Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Мамадыш шәһәре 11нче «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе Р.М. Дахрутдинованың иҗади эш планы

Мамадыш шәһәре 11нче «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе Р.М. Дахрутдинованың иҗади эш планы

Дахрутдинова Роза Михайловна
Дахрутдинова Роза Михайловна
DOCX
129
2

2017-2018 уку елында Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районы 11нче «Ландыш» балалар бакчасы хезмәткәре Роза Михайловна Дахрутдинова тарафыннан эшләнгән шәхси иҗади план, балаларга әхлак тәрбиясен бирүне төп юнәлеш итеп ала. Әхлак тәрбиясе - кешенең көндәлек тормышында, җәмгыятьтә үз-үзен тоту, үз-үзен белү, җәмгыятьтә урын һәм әһәмият табу өчен мөһим былды. Бу эштә ата-аналарның, тәрбиячеләрнең һәм балаларның актив катнашуы тәэмин ителә, чөнки ничек беләсез, балаларның уңышы - социаль мохитнең уңай өлеше, һәм аларның белем алуында әти-әниләрнең роле гаять зур.

Әхлаклы бала тәрбияләү өчен халык иҗатының, мәкальләр һәм әйтемнәрнең әһәмияте зур. Халкымызның рухи хәзинәсен, традицияләрен беренче чиратта балалар үз күңелләрендә саклый. Дахрутдинова туган телдә, фольклор әсәрләре, халык мәкальләре, шигырьләр аша балаларны яхшы һәм начарны аерырга өйрәтә, фольклор материаллары белән шөгыльләргә һәм аларны шәхси үсештә кулланырга тырыша. Әхлак тәрбиясе юнәлеше аша, балалар үзләренең уен, иҗат һәм сөйләм телләрен үстерәләр.

Шәхси иҗади эш планында түбәндәге бурычлар билгеләнгән: балаларда әхлакые кыйммәтләр формалаштыру, халык авыз иҗатын өйрәнү, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне ныгыту, белем һәм тәрбия эшендә иҗади алымнар куллану. Укытучының компетентлыгы һәм кызыксыну дәрәҗәсе планның уңышлы гамәлгә ашырылышы өчен төп шарт булып тора. Нәтиҗәдә, без урынлы куллану аша балаларның милләтенә, мәдәниятенә битараф булмаган шәхесләр булдыруны максат итеп куябыз.

Предпросмотр

Татарстан Республикасы
Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә
белем бирү учреждениесе
«Мамадыш шәһәре 11нче «Ландыш» балалар бакчасы»




2017- 2018 уку елы өчен шәхси иҗади эш планы.







Р.М.Дахрутдинова


Мамадыш 2017- 2018


Эчтәлек:

  1. Тәрбияче турында белешмә__________ 3

  2. Теманың актуальлеге _______________ 4

  3. Теманың максаты һәм бурычлары ____8

  4. Үз белемеңне күтәрү эшенең планы ________9

  5. Библиография __________________________12












Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе
Дахретдинова Роза Михайловнаның 2017- 2018 уку елы өчен шәхси иҗади эш планы.
Вазифасы: Мамадыш шәһәре 11нче санлы “Ландыш” балалар бакчасы тәрбиячесе
Белеме: югары педагогик, АДПИ, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2015 елда КФУ да әзерлек курслары уздым.
Эшстажы:гомуми – 20 ел, бу вазифада- 3 ел.
Белем күтәрү квалификацион курслары:«Психолого- педагогические проблемы развития игровой деятельности в раннем и дошкольном возрасте», 72 с (13.10.2014- 24.10.2014),
«Билингвальное образование в рамках ФГОС дошкольного образования» 24 ч. (с 23.03.2017 по 25.05.2017)


