Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Балалар бакчасында чыныктыру чаралары: сәламәтлекне саклау һәм ныгыту

Балалар бакчасында чыныктыру чаралары: сәламәтлекне саклау һәм ныгыту

Гараева Алия Ильгизовна
Гараева Алия Ильгизовна
DOC
134
1

Балалар бакчасында сәламәтлекне ныгыту һәм чыныктыру чаралары балаларның организмын яклауда мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә сәламәтлек торышының формалашуына игътибар итү, сәламәт балаларны үстерү өчен шәхси карашлар һәм тырышлык кирәк.

Замана балаларында сәламәтлек проблемалары арта бара, шуңа күрә һәр әти-әни баласының сәламәт булуын теләсә дә, дөрес ысуллар белән чыныктыруны өйрәнергә тиеш. Чыныктыру организмны начар гадәтләрдән сакларга, авыруларга каршы торучанлыкны арттырырга ярдәм итә.

Чыныктыруның төп ысуллары арасында һава, су һәм кояш ванналары, актив физкультура шөгыльләре һәм уен формасында уздырылган гимнастикалар бар. Бу процесс балалар өчен кызыклы һәм файдалы булырга тиеш. Бала һәрвакыт чиста һәм саф һавада булса, сәламәтлеккә уңай йогынты ясар, иммунитетны ныгытыр.

Чыныктыру чаралары системалы рәвештә, акрынлап кулланылырга тиеш. Бала чыныктыруны кичерергә өйрәнергә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен һәм физик мөмкинлекләрен истә тотарга кирәк. Чыныктыру процессында төп параметрларны игътибар белән күзәтергә, температура контрольдә тотарга кирәк.

Шул рәвешле, балалар бакчасында сәламәтләндерү чаралары, чыныктыру программалары, физик активлыклар, правильное питание – барысы да баланың сәламәт үсешенә зур өлеш кертә. Сәламәтлек – безнең иң кыйммәтле хәзинә!

