Г.Тукайның иҗаты: «И сабыйлар! Эшләгез сез...»
Доброго времени суток, дорогие читатели! Рады представить вам уникальный материал, посвященный бескорыстной любви татарского народа к своему великому поэту Габдулле Тукаю. Эта работа охватывает различные аспекты его творчества и предлагает интересные методы преподавания для детей в возрасте 6-7 лет.
Первая часть документа включает в себя содержание занятия, цель которого - углубление знаний о Тукае, развитие уважения и интереса к его произведениям. Учителя могут использовать загадки, стихи и сказки для того, чтобы пробудить у детей любопытство к родному языку и культуре.
Во второй части представлен план урока, который включает в себя активные игры и аукционы, где дети могут выбрать между различными наградами и призами. Такой подход к обучению позволяет сделать его более увлекательным и интересным, а также развивает критическое мышление у детей, побуждая их к размышлениям.
Кроме того, в документе рассматриваются ключевые элементы методики: работа с вокабуляром, рисование и создание различных предметов, что способствует выходу за рамки традиционного обучения. Учителя могут учить детей говорить о своих чувствах и переживаниях, делиться мыслями о прочитанных произведениях.
В заключение, наш материал вдохновляет на создание увлекательных и образовательных занятий, прививая любовь к татарскому литературному наследию. Габдулла Тукай - это не просто поэт, но и учитель, который помогает детям стать лучше, открывая им безграничный мир творчества.
Тема: “ И сабыйлар! Эшләгез сез...” 6-7 яшь
Максат: татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турында белемнәрен киңәйтуне дәвам иттеру. Г.Тукай иҗатына хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләу. Табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр аша кузаллау, фикерләу, акыл сәләтен устеру.
Сузлек өстендә эш: “аукцион” ,“фасыл” ,“мөлкәт”
Эшчәнлек барышы
1. 1.Тәрбияче балалар белән исәнләшә:
-Исәнмесез, балалар!
-Исәнмесез, саумысыз!
-Хәерле иртә балалар!Имин үтсен конегез. Каефләрегез ничек соң?
-Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, анам телен өйрәнергә килдек. (Тәрбиәче нәниләргә рәхмәт әйтә, алар урыннарына утыралар, ә аннары ул аларга “Туган тел” шигерен укый.)
-Балалар, әйтегез әле, туган тел турында шушындый матур шигырьне кем язган?
-Ә менә бу кем портреты?
2. Балалар, ә сез Г. Тукайның Арча Районының Кушлавыч авылында туганын беләсезме? Тукай кечкенәдән ятим әти-әнисез калган, чит кешеләр кулында ачлы-туклы яшәгән, бик күп михнәтләр, аврлыклар күргән.
Сөеле шагыйребезнең шигырьләрен яшь чакта бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер безөйрәнәбез. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Бүген без, балалар Г.Тукайның иҗаты турында тагын да тулырак итеп сөйләрбез. Ә дәресне башкачарак, аукционда катнашучылар булып уздырырбыз.
-Нәрсә ул аукцион? (Сату).
-Әйе, берәр мөлкәтне яки товарны халык алдында артыграк бәя бирүчегә сату.
2.1.( Бүлмәгә “Кәҗә” белән “Сарык” керә)
Кәҗә: Микикики! Микикики! Без кая килеп чыктык соң?
Сарык:Бу урман да түгел, кышкы салкын да сизелми. Нишләптер балалар да җыелган. Без кайда соң?
Бала. Бу “Җемелдәвек” балалар бакчасы.
Кәҗә:Шулаймыни?! Сарык абзый, бәлки, без дә монда калырбыз? Миңа бик тә ошап китте бу бакчада.
Сарык:Ярар, мин риза. Ә балалар нәрсә әйтерләр?
Балалар:Калыгыз, кал, рәхим итегез.
2.Тәрбияче:Балалар, хөрмәтле кунаклар, безнең бүлмәдә аукцион үтәчәк. Хәзер иң элек аның таләпләре белән танышып үтик:
а) аукционда игътибарлы булырга; б) дөрес, төгәл җавап бирергә; в) тыңап торырга, иптәшләргә комачауламаска;
-Аукционны башлыйбыз. Буләкләр, призлар менә шушы тылсымлы алма агачында үсә. ( Сарык подноска таяк белән суга.)
3.Тәрбияче:Игътибар! К.Тимбиканованың “Карахмәт маҗаралары “ исемле китабы сатыла! Хәзер без сезнең белән татар халык мәкальләрен искә төшерәбз. Мин-мәкальнең башын, ә сез ахырын әйтерсез, мәънәсен дә аңлатып карарсыз. Фишкаларны күбрәк җыйган балага китап бирелә. Башладык.
Эш беткәч, ... (уйнарга ярый).
Эше юкның ...(ашы юк).
Аз сөйлә, ...(күп эшлә).
Агач җимеше белән, ...(адәм эше белән).
Агачны яфрак бизәсә, ...(кешене хезмәт бизи).
-Иң күп фишкалар Фәридәдә икән. Китапны кемгә саттык?
-Фәридәгә.(Бүләкне Кәҗә тапшыра).
-Булдырдыгыз, үскәннәрем. Г.Тукай да үзенең шигерьләрендә балаларны хезмәт яратырга өндәгән?
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер Җимеш,-дигән.
4.Игътибар! Төсле карандашлар сатыла!
-Балалар, сез тактада ничә рәсем күрәсез?Нинди әкиятләргә ясалган бу рәсемнәр?
1.2.
3.4.
5.
(Балалар җавабы: “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “ Төлке белән торна”, “Сертотмас үрдәк”)
-Шушы рәсемнәр арасында ничәсе Г.Тукайның әкиятләре ясалган?
