Проект «Гаилә учагы» для детей 5-7 лет
Проект «Гаилә учагы» представляет собой уникальную программу, направленную на воспитание детей в возрасте 5-7 лет, придавая особое значение семейным ценностям. Основная идея проекта заключается в глубоком понимании того, что именно семья является первоисточником воспитания, и «Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс» — это выражение прекрасно иллюстрирует значимость семейной атмосферы. Задача проекта — создать условия для гармоничного взаимодействия между детьми и их семьями.
Традиции и ценности, передающиеся из поколения в поколение, формируют основы нашего общества. Проект включает в себя активное вовлечение родителей в игровой и творческий процесс совместного воспитания, что, безусловно, отразится на позитивном развитии детей. Мы учим детей уважению, заботе и помощи своим родным. Если обстановка в семье будет теплой и поддерживающей, дети вырастут любящими и заботливыми.
С каждым этапом проекта мы создаем для детей условия, способствующие не только обучению, но и приобщению их к культурным традициям нашей нации. В рамках проекта дети будут заниматься творчеством, учить пословицы и поговорки, исследовать семейные истории и традиции своих предков. Стремление к осознанию своих корней и уважение к ним станет тем фундаментом, на котором строится уверенность в завтрашнем дне.
Наша цель — показать, насколько важно детьми взаимодействовать с родителями, формируя тем самым устойчивые связи и отношения. Мы будем устраивать всевозможные мероприятия, такие как выставки, конкурсы и праздники, где каждый участник сможет проявить свои таланты и способности, а главное — ощутить поддержку и любовь своей семьи. В результате реализации данного проекта мы ожидаем, что дети станут не только более социально адаптированными, но также почувствуют себя частью своей семьи и общества в целом.
Татарстан Республикасы
Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә
белем бирү учреждениесе
«Мамадыш шәһәре 11нче «Ландыш» балалар бакчасы»
ПРОЕКТ
“ГАИЛӘ УЧАГЫ”
(5-7 яшьлек балалар өчен)
Автор: Дахрутдинова Роза Михайловна
тәрбияче
2016
«Гаилә учагы»
(5 - 7 яшьлек балалар өчен проект)
Төре: иҗади
Дәвамлылыгы: уку елы дәвамында
“Гаилә учагы” проектының актуальлеге: Иң беренче тәрбияне бала гаиләдә ала. “Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс”, “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”, дигән безнең бабаларыбыз. Баланың чын шәхес булып тәрбияләнүе дә иң беренче чиратта гаиләгә бәйләнгән.
Элек- электән халкыбыз иң күркәм сыйфатларының берсе итеп өлкәннәргә ихтирам, ата- анага хөрмәт, туганнар белән тыгыз аралашып, бер – берсенә ярдәмләшеп яшәүне санаган.
Бала бүгенге җәмгыятьтә үзенең лаеклы урыннын тапсын, бәхетле булсын өчен кечкенәдән үк дөрес тәрбия бирергә, өлкәннәргә, туганннарга карарта хөрмәт хисләре тәрбияләргә кирәк. Яшь ханымнарның кечкенә баллары янында ирен, аның әти- әнисен хурлап торуы бала күңелендә каршылыклы хисләр тудыра. Чөнки баланың күңеле чиста, ул әтине дә, әнине дә, әби- бабайны да бердәй ярата.
“Гаилә учагы” проекты ярдәмендә без иң беренче чиратта әти- әнигә бала тәрбияләүдә дөрес юлны күрсәтергә, әти- әни белән бала арасын якынайтып, аларны бергәләп эшләргә, эзләнергә өйрәтергә тиеш. Риза Фәхретдин: “Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” дип кисәтә. Шуңа күрә дә балачактан алынган дөрес, күпъяклы тәрбия баланың киләчәк тормышында бик мөһим урын алып тора.
Максат: Балаларда әти- әни, әби- бабайга, туганнарга карата ярату, хөрмәт хисләре тәрбияләү, гаилә, нәсел турындагы белемнәрне системалаштыру максатыннан балалар бакчасы коллективы һәм әти- әниләр белән уртак эшне оештыру.
Бурычлар: 1.Тәрбияви: Балалар бакчасында, гаиләдә бер- береңә карата игътибарлылык, ярдәмләшү, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү;
2. Үстерешле: 1.Балаларның коммуникатив сәләтен, иҗади активлыгын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләге уяту;
2.Балаларның һәм өлкәннәрнең үзара аралашу күнекмәләрен ныгыту;
3.Белем бирү: Балаларны нәсел, туганнар, гаилә турындагы мәкаль - әйтемнәр, шигырьләр, әкиятләр, әдәби әсәрләр белән таныштыру;
2. Әти- әниләр белән берлектә нәсел агачы, шәҗәрә төзергә өйрәтү.