Тема өстендә эшләүнең башлангыч датасы: 01.09.2017
Тәмамлану датасы: 01.06.2018









Теманың актуальлелеге:
Әхлак – ул кешенең эш хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.Әхлак тәрбиясенең нигезе – баланың шәхес буларак формалашуы. Әхлак тәрбиясе – тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше.
Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана.
Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши.
Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яшьтән үк тәрбияләнергә тиеш. Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:
-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;
-гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;
-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;
социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.
Мәгърифәтче – галим Риза Фәхретдин: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”,- дип яза.
Әхлаклы бала тәрбияләүдә фольклор әсәрләрен урынлы куллану аеруча мөһим роль уйный.. Халык авыз иҗатында халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәт, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба. Мин үз эшемне планлаштырганда күбрәк халык авыз әсәрләрен кулланырга, балаларны алар белән даими, шогыль саен таныштырып барырга кирәк дигән бурычны куям.
Соңгы чорда балалар телендә яшәүче халык иҗаты әсәрләре белән кызыксыну беренче чиратта илебездә укыту-тәрбия эшен камилләштерү, уку- укыту реформасын тормышка ашыру белән тыгыз бәйләнгән. Мәгълүм булганча, әлеге реформа тәрбиячеләр алдында яшь буынны тәрбияләүнең яңа чараларын эзләү, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәсенә ныгърак таяну бурычын куя.Әхлаклы бала тәрбияләүдә фольклорның поэзиясе дә киң урын алып тора. Аның гади һәм образлы әсәрләре балалар күңеленә тиз үтеп керә. Чөнки шигъри юлларның эчтәлеге баланың үз тормышы һәм уй-фикерләре белән бик якын тора. Поэзия балаларга яхшылыкны, игелеклелекне, гаделлекне аңларга ярдәм итә. Аларның фантазиясен үстерә һәм тагын да баета. Бу исә, үз чиратында, аларда иҗатка омтылыш тудыра.
Әхлак тәрбиясе бирүдә фольклорның мәкаль һәм әйтемнәре аеруча әһәмиятле роль уйный. Алар һәр халыкның гасырлар буе тупланган кыскача әхлак кагыйдәләре булып торалар. Мәкаль һәм әйтемнәр һәрвакытта да тәрбия өлкәсендә инандыру, ышандыру һәм гыйбрәт алу ролендә кулланылып килә. Алар кешенең бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтәләр.
Нәниләрне әхлаклы итеп тәрбияләүдә әкиятнең дә роле бик зур. Бу турында Әкиятләрне балаларның яшь үзенчәлекләренә карап сайларга кирәк. Шул вакытта гына ул балаларга кызыклы, җәлеп итүчән әкият була ала.
Кече яшьтәге балаларга атап сөйләнә торган әсәрләрнең үзләренә генә хас булган сөйләм сүрәтләү алымнары бар. Бу әкиятләрдә, гадәттә, детальләштерү булмый. Аларга вакыйгаларны чылбыр рәвешендә төзү характерлы. Вакыйгалар күбрәк туры сөйләмнәр белән оештырыла, аларда шулай ук җырлар, такмак, такмазалар да очрый.
2-4 яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне яраталар. Әкиятләрдә һәрвакытта да җиңеп чыгучы геройларның тапкырлык, зирәклек, акыллылык, уйлап табучанлык сыйфатлары мактала. Ә наданлык һәм әдәпсезлек тәнкыйть ителә.
Балалар әкиятне йөрәкләре аша уздырып тыңлыйлар. Андагы геройлар белән бергә яши, кайгыра, шатлана башлыйлар. Уңай геройлар яклы булып аларга охшарга тырышалар. Ә тискәре геройларны, киресенчә, тәнкыйтьләп үзләренә: “Алай булырга ярамый”, – дип гыйбрәт алалар. Дидактик уеннар ярдәмендә балалар уйланырга, эзләнергә, фикерләү осталыгына өйрәнә. Нәниләр үзләрен кызыксындырган нәрсәләргә җавап алу өчен “Бу нәрсә?”, “Каян?”, “Ничек?” дигән сорауларны яудыралар. Аларның сорауларына әзер җавап бирү җиңелрәк.Ләкин балага үзе фикер йөртеп табылган җавап кадерлерәк. Биредә кечкенәләрне эзләнергә өйрәтүдә сүзле дидактик уеннар ярдәмгә килә. Димәк,дидактик уеннар фикерләү осталыгына өйрәтә.Табышмаклар әйтешү балаларның хәтерен яхшырта эзлекле фикерләүләрен үстерә. Дәресләрдә теманы табышмак ярдәмендә җиткерү бик еш кулланыла.Бу исә, үз чиратында, балаларны уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.
Балаларның сөйләм телен үстерүдә сәхнәләштерелгән күп кенә балалар уеннары зур роль уйный.Үзләре башкарган драма уеннарында балалар рольләр буенча нинди дә булса персонаж буларак катнашалар. Персонаж исеменнән сөйләү хәтерләү сәләтен яхшыртырга, акылны камилләштерүгә, сөйләм телен үстерүдә, сәнгатьлелеккә ирешүдә мөһим чара булып тора һәм бу өлкәләрдәге күнекмәләрне ныгыта.
Бала тәрбияләүдә фольклорны борынгы заманнардан ук кулланып килгәннәр. Дөньяга килгән һәрбер бала шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша. Шулар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, халкына мәхәббәт тернәкләнә. Өлкәнәйгән буын бу мирасны үзеннән соң килгәннәргә тапшырып китә. Нәни чакта сөйләнгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше күңелендә кала. Алар кешене әхлаклы, намуслы, эш сөючән, самими матурлыкка өнди.
Бала чакта алган тэрбиянең нәтиҗәлелелеге турында бөек Тукаебыз да искәртә. Аның: “тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буынныр, эш белү уңайсыз ул!”- дигән шигырь юлларын гына да искә төшерү җитә. Ни өчен иртәрәк? Чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бала мәктәпкә кадәр үз тирә-янындагы мөхит тәэсирендә формалаша. Кеше аңының, әхлагының формалашуы да эзлекле рәвештә бер вакытка туры килә. Шул моментны үткәрдекме – соңга калуыбыз да бик мөмкин.
Әхлак тәрбиясе бирүдә бер мөһим бурыч булып аларны көндәлек тәртип кагыйдәләренә төшендерү, ияләштерү, шул кагыйдәләрне аңлы рәвештәүтәлүенә ирешү тора.
Татра халык авыз иҗаты әсәрләре аша балалар халкыбызның кунакчыллык, чисталык һәм башка күркәм сыйфатларын үзләрендә булдырылар. Өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә, хезмәт эшчәнлегендэ катнашырга омтылу һәм өлкәннәргә ярдәм итәргә теләк уяту теләге тәрбияләнә.
Үземнең шәхси эш планымны төзегендә мин ФДББС таләпләрен үтәргә тырыштым.
Р.Фәхретдин үзенең тәрбияле бала исемле китабында: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр”, - дип язган. Шуңа күрә мин шогыль эшен оештырганда төп мкксат итеп халык авыз иҗаты әсәрләрен урынлы куллану максатын куйдым.
Максат:
Үземнең һөнәри осталыгымны, теоретик һәм фәнни-методик үсеш дәрәҗәмне, тәрбияче компетентлыгымны камилләштерү өстендә эшләү.
Бурычлар:

