсэлэн: “Чума Урдэкчума каз; Габдулла; Кэрия-зэкэрия:Тубэтэй;, татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырабыз. Көз көне балалар белән татар халкының яраткан бәйрәме – “Сөмбелә” бәйрәмен, ә яз көне бакчадагы барлык балалар белән бергәләп “Нәүрүз” бәйрәмен уздырдык. Балалар бу бәйрәмдә татар милли киемнәрен киеп төрле уеннар уйнадылар. Мәсәлән, “Капкалы”,   “Күрсәт әле, үскәнем.”, “Кәрия-Зәкәрия”. Төрле бәйрәмнәр уздырганда балалар белән татарча җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, әти-әниләр алдында матур итеп чыгыш ясарга тырышабыз. Шулай ук татар халкының борынгы йолаларыннан “Аулак өй”, “Сөмбелә”, “Каз өмәсе”, “Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” кебек күңел ачу кичәләрен балалар белән бергәләп үткәрдек. Бу кичәләргә кунак итеп әби-бабаларыбызны чакырабыз, алар белән татар халык уеннарын уйнадык: ”Йөзек салыш”, , “Чүлмәк сатыш”, “Ачык авыз” һ.б. Бу бәйрәмнәрне үткәргәндә балалар бик күп шигырьләр, җырлар, мәкаль-әйтемнәр, такмаклар өйрәнәләр.
МТарихны белү – ул үткән тормыш кына түгел, ә бүгенгесе дә. Үз милләтебезне генә түгел, ә милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцыбын үзләштергәндә генә, бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә без яңа буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы, милләтенә, халкына хөрмәт белән карый торган кешеләр үсүен күрербез.  
Фант җыешлы һәм җәза бирешле уен. ”Түбәтәй”.
Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,
Бик ераклардан кунакка килгәнсең
Эшкә батыр, төскә матур икәнсең,
Тирә-якны шаккатырам дигәнсең.
Түп, түп түгәрәкле түбәтәй (2 т-р)
Түбәтәем чигүле дә укалы.
Түбәтәем менә кемдә туктады.
Уен барышы.
Балалар түгәрәккә тезелеп басалар, җыр башлангач түбәтәйне кулдан кулга җибәрәләр. Җыр тәмамланганда түбәтәй кемдә кала шуңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.
Җырлы уен. “Күз бәйләш”.
Булат дустым,ныклап уйла Алдыңда кем торганын; Ялгышмыйча әйтеп кара Исеме кем булганын.


Уен барышы.
Уенга катнашучыларның берсенең күзе бәйләнә. Күзе бәйләнгән баланы уртага бастырып аңа җыр җырлыйлар. Җырдан соң бала үзенең уйлаган бала исемен әйтә. Әгәр дөрес әйтсә шул баланың күзен бәйлиләр. Дөрес әйтмәсә, яңа җыр башлап белгәнче балаларны алмаштыра баралар.


имволлары,
әтләнгән альбомнар, Татарстанда яшәүче . Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, туган шәһәребез, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре, Татарстан республикасындагы шәһәрләр, ул шәһәрләрдә нәрсә җитештерелүе турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук Идел буе халыклары: мари, чуаш, мордва, башкорт, аларның киемнәре, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар, Татарстанда яшәүче