Катнашучылар: тәрбиячеләр, балалар, әти- әниләр.
Җиһазлау: слайдлар, гаилә темасына багышланган халык авыз иҗаты әсәрләре, шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр, видеоязмалар, аудиоязмалар.
Эш алымнары: әңгәмә, дидактик уеннар, рәсем ясау, әдәби әсәрләр уку, җыр- биюләр өйрәнү.
Алдан эшләнгән эшләр: Индивидуаль әңгәмәләр, гаилә турында сөйләргә өйрәнү, шигырьләр , әкиятләр уку.
Көтелгән нәтиҗә: “Мин бәхетле гаиләм белән” әдәби музыкалҗ кичәдә катнашу.
Проектны гамәлгә ашыру этпалары:
I этап: әзерлек этабы:
-эшчәнлекне планлаштыру: (проектның темасын уйлау, максатын, бурычларын билгеләү, эшчәнлек өчен шартлар тудыру);
-перспектив, эш планнары төзү;
- тема буенча иллюстратив материал әзерләү;
-төркем җыелышларында проектның максаты, бурычлары белән таныштыру, интернет челтәреннән, китаплардан кирәкле материаллар эзләү, туплау.
II этап – төп этап:
1.Балалар белән эш .
-материаллар туплау;
- әңгәмәләр үткәрү;
- шигырь- җырлар өйрәнү, мәкальләр өйрәнү;
- рәсем конкурсы уздыру,
-әвәләү, кисеп ябыштыру;
- уеннар уйнау;
- гаилә темасына кагылышлы әкиятләр уку;
-презентацияләр карау.
2.Әти-әниләр белән эш
-анкета үткәрү;
-балалар белән гаилә турында шигырьләр, җырлар өйрәнү;
- “Минем гаиләм” рәсем конкурсында катнашу;
- шәҗәрә төзү;
-Безнең гаилә традицияләре” дигән фотоальбом ясау;
- әдәби- музыкаль кичәдә катнашу;
III этап- йомгаклау этабы:
-күргәзмәләргә, алган белемнәргә нәтиҗә ясау;
- үстерешле диалог үткәрү.
- “Мин бәхетле гаиләм белән “ дигән әдәби – музыкаль кичәдә катнашу.
Проект эшчәнлегенең перспектив – тематик планы.
№ | Эшчәнлек тәртибе | Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге | Әти- әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге |
1. | Әңгәмәләр үткәрү: “Минем гаиләм”, “Әти- әниләргә нәсыйхәт”, “Бала һәм җәмгыять”. “Минем хокукларым һәм бурычларым!” | Үстерешле диалог | Рәсемнәр карау, фоторәсемнәр карау | Үткәрелгән әңгәмәләр буенча өйдә балалар белән сөйләшү, бергәләп нәсел- нәсебеңне барлау. |
2. | Анкета үткәрү” | Анкета үткәрү:”Мин һәм минем гаиләм”, анализ ясау. | ||
3. | “Өч кыз” мультфильмын карау | Үстерешле диалог, мультфильм карау, аның эчтәлеген сөйләү, эчтәлек буенча фикер алышу. | Рәсем ясау | Гаилә, туганнар темасына багышланган мультфильмнар карау |
4. | Әкиятләр уку (“Ялкау малай” татар халык әкияте, “ Ике кыз” татар халык әкияте, “Тату туганнар” (корея халык әкияте) | Әкиятләр уку, эчтәлеген сөйләү,аларны чагыштыру | Экиятнең ахырын үзләренчә дәвам итү | Балалар белән бергәләп гаилә темасына багышланган әкият язып килү |
5. | Гаилә темасына багышланган шигырьләр уку: Г.Тукай “Безнең гаилә», «Туган тел», Н. Исәнбәт «Иң матур сүз», Р. Корбан «Бәйрәм бүген», Ф. Яруллин « Әниләр бәйрәмендә», Я. Игәнәй «Әти кайтыр эштән», Җ. Тәрҗеманов «Иң матур җыр», «Бабай туган көн» Йолдыз « Тылсымлы түбәтәй», «Энемә», «Дәү әни", Р. Бәшәр «Намаз», Р. Миңнуллин «Малайлар сөйләшә», Ш. Галиев « Җирдә миңа ни кирәк», «Әбиләрдә кунакта» «Ай кызым», З. Туфайлова «Минем гаиләм», Ә. Бикчәнтәева «Әтием белән бергә», «Дәү әнием», Х. Халиков « Энем бар», «Зиратка бардык», Н. Мадҗяров «Үпкәләп булмый әбигә», Мөҗәһит «Булышабыз», Б. Рәхимова «Әтием бәйрәме көнне» | Үстерешле диалог, шигырь өйрәнү, өзекләр ятлау, сөйләргә өйрәнү. “Әниләр көне”, 8 март бәйрәмендә, Ватан саклаучылар көнендә бәйрәм кичәләре уздыру | Шигырьләрне өйрәнү, сөйләү, бәрәмнәрдә катнашу, Рәсем ясау, бүләкләр әзерләү | Үстерешле диалог, шигырь өйрәнү, өзекләр ятлау, сөйләргә өйрәнү, бәйрәмнәрдә катнашу |