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.

  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, тәрбия процессына актив кертү.

  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

  4. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

  5. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

  6. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

  7. Шогыль эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

  8. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, балага индивидуаль якын килү.

  9. Яңа технологияләргә нигезләнгән шөгыль үткәрүгә куелган таләпләрне өйрәнү.

  10. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

  11. сайланган тема буенча материал туплау, матбугат чараларыннан уңышлы файдалану, шәхси китапханәне тулылындыру.

  12. туган телебезгә, төбәгебезгә, гореф-гадәтләребезгә битараф булмаган шәхесләр тәрбияләү.


Көтелгән нәтиҗәләр.
Һөнәри иҗади эшчәнлегемне һәм активлыгымны үстерү программасы өстендә эшләү миңа үземнең теоретик, фәнни-методик үсеш дәрәҗәмне күтәрергә, һөнәри осталыгымны камилләштерергә, информацион-коммуникатив технологияләр кулланып балаларның әхлак дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәр.




Вакыты

Эш юнәлешләре

Эш формалары

Үтәлеш

1 этап- оешу таныштыру


-сайланган проблема ситуациясен өйрәнү, тема буенча материаллар туплау;
шәхси иҗади эш темасының кыскача аңлатмасы, методик әдәбият өйрәнү,
мәктәпкәчә тәрбия эше буенча яңа норматив документлар белән танышу: ФЗ “Об образовании в Российской Федерации” № 273 – ФЗ от 01.09.2013 г.;
«Примерная общеобразовательная программа дошкольного образования « От рождения до школы» (под. Ред. Вераксы, Т.С. Комаровой, М.А. Васильевой, Мозаика- Синтез, 2014), ФДББС талэәпләрен өйрәнү,
бала психологиясе, анатомия, физиологиясе, педагогиканың яңа казанышлары белән танышу,
“Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “ Тылсымлы куллар”, “Салават күпере” журналлары белән даими танышып бару;
Телевидениедән әхлак темасына, балаларга багышланган тапшыруларны даими карап бару;
Татар халкының тарихы турындагы материаллар белән даими танышып бару.
практик материал әзерләү.

