Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Конспект по татарскому языку на тему"Сабантуй бәйрәме" (старшая группа)

Яппарова Нурания Миннахматовна Яппарова Нурания Миннахматовна
DOC
166
1
Предпросмотр

Алабуга муниципаль районы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнаш төрдәге 36 нчы “Очкынкай” балалар бакчасы






Сабантуй бәйрәме



Проектны әзерләде:
1 нче категорияле татар теле
тәрбиячесеЯппарова Н.М.



Алабуга


Сабантуй бәйрәме” проектаның актуальлеге
Тәрбия һәр халыкта аның теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул, кшелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтиаҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштерелгән.
Балачак чоры – үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья.Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Нәниләр өчен бу, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акыллы, моңлы күңеле, җор теле тудырган иҗат җәүхәрләре – матур гореф – гадәтләр, йолалардыр.
Халык йолаларын һәм бәйрмнәрен икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә тормышына һәм ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәр.Мәктәптәгечә яшьтәге балаларга ел фасылларына бәйле йолалар һәм бәйрәмнәр күбрәк аңлашыла һәм ул аларга якын да. Шуңа күрә без балаларны шул бәйрәмнәр, йолалар белән таныштыруны кирәкле һәм отышлы дип таптык.
Беренчедән, милли йолалар һәм гореф –гадәтләр алыштыргысыз тәрбияви чара булып тора. Икенче яктан, халык бәйрәмнәре – шәхесне иҗтимагый тормыш тәлапләренә күнектерү чарасы да.
Шуның белән бергә, халыкның йола бәйрәмнәре милли хисләр фрмалашуга, аларның культурасын өйрәнүгә, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, туган илгә, туган җиргә, туган табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр .Сабантуй бәйрәмен яңа укыту методик комплекты программасы буенча без балалар белән зурлар төркемендә май аенда әзерләнәбез һәм үткәрәбез. Бу бәйрәмдә катнашырга уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын да чакырабыз, ә тамашачылар булып барлык бакча балалары , әти-әниләр,әби –бабайлар чакырыла. Татар баласын чын татар, милли рухлы шәхес итеп үстерергә телибез икән, киләчәк буын иң беренче ата-бабаларны рухи хәзинәсен, гореф –гадәтләрен белергә тиеш. Шулай булганда гына изге теләгебезгә ирешербез дип уйлыйбыз.
Сабантуй бәйрәме
Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.
Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе - мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.
Акрынлап Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнә бара. Бүген аны Татарстан авылларында, поселокларында, районнарында, шәһәрләрендә генә түгел Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да һәм татар диаспоралары яшәгән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр.
Хәзерге вакытта Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.
Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.
Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.... Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.




Максат:
1.Балаларны яз билгеләре, яз көне табигатьтәге үзгәрешлр турында күзаллауларын киңәйтү. Сабантуй бәйрәме, аның йолалары белән таныштыруны дәвам итү.
2. Балаларның сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.
3. Балаларда милли традицияләргә нигезләнеп узара аралашу культурасы тәрбияләү.
Бурычлар:


  • балаларны проблемалы ситуациягә кую, Сабантуй бәйрәме, аның йолалары турында нинди мәгълүмат белүләрен ачыклау;


  • балаларда комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;


  • балаларның хәтер сәләтен һәм иҗади күзаллауларын үстерү, сөйләм культурасын тәрбияләү;


  • үткәрелгән бәйрәм аша балаларда татар халкының милли бәйрәмнәренә карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Проектның этаплары:

  • Проектның максатын, бурычларын билгеләү

Проектның төрен билгеләү;

    • Проектның тематикасын һәм эчтәлеген билгеләү;

    • Проектның башкару формасын билгеләү;

    • Проектның план-схемасын төзү

    • Өй эшләре, мөстәкыйль эш өчен биремнәр;

    • Ата-аналар белән эш төрләрен билгеләү;

    • Проектның сценариясен төзү;

    • Проектны презентацияләү.