Предпросмотр

Балалар бакчасында чыныктыру чаралары
Кеше өчен иң кадерле әйбер ул-сәламәтлек. Сәламәтлекнең нигезе, мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Укыту-тәрбия бирү процессының ничек оештырылуыннан чыгып, баланың алдагы сәламәтлеге турында күзалларга була. Кечкенәдән сәламәтлеге турында кайгырмаган кеше, олыгайгач аны кире кайтара алмый. Шуңа күрә,балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп бурычлары булып-балаларның организмын ныгыту, сәламәтләндерү һәм чыныктыру чаралары куллану тора.
Баланың сәламәтлеген саклау һәм ныгыту актуаль проблемаларның берсе. Ләкин бүгенге көндә, балаларның сәламәтлекләре нык какшаган. Һәр ел саен балалар бакчаларында авыру балалар саны арта бара. Тикшерүләргә караганда, бакчадагы сәламәт  балалар саны биш тапкыр кимегән. Бик аз сандагы бала гына мәктәпкә сау-сәламәт китә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күбрәк: мускул-сөяк, гәүдә торышы бозылу(60%-80% сколиоз),”аю табаны” авырулары белән авырыйлар. Баланың сәламәтлегенә шулай ук-биологик,экологик, социаль, гигиеник  һәм педагогик факторлар да йогынты ясый.
Һәр әти-әни баласының сәламәт булып үсүен тели. Ләкин моңа ничек ирешергә икәнен күпләр белми. Кайбер әти-әниләр балаларының сәламәтлеге хакында врачлар һәм тәрбиячеләр кайгыртырга тиеш, ә алар бары тик ашату һәм киендерү мәсәләләрен генә хәл итәргә тиеш дип уйлый. Үз балаларының сәламәтлеген традицион, расланган ысулларга нигезләнмичә, традицион булмаган, кайбер очракларда баланың сәламәтлегенә зыянлы булган ысулларга нигезләнгән әти-әниләр дә очрый. Ниһаять, врач кушканнарны тиешле дәрәҗәдә үтәп, даруларны, витаминнарны вакытында кулланган әти-әниләр дә бар. Әмма, нәтиҗә көтелгән дәрәҗәдә уңай булмый.
-Без сезнең белән бүген өй һәм балалар бакчасы шартларында балаларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау ысулларының берсе чыныктыру белән танышачакбыз.
Чыныктыру-ул комплекслы сәламәтләндерү системасы.Чыныктыру организмның сәламәтлек өчен зыянлы булган начар гадәтләргә каршы торучанлыгын ныгытуга юнәлдерелә. Чыныктыру вакытында организмда нәрсә күзәтелә соң?
Беренче чиратта температура үзгәрүгә сизгер булган нерв очлары чыныга. Кояш, һава һәм су-табигать чаралары буларак тәнгә, тире асты күзәнәкләренә тәэсир итәләр. Салкын тәэсирендә тире һәм тире астындагы тамырлар кысылалар, ә эчке органнарга кан килү арта.
Организмны чыныктыру - сәламәтлекне ныгытуның, авыруларга каршы торучанлыкны арттыруның иң әһәмиятле чараларыннан берсе.
Чыныктыруның төп бурычы- баланың үсүче яшь организмын әйләнә-тирәдәге температура үзгәрешләрен җиңел кичерергә өйрәтү.
Балаларны чыныктыруның төп табигый чаралары -һава, су һәм кояш.
Балаларны чыныктырганда төп принципларны саклау зарур. Бу йогынты ясый торган тирәлекне һәм вакытны әкренләп үзгәртү дигән сүз.
Үз эшебездә без бакчабыз шәфкать туташы тәкъдим иткән чыныктыру чаралары системасын кулланабыз
Адаптация үтү чоры кысаларында әкренләп балаларны юынырга, авызларын чайкарга өйрәтү, яланаяк йөрү, йокыдан торгач һәм көндәлек физкультура шөгыльләрендә һава ванналары алу планлаштырылган. Бу чаралар безнең көнлек эш планнарында да чагылыш таба.
Чыныктыру-ул тәнне ышку, су белән коену гына түгел, ә бәлки махсус оештыру, вакыт таләп ителми торган көндәлек гадәти чаралар: бүлмәдә яки саф һавада булу, салкынча су белән юыну, ачык форточкалы бүлмәдә йоклау, физкультура белән актив шөгыльләнү. Чыныктыруны физкультура шөгыле һәм ирәнге гимнастика вакытларында да үткәрәбез. Иртәнге сәгатьләрдә активлыкны арттыра, дәртләндерә торган күнегүләр, сулыш юлларының лайлалы тышчасын ныгытуга ярдәм итә торган артикуляцион гимнастикалар ясыйбыз. Чыныктыруның традицион булмаган чараларының берсе бармак гимнастикасы да балаларның хәрәкәт координацияләренә, кулның көчен арттыруга, вак моторика үсешенә уңай йогынты ясый. Бу чараларны уен формасында оештыру балаларның күңелен генә ачып калмый, бәлки әйләнә-тирә турында күзаллау формалаштырырга да ярдәм итә.