2 этап- төп этап
Әзер материалны бирү, шәхси иҗади эш буенча чаралар уздыру формасы.

Сентябрь

Балалар белән: - “Әдәп төбе – алтын гадәт” -әңгәмә;
“Бармак уеннары” Көз турында шигырьләр өйрәнү


“Нәрсә ул яхшы, ә нәрсә ул начар? “ күчмә папка ясау, балалар белән рәсемнәр буенча фикер алышу үткәрү


Әти- әниләр белән :”Тәрбияле бала нинди ул?” – әңгәмә ;
- әти-әниләр өчен консультация: “Туган телдә сөйләшәбез ( УМК буенча)”

-әти- әниләр җыелышында чыгыш


- Күрсәтмә материаллар
белән таныштыру


Тәрбиячеләр белән: “УМК ны эштә ничек кулланырга?” Фикер алышу.

-киңәшмәдә фикер алышу;
перспектив план
- эшчәнлек конспекты


Октябрь

Балалар белән: “Гаилә учагы!” проекты буенча “Әниләр” бәйрәменә хәзерлек кысаларында татар халык мәкальләре, әйтемнәре белән танышу, шигырьләр өйрәнү

Әни, гаилә турында мәкальләр, әйтемнәр уку
Гаилә турында рәсемнәр карау
Табигать материалларыннан әйберләр ясау конкурсында катнашу
“Минем тату гаилэм” фотоконкурста катнашу.



Әти- әниләр белән: Әңгәмә:”Гаиләнең бала тәрбияләүдәге роле”

Тема буенча папка ясау, әти- әниләрне таныштыру



Тәрбиячеләр белән эш:шогыль эшчәнлегендә катнашу

Г.Г. Хабибрахманова, Р.Р. Филлипованың эш алымнары белән танышу


Ноябрь

Балалар белән: “Әниләр турында шигырлэр уку” җырлар өйрәнү

Халкыбызның әни, гаилә турындагы җырлары өйрәнү




Әти- әниләр белән эш:”Эбием сандыгы” – ана, бала турында халык авыз әсәрләрен барлау


Эти- әниләр ярдәме белән күчмә папка ясау


Декабрь

Балалар белән эш:
Татар халкының бизәкләре белән танышу, курчакны киендер дидактик уенын уйнау, киемнәрнең исемнәрен әйтү.


төркемдә почмак ясау, рәсем үрнәкләрен җыю



““Әти-әниләргә балалар куркынычсызлыгы турында киңәшләр”

күчмә папка ясау,



Тәрбиячеләр белән: РМО да катнашу

Башка балалар бакчасы тәрбиячеләренең эш алымнары белән танышу,колллективта бу турыда фикер алышу


Январь

Балалар белән эш: “ Читек бизибез”

Татар халык бизәкләре белән танышу



Әти- әниләр белән эш: “Гаиләдә әхлак тәрбиясе”

- күчмә папка ясау



Тәрбиячеләр белән эш:

Фикер алышу


Февраль

Балалар белән эш:
“Этием- минем горурлыгым ” темасына эңгәмә

Этиләргә багышлап рәсемнәр ясау, шигырьләр өйрәнү


Әти- әниләр белән эш: “Әтиләрнең гаиләдәге роле”

Әңгәмә, кичә уздыру


Тәрбиячеләр белән эш: ФГОС таләпләре белән танышу, аларны эштэ куллану.

Фикер алышу


Март

Балалар белән эш: “Халкыбызның күңел бизәкләре” – Нәүрүз бәйрәме

Җырлар өйрәнү, татар халык уеннарын уйнау.


