Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Игенче хезмәте: Беренче буразна бәйрәме

Игенче хезмәте: Беренче буразна бәйрәме

Ахмадуллина Альфинур Закаровна
Ахмадуллина Альфинур Закаровна
DOCX
209
3

Беренче буразна бәйрәме – игенче хезмәтенең илаһи матурлыгын, хөрмәтен һәм әһәмиятен ачу өчен оештырылган уникаль чара. Бу бәйрәмдә балалар уеннар, җырлар, шигырьләр аша татар агросәнәгате тарихына, игенчеләрнең хезмәтенә өйрәнәләр. Уеннар барышында алар хезмәткә, игенчеләрнең шаккаткыч тырышлыгы һәм җир белән берлектә яшәү рәвешен кыенлыкларга хәтерләткән шигъри юллар аша кадерләп, хөрмәт белән карыйлар.

Бәйрәм өчен алдан уйланылган эшләр арасында техника паркына экскурсия, тракторлар, чәчкечләр һәм тырмалар белән танышу да бар. Алар бурасна бәйрәме көнендә игенчеләр хезмәтенең никадәр мөһим һәм җаваплы булуын тойдылар. Бигрәк тә яшь игенчеләр өчен бу көн үз-үзләрен, туган җирләрен хөрмәт итү өчен искиткеч мөмкинлек булып тора.

Балаларның бу бәйрәмгә әзерлеген игътибар белән күзәтеп, игенчлеләрнең хезмәт юлын бәйрәм рәвешендә күрсәтә алуы, иҗади яктан креатив вазифаларны башкару аркылы аларның күңелендә туган зиһен кыйммәте формалаша. И менә шундый бәйрәмнәр балаларда туган җир, туфрак, һәм кешеләр арасындагы шәфкатьлелек хисләре формалаштыра.

Соңында, бу бәйрәмдә балаларның ритмик шигырьләре һәм хәрәкәтле уеннары, игенчеләрнең хезмәтенә карата замана үлчәмендә ихтирам белән карау, безнең тарихи мирасыбызны һәм аршымнарны дәвам итү өчен көчле һәм тәрбияләүче роль уйный. Бәйрәм барышында алган тәэсирләр, аларга киләчәктә игенче булу хыялына этәргеч булыр, үрнәк булып торыр.