Чыныктыру вакытында кием дә мөһим әһәмияткә ия. Баланы бервакытта да артык калын киендерергә ярамый-бу организмның артык җылынуына китерә, ә артык җылы кием инфекцияләргә каршы торучанлыкны киметә. Әти-әни баласын ныграк төргән саен, баланың хәлсезрәк булып үсүе арта төшә. Чыныктыру үзенең уңай тәэсирен бары тик дөрес киенеп йөргәндә генә күрсәтә. Шуңа күрә группадагы балаларның киеменә һәрвакыт игътибар итәбез, прогулкага чыкканда һава температурасына карап киендерәбез. Прогулка һәм уеннар вакытында балаларның актив хәрәкәт эшчәнлеген оештырабыз һәм вакытында тыныч эшчәнлек белән аралашуына игътибар итәбез.
һава белән чыныктыру чаралары гади һәм уңайлы. Һава ул кешене һәрвакыт чолгап тора торган тирәлек. Ул безнең тирбезгә турыдан—туры яки кием аша һәм сулыш алу юллары аша йогынты ясый. Баланың ачык һавада булуы үзе үк сәламәтләндерү, чыныктыру әһәмиятенә ия. һава ваннасы, һава агымы нәтиҗәсендә нерв системасының тонусы күтәрелә, эшләү сәләте арта, йөрәк-кан, сулыш, ашкайнату системасы, эндокрин бизләрнең эшләве яхшыра. Канда эритроцид һәм гемоглабин күләме арта.   Шуңа күрә группа бүлмәсендәге һаваның һәрвакыт саф һәм чиста булуын тәэмин итәбез. Шул максаттан чыгып, иртән балалар килгәнче, прогулка вакытында һәм балаларның йокы сәгатьләрендә группа бүлмәсен җилләтәбез.Группа бүлмәсендә температура режимын саклыйбыз. Балаларны кабул итү алдыннан иртәнге сәгатьләрдә группа һәм чишенү бүлмәләрендә сарымсаклы тарелкалар куябыз.
Су белән чыныктыру-сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы чарасы. Балалар су белән уйнарга ярата, мондый чакта күңелләре күтәрелә. Су белән чыныктыруны елның җылы вакыты - җәйдән башлау әйбәт: салкынча су белән юынабыз, башта терсәккә кадәр кулларны, аннары муен, битләрне юабыз. Барлык гигиеник процедуралар: кул, аяк, бит, тәнне юу- бала организмына чыныктыру йогынтысы ясый. Алда әйтеп үткәнемчә, адаптация үтү чоры кысаларында әкренләп балаларны юынырга, авызларын чайкарга өйрәтү, яланаяк юештә йөрү процедуралары каралган. Бу процедуралар даими кулланыла.
Аякларны капма-каршы температуралы су белән юу шулай ук яхшы чыныктыру чарасы: - башта-24-25 с салкын су, аннары +36с җылы су, кабат салкын су. Тамакны шулай ук башта җылы,аннан салкынча су белән чайкыйбыз.
Электән үк яланаяк йөрүнең - искиткеч чыныктыру чарасы булуы билгеле.Аяк табанында бик күп температура рецепторлары булуы ачыкланган, алар сулыш юлларының тышчасы һәм барлык эчке органнар белән дип әйтерлек бәйләнгән.Бу төр чыныктыруны башлаганда,билгеле бер эзлеклелекне саклау мөһим. Беренче этапта носкичан йөрү, аннары яланаяк ковер яки одеалда йөрү.Аннан соң бала идәндә яланаяк йөри,ә җәен үлән яки ком өстендә яланаяк йөри.
Шулай ук организмга төрле яктан тәэсир ясучы кояш ванналары да яхшы чыныктыру чарасы була ала. Кояшта күптөрле бактерияләр, вируслар үлгәнлектән, организмның салкын тидерүгә каршы тора алучанлыгын ныгыта. Ләкин кояшта булганда кояш радиакциясенең билгеле бер дозада гына файдалы булуын онытырга ярамый. Кояш белән чыныктыру чараларын бары тик җәй айларында гына киң кулланып була. Кояш нурлары бала организмына гомуми, ныгыту йогынтысы ясыйлар, матдәләр алмашын күтәрәләр, кәефләрен күтәрә, йокыларын яхшырта. Кояш ванналарын күпме һәм кайда алырга кирәклеге балалар бакчасы шәфкать туташы тарафыннан билгеләнә.


Чыныктыру чараларын системалы рәвештә куллануны өзмичә, чараларны акрынлап арттыра барып,баланың индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып кулланганда гына чыныктыруның зур көчкә ия булуын истән чыгармагыз!