Әти- әниләр белән эш: Р. Фәхретдин “Тәрбияле бала” әсәреннән өзекләр белән танышу

консультация


Тәрбиячеләр белән эш: балалар бакчасы өчен яңа китаплар белән танышу



Апрель

Балалар белән: “Карга боткасы” Тылсымлы куллар, Салават күпере журналындагы шигырьләр белән танышу

күңел ачу чарасына эзерлек



Эти- әниләр белән эш: Җ. Фазлыев ”Әти- әниләргә нәсыйхәт” китабыннан өзекләр белән танышу

Эти- әниләргә китапчык әзерләү






Май

- педсоведта чыгыш ясау “Балаларны татар халыкның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү”
- эшләгән эш буенча ата-аналар җыелышында чыгыш ясау ( ел буена) “Мин бәхетле гаиләм белән” күңел ачу чарасы үткәрү

кирәкле материалны әзерләү


3 этап- йомгаклау
Эш нәтиҗәләре буенча диагностика уздыру, һәр этап нәтиҗәләре буенча үзанализ уздыру


Май

Башкарган эш нәтиҗәсеннән чыгып диагностикага анализ ясау, педагогик эшчәнлеккә үзанализ

Диагностика нәтиҗәләре



«Милли йоллаларга таянып балаларга әхлак тәрбиясе биру» темасы
буенча предметы- үстерешле мохит оештыру планы
(2017-2018 уку елы өчен)


Вакыты

Эшчәнлек

Басма чыганак

Сентябрь

“Туган телдә сөйләшәбез” УМК буенча почмак төзү

З.М.Зарипова “Туган телдә сөйләшәбез”укыту-методик ярдәмлек

Октябрь

Милли хәрәкәтле уеннар өйрәнү

Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез.
Кашапова М.Ф. Уйныйк әле, балалар.

Ноябрь

“Йолаларны саклыйк!”- тупланган материаллар, фотолар белән альбом төзү.

Интернет, БаязитоваФ.С. татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.

Декабрь

Әти-әниләр өчен «Балаларыгызга
бармак уеннары» дигән күчмә папка ясау

Иртернет, З.М.Зарипова “Туган телдә сөйләшәбез”укыту-методик ярдәмлек

Январь

«Халкымның күңел бизәкләре, кием үрнәкләре»исемле папка ясау

Интернет

Февраль

Әти-әниләр ярдәме белән «Этием- горурлыгым” дигән стенд ясау

Интернет,” Салават күпере “ журналы

Март

Дидактик материаллар, таратма карточкалар туплау

Интернет З.М.Зарипова “Туган телдә сөйләшәбез”укыту-методик ярдәмлек

Апрель

«Милли бәйрәмнәр» дигән альбомны тулыландыру

К.В. закирова. Әхлак нигезе- матур гадәт. Интернет,В.Г.Гомәрова
Бәйрәмнәр бәйләме.

Май

Татар халык уеннар, табышмаклар, мәкальләр, тизәйткечләр альбомын ясау

Интернет, Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез.
Кашапова М.Ф. Уйныйк әле, балалар.


Кулланылган әдәбият исемлеге
1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы /
М.А. Васильева, В.В. Гербова.- . Балалар бак часында тәрбия һәм белем бирү программасы /
2. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия / Төз.: К.В. Закирова.- Казан: РИЦ, 2011.
3. Белем бирү һәм тәрбия прцессында милли төбәк компоненты: балалар бакчалары тәрбиячеләре, татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен методик кулланма / Төз.: З.М. Зарипова.- Яр Чаллы, 2000.
4. Закирова К.В. Уйный- уйный үсәбез ( балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2005.
5. Кашапова М.Ф. Иң гүзәл тел- туган тел: балалар бакчасында сөйләм телен үстерү буенча методик кулланма.- Казан: РИЦ “ Школа”, 2009.
6. Туган телем – бөек анам теле: татар балаларын ана теленә өйрәтү өчен тәрбиячеләргә методик кулланма / З.М. Зарипова.- Яр Чаллы, 2004.
7. Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.: З.М.Зарипова,
Л.Н. Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова.- Казан: ФОЛИАНТ, 2012.
8. Зарипова З. М. Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма. Казан “Фолиант” 2012.
9. “Тылсымлы куллар” , “Күчтәнәч”, “Салават күпере” журналлары тупланмалары.

13