Балалар бакчасында Сабантуй бәйрәмен уздыруның үзенчәлеге.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бәйрәм оештырганда, мин уртак традицияләргә таянам. Әзерләнү этабы берничә өлештән тора.
1 нче этап. Татар халкының гореф- гадәтләре турында әңгәмә. Киенү культурасы, аш-су осталыгы, уен фольклоры.
2 нче этап.Бүләкләр үзерләү.Музыка дәресләрендә җыр,биюләр өйрәнү.
3 нче этап. Бүләкләр җыю.Һәрбер төркмгә җырлап биеп кереп бүләкләр җыю,теләкләр теләү.
4 нче этап.Участокны бизәү, бәйрәм саф һавада уза.
Бәйрәмне оештыру кагыйдәләре
Бәйрәм күңелле булсын өчен җыр –бию уеннар белән үрелеп барырга тиеш.Бәйрәм дәрәҗәле төстә (флаг, гимн) игълан ителсә, бигрәк яхшы.
Һәрбер яшь үзенчәлегенә туры килә торган уеннар сайлау кирәк.
Бәйрәм бүләкләү белән тәмамлана. Шулай ук татар халкының милли ризыклары белән сыйлау мөһим дип уйлыйм.
Проектның төре:
Иҗади (Балалар Сабантуй бәйрәме белән танышалар, барлыкка килгән проблемаларны үзләренчә чишеп чыгалар)
Проектның тематикасы һәм эчтәлеге:
Иҗади проект(татар халык бәйрәме. Балалар әти-әниләргә,килгән кунакларга, балаларга бәйрәм күрсәтәләр)
Проектның башкару формасы:
Татар халык бәйрәме– Сабантуйны күрсәтү.
Проектның дәвамлылыгы:
Дәвамлы проект(1 ай)
Катнашучылар:
Балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар.



Проектның план-схемасы

Башлангыч этап


Балалар белән эш


Ата-аналар белән эш


Тәрбиячеләр, белгечләр һәм социум белән эш


1.Зурлар төркемендә “Сабантуйга әзерләнәбез”, “Күңелле Сабантуй уеннары” дигән темалар буенча шөгыльләрен уздыру. Мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә бу темаларны искә төшерү.
2.Сабантуй бәйрәме, йолалары турында белемнәрен тулыландырып балалар белән әңгәмә үткәрү.
3. “Сабантуй”, “ Күңелле Сабантуй уеннары” темасына рәсем бәйгесе уздыру


1.Ата-аналар җыелышында проект оештырылуы хакында әйтү. Кыскача проектның эчтәлеге белән таныштыру.
2.Балаларга бүләкләр әзерләү.
3.Татар халык ашлары әзерләү.





1.Проект турында әйтү. Максатлар һәм бурычлар белән таныштыру.
2. Музыка җитәкчесе белән проектның эчтәлеге хакында сөйләшү, темага туры килә торган репертуар сайлау.









Эшчәнлекне оештыру


Балалар белән эш


Ата-аналар белән эш


Тәрбиячеләр, белгечләр һәм социум белән эш

1.Балаларны Сабантуй бәйрәме белән таныштыру. Сабантуй бәйрәме турындагы белемнәрен барлау. Балаларның фикерләрен тыңлау.
2.Бәйрәм темасына кагылган, Сабантуй бәйрәмен дә уйналасы уеннарны өйрәнә башлау.
3. Балалар белән бергә“ Сабантуй котлы булсын” дигән плакат ясау.
4.Балаларны “Сабантуй” бәйрәменең сценариясе белән таныштыру.
5. Бәйрәмгә өйрәнеләсе шигырьләрне бүлеп бирү.

1.“Балаларның тәрбияви үсешендә татар халык бәйрәмнәренең роле” дигән темага консультация бирү.
2.Ата-аналаларны “Сабантуй” бәйрәмен әзерләү буенча оештыру эшенә җәлеп итү.

1.Сценарий белән таныштыру, музыка җитәкчесе белән репертуарга һәм сценарий эчтәлегенә төзәтмәләр кертү.
2.Тәрбияче, музыка җитәкчесе киңәше буенча балаларга шигырьләр, рольләр бирү.


Проектны тормышка ашыру


Балалар белән эш


Ата-аналар белән эш


Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш

  1. “Сабантуйга әзерләнәбез” темасына караган шөгыльләрдән балалар белән диалог ларны өйрәнү. Бәйрәм сценариясенә кергән җырлар һәм уеннар өстендә эшләү.

  2. Балаларга бирелгән шигырь ләрне сәнгатьле сөйләү өстендә эшләү.