6. | Гаилә, тәрбия, балалар турында хикәяләр уку : А. Алиш “Әбиләрдә кунакта”, Н. Кәримова “Кое чыпчыгы”, Дәрдемәнд “Өч угыл”, Р. Фәхретдин “Тәрбияле бала”, “Ашау әдәпләре”, Г. Сабитов “Кадерле бүләк”, В. Осеева “Тылсымлы сүз”, С. Сәхбәнова “Ботка нигә тәмле?” | Үстерешле диалог, үз фикереңне исбатлау, | Дидактик уен “Дөрес, дөрес түгел”, “Кунакка баргач” | Үстерешле диалог, Р. Фәхретдин “Тәрбияле бала”, К. Насыйри “Табын әдәпләре” әсәрләрен балалар белән бергә уку |
7. | Гаилә турында мәкаль- әйтемнәр әзерләү | Мәкальләр өйрәнү | Дидактик уен: “Мин башлыйм- син дәвам ит” | Гаилә турында мәкальләр туплауда ярдәм итәргә тәкъдим итү |
8. | Уеннар уйнау | |||
а) | Җырлы- биюле уеннар “Түбәтәй», «Кәрия – Зәкәрия», «Ак калач», «Ал кирәк, гөл кирәк», «Чума үрдәк, чума каз», «Ал чия төпләрендә» | Тәрбияче белән уенның сүзләрен һәм хәрәкәтләрен өйрәнү | Музыка астында уен хәрәкәтләрен ныгыту | Уенның сүзләрен, хәрәкәтләрен кабатлау |
б) | Рольле- сюжетлы уеннар “Кунакка баргач”, “Кафеда”, “Әбидә кунакта” | Үстерешле диалог | Рольгә кереп уйнау | Кафега барганда, кибеттә әйбер алганда балаларга үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга тәкъдим итү. |
в) | Дидактик уеннар: “Нинди тәртиптә бара?”, “Кем күбрәк әйтә?”,”Артык әйберне тап”, “Мин әнигә булышам” | Үстерешле диалог | Балалар уеннарда катнаша, сорауларга җавап бирә һәм җавабын аңлатып бирә | Өйдә балалар белән икмәк һәм аның төрләре турында әңгәмә үткәрәләр. |
9. | Балалар бакчасы ашханәсенә экскурсия | Үстерешле диалог | Пешерүче апаларның эшләрен күзәтү | |
10. | Эксперименталь эш: | Балалар тозлы камырдан төрле камыр ризыклары ясыйлар, орлыкларны җиргә утырталар, су сибәләр | Балалары белән берлектә камыр ризыгы пешереп карарага тәкъдим итү. | |
11. | Рәсем ясау:” Безнең гаилә”, “Минем әнием- иң матуры”. “Минем әти - во!” | Рәсемнәр карау, карандаш белән ясап, аннары краска белән буяу | Балаларның мөстәкыйль эше | :”Минем тату гаиләм” рәсем конкурсында катнашу |
12 | Әвәләү, кисеп ябыштыру Бәйрәмнәргә бүләкләр әзерләү, “Кунак чакырабыз: татар халык ризыкларыннан күргәзмә (әвәләү, кисеп ябыштыру, тозлы камыр белән эшләү)” | Төрле формадагы әйберләрне әвәвләп ясау, кайчы, келәйне дөрес куллану, дөрес тоту күнекмәләрен кабатлау | Балаларның мөстәкыйль эше | “Нәсел агачын “ ясыбыз, “Минем гаилә шәҗәрәсе” конкурсларында катнашу. |
13 | Спорт бәйрәме “Безнең гаилә сәламәт яшәү яклы!” | Бәйрәмне оештыру | Бәйрәмдә катнашу | Бәйрәмдә катнашу |
14 | “Безнең гаилә традицияләре” фотокүргәзмә | Әти- әниләр белән бергәләп ял иткән җирдә, бәйрәмнәрдән фотоларны барлау | Безнең гаилә традицияләре фотокүргәзмәсенә гаилә фотолары әзерләү | |
15 | Әдәби музыкаль кичә “Мин бәхетле гаиләм белән!” | Шигырьләр, җырлар өйрәнү, | Әдәби- музыкаль кичәдә катнашу | Балаларны бәйрәмгә әзерләүдә ярдәм итү, “Минем гаиләм” фотоальбом ясау, аны шәрех итү. |