Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Икенче кечкенәләр өчен кошларны танып белү конспекты

Икенче кечкенәләр өчен кошларны танып белү конспекты

Бикбаева Резеда Радифовна
Бикбаева Резеда Радифовна
DOCX
151
2

Данный документ представляет собой конспект занятий для вторых младших классов, посвященный теме 'Йорт кошлары'. В нём содержатся интересные вопросы и задания, которые помогут детям лучше узнать своих пернатых друзей. В процессе общения и игры они будут учиться различать виды птиц, их привычки и голоса, а также обсуждать, что мы можем сделать, чтобы помочь кошкам в нашем окружении.

На занятии используются различные методы обучения: от презентаций с изображениями до аудиозаписей птичьих голосов. Каждый ребенок сможет внести свой вклад, поделиться наблюдениями и мнениями о птицах, которых они встречают в жизни. Забавные физкультминутки и музыкальные паузы сделают занятия еще более увлекательными, что поможет детям лучше усвоить материал.

На протяжении всего занятия педагогиские приемы включают элементы игры, что способствует активному вовлечению детей. Обсуждение забот о домашних птицах побуждает детей задуматься о том, как они могут помочь своим маленьким друзьям. Это развивает не только их творческие способности, но и чувство ответственности за окружающий мир.

Ведущий мероприятия будет активно взаимодействовать с детьми, привлекая их к обсуждению и совместной деятельности. Используя яркие образы и творческий подход, занятия призваны воспитать у детей любовь к природе и животным, научить их заботиться о мире вокруг себя.

Предпросмотр



Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү
шөгыле буенча конспект.
Әбинең йорт кошлары”






Үткәрде 273балалар бакчасының
1 категорияле тәрбияче Бикбаева Р.Р.



Т.: - Нәниләр иртүк торып
Бакчага килделәр шатланып
Иртүк бездә кунаклар
Исәнмесез, дуслар!
Б-р: - Исәнмесез, апалар! Хәерле иртә!
Т.: - Балалар, ә хәзер үзебезгә хәерлә иртә телик әле:
Хәерле иртә, күзләр! (имән бармак б/н күзләрне сыпырабыз)
Сез уяндыгызмы? ("Биноколь")
Хәерле иртә, колаклар! (ике кул б/н колакларны сыпырабыз)
Сез уяндыгызмы? ("Чебурашка")
Хәерле иртә, куллар! (кул чукларын сыпырабыз)
Сез уяндыгызмы? (кул чабабыз)
Хәерле иртә, аяклар! (Тезләрне сыпырабыз)
Сез уяндыгызмы? (тыпырдыйбыз)
Хәерле иртә, кояш! (Кулларны өскә күтәрергә)
Без уяндык! (өскә карарга)
Ә хәзер утырыйк әлә. Балалар, миңа бүген почтальон апа диск алып килде. Аны Мәликә әби җибәргән. Ул анда үзендә яшәгән кошларның тавышларын яздырган һәм фото сүрәтләрен төшергән. Тавышларын тыңлыйк әле, кошларны танырсыз микән.
Презентация - 1ч. (кошларның тавышлары тыңлатыла, аннары рәсеме күрсәтелә)
- Әтәчнең башында нәрсә бар? (кызыл кикриге) Әтәчнең койрыгы нинди? (Зур, матур)
- Тавык нәрсә сала? (йомырка)Бу кошларның нәрсәләре бар? (баш, муен, гәүдә, аяк, күз, томшык, канат) Әтәч, тавык йөзә беләләрме? (юк)
- Үрдәк йөзә беләме? (Әйе) Каз йөзә беләме? (Әйе) Кайсы кошның муены озынрак казныкы мы, үрдәкнеке ме?
- Сез ничек уйлыйсыз күркә йөзә беләме? (юк)
- Булдырдыгыз,балалар, бөтен кошларны таныдыгыз. Аларның ничек кычкырганнарын кабатлыйк әле (басарга):
Әтәч иң беренче иртүк тора
Һәм барысын уята: Кикрикүк! (куллар б/н канат кагабыз)
Чыга тавык чебиләрен ияртеп
Җим чүпли һәм кыткылдый: кыт-кыт. (алга таба иелеп җим чүпләү хәрәкәтен ясау)
Елгага таба киттеләр үрдәкләр: бак-бак, (уң-сул якка янтаеп уң-сул җилкәне өскә-аска төшерегә)
Алар артыннан казлар: кыйгак-кыйгак. (алга таба иелеп муеннарны сузарга)
Бер күркәгенә барысына
Ачуланып кычкыра: былт-былт. (ачуланып баш селкибез)
Презентация – 2ч. (кошларның балалары фото сүрәтләре күрсәтелә) - - - Балалар, тагын фото сүрәтләр карыйк әле. Бу кошларның балалары да бар.Үрдәкнең балаларын ничек дип әйтәбез?(үрдәк бәбкәләре) Алар зурмы, кечкенәме?(кечкенә) Тавыкның балалары ничек дип әйтәбез?(чеби) Ничә әтәч? Ничә тавык? Ничә чеби? Казның балаларын ничек дип әйтәбез? (каз бәбкәләре) Алар зурмы, кечкенәме? Ә казлар? Күркәнең балаларын ничек дип әйтәбез? (кхркә бәбкәләре) Физминутка:Менә минем уң кулым
Менә минем сул кулым
Менә минем уң аягым
Менә минем сул аягым
Менә идән, менә түшәм
Менә шулай зур үсәм.
Презентация – 3ч. Балалар, карагыз әле, менә әбинең ишек алдында бөтен кошлар җыелды. Кошлар кешедә йорта яшәгәч ничек дип атыйбыз бу барлык кошларны? (йорт кошлары) Аларның гәүдәләре нәрсә белән кпланган? ( каурый белән) Менә мин сезгә каурый бирәм. Ул нинди? (йомшак, җиңел) Менә мин аны хәзер очыртып карыйм. Карагыз әле миңа ничек мин борын белән сулыйм, аннары иреннәрне сузып өрәм. Ә хәзер әйдәгез әле бергә.(каурый очырту) Каурыйларны җыек та, утырыйк әле. Карагыз әле Мәликә әби миңа тагын нәрсә җибәргән. Бик кечкенә, матур, йомшак, сары чеби. Әйдәгез әле кабатлыйк чеби нинди? Ә хәзер учларыгызны куегыз мин сезгә тотып карарга бирәм. Бик сак булыгыз, чеби бит бик кечкенә. Балалар, кошлар нәрсә ашарга, чүпләргә яраталар? (җим, ярма) Менә бу ярманы чебиләр бик ярата. Ул ничек атала? (тары) Ул нинди? (сары, вак) Мин аны чебине ашатырмын дип әзерләдем дә ялгыш фасоль ярмасы белән бутадым. Фасоль ярмасы нинди? (эре) Балалар, зинһар булышыгыз әле миңа ярмаларны аерырга. (ярмаларныаералар)Рәхмәт сезгә, балалар. Чеби чүпли торсын, ә без әйдәгез әле биеп алыйк. Мин тавык булам, ә сез чебиләр.
Җыр-бию “Чебиләр”
Йомгаклау. Балалар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? (йорт кошлары турында) Кайсы кош өчен җим чүпләдек? Чеби кайсы кошның баласы?