  3. Афиша әзерләү.

  4. Сценарие буенча репетицияләр ясау. Презентациягә әзерләнү.

1 Ата-. аналарның һәм балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге буларак
бәйрәмгә өйрәнә торган җырлар, шигырьләрнең сүзләрен балалар белән ятларга булышу .
2. Аерым балаларның ата-аналары белән сөйләшү, шигырьләрне дөрес ятлау турында киңәшләр бирү.
3. Бәйрәм өчен кирәк булган атрибутлар һәм костюмнар әзеләүдә катнаштыру.

  1. Репетициядә катнашу, аерым күренешләрне кабатлату.

  2. Музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләр ярдәмендә сценариягә кергән җырларны өйрәнү

  3. Декорация ясауда, костюмнар әзерләүдә катнашу.

  4. Оештыру моментларында катнашу.

  5. Афишалар ясау


Презентация


Балалар белән эш


Ата-аналар
белән эш


Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш



Әти-әниләргә, балаларга, тәрбиячеләргә, килгән кунакларга
Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәтү.




Үткәрелгән бәйрәм буенча үзләренең уй-фикерләрен, хисләрен теләкләр дәфтәрендә белдерү.



Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәтү.

Фотосессия.




Бәйрәмнең сценариясе
Сабантуй бәйрәме
Бәйрәмдә катнашучы персонажлар:
Алып баручы (милли киемнән), Былтыр,Шүрәле
Җиһазлау:канат,капчыклар, йомыркалар,кашыклар,агач атлар,чүлмәк,катык-табак.
Сабантуй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлә.Озын колгага чигүле сөлгеләр,кулъяулыклар,төрлли де төстәге шарлар эленә. Уеннар оештырыла торган урыннар тиешенчә җиһазландырыла.Балалар милли киемнәрдән, җырлап киләләр.
Җыр:”Сабантуйга барабыз”
1.Карагыз, карагыз,
Сабантуйга барабыз.
Сабантуйга барабыз,
Уйнап бүләк алабыз.
2.Сабантуйга барабыз,
Сикерәбез, чабабыз.
Җырлап, биеп алабыз,
Уйнап бүләк алабыз.
Бәйрәм барышы:
Алып баручы: Күңелләрне җилкендерә Сабантуй,
Йөрәкләргә моң, дәрт өсти Сабантуй.
Исәнмесез, кадерле балалар, без сезнең белән сабантуй бәйрәменә җыелдык.Бу бәйрәм бар халыкны берләштерә, күңелләррне күтәрә.
Уртага ике бала чыга.


1 нче бала. Шатлыклар күңелебездә,
Ак кояш күгебездә.
Килегез, дуслар,кунака:
Сабантуй бүген бездә.
2 нче бала. Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә,узышыйк та-
Сабантуй бүген бездә.
Балалар шигырь ярышын ачып җибәрәләр:
Бүген бездә Сабан туй,
Эшләреңне барын куй
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Кемдә нинди һөнәрбар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Урагыз мәйданнарны.


Сабантуймы, сабантуй-
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул
Чаптар өстендә чабып
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышлыгайөгереп


Һәм татарча көрәшеп,
Аркан белән сөйрәшеп,
Ватмый йомырка ташып,
Тапкырлыкта сынашып


Җиңсәң әгәр ,
Сабантуй-
Эчкә шатлык
сыймас туй!


Сабан туе батыры


Быел батыр кемдисәң, Басып калды Шәвәли-
Батыр калды Шәвәли. Екты ул барчасын да.
Зур мәйданда берүзе Батыр калды Шәвәли
Басып калды Шәвәли! Балалар бакчасында!
Сабан туе
Шатлыклар –күңелебездә Җилферди чиккән сөлгеләр!
Ал кояш –күгебездә! Бүләкләр –күбебезгә!
Килегез,дуслар, кунакка- Көрәшик тә , узышыйк та-
Сабантуй бүген бездә! Сабантуй бүген бездә!


Былтыр килеп чыга.
Алып баручы: Балалар, карагыз әле кем бу? Былтыр син түгелме? Урманга барасыңмы, әллә бездә сабантуй бәйрәме икәнен белдеңме?
Былтыр: Әйе, ишетеп килдем, сезнең матур җырларыгыз еракларга яңгырый, минем дә сезнең белән бәйрәм итәсем килә.
Алып баручы: Әйдә Былтыр синдә безнең белән күңел ач.