Предпросмотр

Беренче буразна бәйрәме.
(зурлар төркеме өчен)
Максат:уеннар,җырлар, шигырьләр аша балаларның бөртекле культуралар турындагы белемнәрен ныгыту,игенче хезмәтен хөрмәтләү,мактау.Аның кешеләргә иң зур шатлык китерә торган хезмәт икәнен зиһенгә сеңдерү. Зурлар хезмәтен хөрмәт итү.
Алдан эшләнәсе эшләр:Техника паркына экскурсия, тракторлар,чәчкечләр,тырмалар белән танышу.
Алып баручы:Без бүген сезнең белән олы бәйрәмгә җыелдык.Ул -Галиҗәнәп икмәккә багышлана. Ипи,икмәк, ипекәй! Бу сүзләрдә күпме көч,мәхәббәт,горурлык,шатлык һәм бәхет хисләре. Менә ул безнең каршыбызда (тәрбияче кулына бер бөтен ипи ала).Олуг,бар нәрсәдән кадерле.Газиз әти-әни.туган ил белән тиң күргән ризыгыбыз- Икмәк.Балалар,бүген безнең басуларда язгы чәчү башланды.Әтиләр. бабайлар.абыйлар тракторларга зур-зур чәчкечләр тагып чәчүгә чыктылар.Чәчү вакыты игенче өчен олы сынау, уңышка нигез салу вакыты.Аңа безнең авыл эшчәннәре алдан ук әзерләнделәр.Туфрак эшкәртү кораллары,чәчкечләр яхшылап әзерләнделәр.Басулар өстендә тракторлар гөрелтесе таралды.Игенче хезмәте- иң беренче һәм иң мактаулы һөнәрләрнең берсе. Кеше күңеле өчен туган җирнең газиз туфрагыннан да изгерәк нәрсә юк.
Дәртлеҗырлар агыла киңкүкрәктән
Ташып чыга дулкын шикелле.
Ташмас иде дәртләр ташкын сыман
Туган кырлар җанга сөйкемле.
1 нче бала: Икмәк!Каршыбызда олуг,
Галиҗәнап икмәк.
Анда –шатлык,анда- бәхет,
Анда илһам вә хикмәт.
2 нче бала :Җир ананың анда күкрәк сөте
Тулган айның сихри нурлары.
Яшәү биргән аңа кояш нуры,
Куәт биргән аңа иген кырлары.
3 нче бала: Ипекәйдә игенчеләр җыры,
Тургайларның дәртле моңнары.
Батыр игенчеләр бил алышкан
Сабантуйларының чыңнары.
4 нче бала:Ипекәйдә игенченең хисе,
Тырышлыгы, күңел җылысы.
Игенченең шатлык- кайгылары,
Йөрәк хисләренең олысы.
5 нче бала: Җир-ананың тәүге буразнасы,
Хөрмәт итеп сине мин барам.
Мин сабанчы бүген үз кырымда
Тормыш буразнасын мин салам.
Җыр:”Буразналар”
(Г.Зәйнәшева сүзләре,Җ.Фәйзи музыкасы)
6 нчы бала:Эшкә бара авылым батырлары
Җәелеп ята иркен басулар.
Эшкә бара авылым матурлары
Дәртлеләр һәм эшкә ярсулар.
7 нче бала:Игенче! Горурланып туган ягың белән,
Ил табынын яшә арттырып.
Балкы әле туар буыннарга
Нурлы йолдыз сыман яктырып.
8 нче бала: Ата-ана торган нык нигезгә
Тугры булып яшә гомергә.
Әзер бул син бар тырышлыгыңны
Шушы зур уңышка бирергә.
9 нчы бала:Гомер буе торган төбәгеңне
Матур эшләр белән куандыр.
Шулай яшәү, шулай гомер итү
Үзе бәхет була торгандыр.
10 нчы бала:Бөтен халык көзен бәйрәм итәр,
Һәр тарафта булыр куаныч.
Уңыш булып кайтса амбарларга
Игенчеләр кырда куйган эш.
Дәү әби керә:(кулында тубал, аңа бодай салынган), исәнләшә.
Иген игү борын-борыннан иң изге,иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән,иң чиста күлмәкләрен кигән.Ә чәчкән бөртекләрнең уңышы мул булсын дип теләкләр теләп буразнага пешкән йомыркалар сипкәннәр. Мин дә буразнага сибәргә дип йомыркалар әзерләдем,әйдәгез башта алар белән уйнап алыйк:
Кашык кабып йөгерәм дип,
Мактанырга ашыкма.
Син менә йөгереп кара,
Йомырка салып кашыкка.
Йомырка кабып йөгерү.
Дәү әби: Вакытында җил дә иссен,яңгыры да яусын дип бер-берсенә сулар сибешкәннәр. Әйдәгез әле,балалар ,чәчкән орлыклар уңышлы тишелеп чыксын өчен яңгырны чакырыйк.
Яңгыр яу,яу,яу
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда
Тәти кашык базарда.
Тәти кашык саф алтын
Кирәкми безгә салкын.
Тәрбияче сөйләгән әлеге шигырь юлларын балалар да кабатлыйлар,сикерәләр,уйныйлар.Тәрбияченең сигналы буенча балалар тәрбияче янына йөгереп киләләр,яңгырдан яшеренәләр.
Дәү әби:Балалар, орлыклар әйбәт кенә тишелсен һәм үссен өчен тагын кояш нурларының җылысы да кирәк.Ә хәзер әйдәгез инде кояшны да чакырыйк:
Уен:”Кояшны чакыру”
Дәү әби:Кояш безне ишетте,якты нурларын сипте. Күбәләкләр оча. Кошлар сайрый башлады.
күбәләкләр биюе”.
Алып баручы: Дәү әби, ә без “Кояш нурлары һәм күбәләкләр” дигән хәрәкәтле уен беләбез.
Без бит кояш нурлары,Уйнаклыйбыз һавада
Үстерәбез иркәләп чәчәкләрне далада.
Куркабыз тик болыттан- нурларыбызны каплый.
Без качабыз, ул куа һәм шаярып кытыклый.
Болыт” балаларны куып җитеп ,әкрен генә кытыклый.
Алып баручы:Татар халкының моңы-хыяллары, сынамышлары, тапкыр һәм шаян сүзләре,тормышы җир, басу, иген кырлары, табигать белән бәйләнгән.
Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.
Иртә чәчкән уңар,буразнасы тулар.
Яз сөрсәң,көз урырсың.
Яз уңмаган- көз уңмас.
Язгы көн- ел туйдыра.
Язгы хезмәт-көзге хөрмәт.
Атны макта, трактор белән эшлә.
Дәү әби: Балалар, бүген бит бәйрәм.Әйдәгез әле без бәләкәй чагында уйнаган берничә уен уйнап алыйк.

  1. Йөзек салыш”.

  2. Капкалы”.

  3. Биш ташлы”.

1 нче бала:Таң ата да кояш чыга
Кояшны сәламли көн.
Әй, игенчем,күкрәп үссен
Кырларда синең иген.
2 нче бала:Без хәзергә һәммәбез дә
Киләчәк җимешләре.
Безнең кулдан үтәр әле
Кыр-басуның эшләре.
3 нче бала:Иң уңган кыр батырлары
Булырбыз тиздән без дә.
Бөтен осталыгыбызны
Бирербез җиребезгә.
Алып баручы:Минем кулымда яңа гына мичтән чыккан,күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Әллә нинди ризыклар торса да,аннан башка табында ямь юк.Табын падишаһы ул, тормыш падишаһы.Тамагыбыз тук,тормышыбыз мул булсын өчен,әти-әниләребезнең эшен дәвам итик.
Әй,игенче,күкрәп үссен
Кырларда синең иген.
Икмәк тотып сәлам юллыйм
Әссәламегаләйкем!
Сезнең алгы көннәрегез
Мактау белән үтсеннәр.
Барлык бакча балалары
Хезмәт сөеп үссеннәр!
Җыр” чайкала иген кырлары”(Г.Латыйпов сүзләре,И .Шәмсетдинов көе)