Айнур.-Өчесе. (Кәҗә бүләкне Айнурга тапшыра.)
5.Игътибар! “ Үрдәк” уенчыгы сатыла!
--Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләрен укыйм. Өзек кайсы әкияттән алынган?
Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...( Су анасы)
...Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чу! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра...(Шүрәле)
...Китте болар. Бара, һаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара,
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба.(Кәҗә белән сарык)
Тәрбияче.Балалар, өзекләрне тыңладыгыз, инде рәсемнәргә карагыз һәм әйтегез: әкиятләрдә елның кайсы фасылы сурәтләнә? (Җәй)
6.Физкультминут.”Яулык тапшыру” уены оештырыла.
7.Игътибар! Блокнот сатыла!
-Балалар, кайсыгыз Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен матур итеп сөйләп күрсәтә?(Диләрә әкиятенең эчтәеген сөйли, “Кәҗә” аңа блокнот бүләк итә.)
8. Игътибар! Альбом сатыла!
--Балалар, “Су анасы” әкиятендә Г.Тукай безгә нәрсә дип әйтергә теләгән, нинди киңәш биргән?
--Дөрес, балалар, алдашмаска, ялганламаска, кечкенәдән гел дөрес сөйләргә киңәш биргән.Татар халык мәкалендә дә бу хакта бик дөрес әйтелгән:”Карак ялганчы булыр, алдаса да тотылыр” (Альбом дөрес җавап биргән Әмиргә сатыла.)
Тәрбияче. Г.Тукай нәниләрне бик яраткан, күргәнегезчә, бик матур, мавыктыргыч, аңлаешлы әкиятләр язып калдырган. Сезне дус, тату яшәргә, алдашмаска, бер-береңә ярдәмчел булып үсәргә өндәгән.
9.Физкульминут.(хәрәкәтләр белән)
Җил безнең йөзгә исә,
Агачларны селкетә.
Җил акрын,акрын исә,
Агачлар һаман да үсә.
10.Тәрбияче.Әйдәгез, балалар, җәй, җил сүзләрен әйтеп карыйк әле(дөрес итеп әйтүгә игътибар ителә.)
11. Игътибар!Төсле буяулар сатыла!
--Кем күбрәк “җ” авазы кергән сүзләр әйтә?(Җир, җил, җимеш, җиләк, җай, җыр,җәй...)
(Җиңүче-Элҗвина, аңа төсле буяулар тапшырыла.)
12. Игътибар!”Балык”уенчыгы сатыла!
--Хәзер мин Г.Ткайның табышмакларын әйтәм, ә берегез “Бу кайчан була?” дигән сорауга җавап итеп, тиешле рәсемне фланелеграфка куяр.
1.Боз һәм кар әрде, сулар йөгерде,
Еглап елгалар, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара.
бу, кайсы вакыт? Я, әйтеп кара? (яз көне)
2. Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,җирләр дымлана,--
Бу кайчан була? (көз көне)
3. Ашлыклар үсте, башаклар пеште,
Кояш пешерә, тиргә төшерә.
Халык ашыга, китә басуга,
Урагын ура,-- бу кайчан була?(җәй көне)
4. Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,--
Бу кайчан була?(кыш көне)
Тәрбияче.Г.Тукайкүп кенә шигырьләрендә, әкиятләрендә яз, көз,җәй,кыш көннәренең матурлыгын, безнең як табигатенең гүзәллеген нәниләр аңларлык итеп тасвирланган. Әйдәгез, хәзер кайбер шигырьләрне бергәләп тыңлап карыйк. (Балаларга “Көз”, “Ак бабай”, “Яз галәмәтләре”, “Җәй көнендә” шигырьләреннән кечкенә генә өзеләр укыла, ә кечкенәләр “Җыр йокысы”, “Кышкы бер сүз” дигән шигырьләрне яттан сөйләп күрсәтәләр.)
3.Тәрбияче. Балар, безнең бүгенге сату, аукцион ахырына якынлаша, инде бүләкләр дә алмагачта аз калды.
Кәҗә. Кара әле, Сарык абзый, әллә без дә бүре башын сатабызмы?
Сарык. Юк,сатмыйк. Ул безгә тагын кирәк булыр.
Тәрбияче.Хөрмәтле Кәҗә белән Сарык, бүгенге аукционда миңа ярдәм иткән өчен,безнең бакчаның истәлеге итеп, сезгә җемелдәвек рәсемен бүләк итәбез. (Кәҗә белән Сарык, рәхмәт әйтеп, балалар белән саубуллашып, залдан чыгып китәләр.)
-Балалар, я әйтегез әле, бүгенге бүләкләр кемнәргә сатылды?
-Әйе, дөрес, иң күп белүчегә , матур итеп сөйләп бирүчегә.Шуның өчен без бүген оештырган сатуны нәрсә дип атадык? (Аукцион)
-Сезгә ошадымы соң аукционда?
-Ошады.
-Миңа да ошады. Сез инде Г.Тукай турында, аның иҗаты хакында күп беләсез. Тиздән аның туган көнен билгеләп үтәчәкбез. Мин менә шундый рамнар әзерләдем; ә сез өйдә әти-әниләрегез, абый-апаларыгыз ярдәмендә Г.Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясарсыз. Аннары арадан, иң матурларын сайлап алып, шушы рамнарга урнаштырып, бәйрәм уза торган музыка залына элеп куярбыз. Килештекме? Ә хәзер бергәләп, “Туган тел” җырын башкарып, бүгенге аукцион дәресебезне тәмамлыйк.(Җыр башкарыла.)