Татар халык биюе «Әпипә», рус халык биюе «Сударыня» башкарыла.
Былтыр: Ай-һай,матур биисез икән. Минем сезгә күчтәнәчләрем бар иде, ләкин мин юлда капчыгымны югалттым.
Алып баручы:
Күчтәнәчләрең күп идеме соң?Балалар, әйдәгез әле, эзләшик капчыкны.
Балалар капчыкны табалар,Капчык селкенә капчыкны ачып җибәргәч,аннан Шүрәле килеп чыга.
Былтыр: Нәрсә бу? Качкынмы? Җенме? Нәрсә бу? Искитәрлек нәрсә бу?!
Шүрәле: Нәрсә бу?Танымыйсың инде әллә? Мин матур, мин әйбәт,тик мин сезгә үпкәләдем.Ник сез мине бәйрәмгә чакырмадыгыз? Мин сезгә бүләкләрегезне бирмим.
Былтыр: Шүрәле бәлки без синең белән көч сынашырбыз.
Былтыр белән шүрәле канат тартышалар.балалар булышалар,Шүрәле егыла.
Шүрәле: Минем бәйрәм күрәсем килгән идее,былтырдан бирле сабантуй күргәнем юк бит.
Алып баручы: Шүрәле сабантуй елга бер генә була ул әйдә кал,безнең белән уйнарсың.
Шүрәле : Бик теләп калам,мин бит кети-кети уйнарга яратам.
Алып баручы: Юк,Шүрәле без мили уеннарыбызны уйныйбыз син дә кушыл.
Ата –аналар,тәрбиячеләр катнашында уеннар уйнала
Уеннарны Алып баручы, Былтыр, Шүрәле,тәрбиячеләр оештыра һәм командаларны татарча бирәләр:
Йөгер”, “Сикер”, “Уйна”, “Җырла”, “Бие”.

  1. “Капчык киеп сикерү”.

  2. “Агач кашыкка йомырка салып йөгерү”.

  3. “Ат чабышы”.

  4. “Чүлмәк вату”.

  5. Катыктан акча эзләү.

Күмәк бию.
Сабантуй” җыры(Г.Гәрәева көе һәм сүзләре)


Уеннарда катнашкан,җырлаган- биегән балаларны,ата-аналарны, тәрбиячеләрне бүләкләү башлана.Барлык балаларга Былтыр белән Шүрәле тәи-том тараталар, милли ризыклардан авыз итәргә чакыралар, чәй табыны әзерләнә.
 








Кулланылган әдәбят


  1. “Татарча сөйләшәбез”(Уйный- уйный үсәбез,5-6 яшьлекләр өчен) Методик кулланма .Зарипова З.М. Кидрячева Р.Г.-Казан 2012

  2. Закирова К.В. «Балачак аланы». Хрестоматия для воспитателей и родителей.

  3. Вафина Т.В. Җырлар,биюләр,уеннар.-Казан, 1993.

  4. Гәрәева Г.Г. Балалар җырлый. –Чаллы,1993.

  5. Гәрәева Г.Г. Үз җырыбыз булсын әле.-Чаллы, 1993.

  6. Исәнбәт. Н.Балалар фольклоры һәм җырлы –сүзле йөз төрле уен. –Казан: Татарстан китап нәшрияте 1984.

  7. Күңел ачыйк бергәләп. /төзүчесе: К.В. Закирова,- Казан6: Мәгариф нәшрияте 2003.

  8. Ягъфәров Р. Кәҗә- мәкәрҗә.-Казан,раннур нәшрияте,1990.

  9. Ягъфәров Р.Татар балалар фольклоры. Казан, раннур нәшрияте, 1999

  10. Иң матур сүз /Төзүчесе: К.В.Закирова, -Казан:Мәгариф нәшрияте2000.

  11. “Яңа алымнар кулланып” Әхмәдиева Н. /Мәгариф №4,2009

  12. “Уйный, уйный өйрәнәбез.” Әдһәмова К. / Мәгариф № 4. 2009.

“ Иң зур теләк нәниләрне милли рухта тәрбияләү” Шәфигуллина Г
.












10