Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы: Оешкан белем бирү эшчәнлеге

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы: Оешкан белем бирү эшчәнлеге

Насибуллина Миляуша Рауфовна
Насибуллина Миляуша Рауфовна
DOCX
115
0

Бу документ Татарстан Республикасы Олы Елга авылында урнашкан “Умырзая” балалар бакчасына караган оешкан белем бирү эшчәнлегенең конспектын тәкъдим итә. Төп тема татар халык әкияте «Куркак юлдаш» буенча балаларга сөйләм теле үсешен аңлату һәм дуслык төшенчәсен өйрәнүдән гыйбарәт. Әкият иллюстрацияләр аша укылып, балаларга аның төп героик образлары һәм үзенчәлекләре турында фикер алышу мөмкинлеге бирелә.

Әкиятне тыңлаганнан соң, балалар дуслыкка карата үз фикерләрен белдерә, һәм укып чыккан әкият буенча диалогик сөйләшүне алып бара. Алар дидактик уеннар һәм төрле әкиятләр аша дуслыкның әһәмиятен аңлый. Конспект эчендә шулай ук дөньякүләм традицияләр, әкиятләр, һәм логик фикерләү күнекмәләрен үстерү максатлары да каралган.

Тәрбияче, балаларга сөйләмнең грамматик төзелешенә һәм дуслык төшенчәсенең нигезләре турында киңәшләр биреп, аларның иҗади фикерләү һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатын куя. Уен формалары, дидактик материаллар һәм методик алымнар ярдәме белән балалар белән эшләү практикасы актуальләшә.

Конспектасы Татарстанның милли мәдәниятен һәм телен саклау, шулай ук яшь буынның позитива һәм дошманлыксыз дусларча мөхит формалаштыруны үз эченә ала. Туган телдәге материаллар, кичә планнары, уеннар һәм сөйләм күнекмәләре – болар барысы да балаларның иҗадый, аңлау һәм игътибарлылык дәрәҗәләрен күтәрүгә юнәлтелгән.

Предпросмотр

 
 
 
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы
 
 
 
 
 
Оешкан белем бирү эшчәнлегенең конспекты
(сөйләм теле үсеше)
 
 
 
Насибуллина Миләүшә Рәуф кызы, беренче категорияле тәрбияче
 
                                                              Октябрь, 2017 нче ел 
Тема: татар халык әкияте “Куркак юлдаш”
Максат: Сөйләм теленең барлык компонентларын үстерү.
Тәрбияви бурыч: Сөйләмнең грамматик төзелешенә карата  игътибарлылык тәрбияләү. Дөрес сөйләү теләген  формалаштыру. Балаларда дуслык төшенчәсен ныгыту.
Үстерешле бурыч: Балаларның күзаллавын, диалогик, монологик, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.
Белем бирү бурычлары: Логик фикер йөртергә, предметны сурәтләгәндә сыйфатны исемнәр белән яраклаштыра белергә өйрәтү. Текстны тәрбияче ярдәменнән башка эзлекле һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. Натураль  саннар арасындагы бәйләнешләрне(6 саны 7 дән 1 гә кимрәк) аңлауларын ныгыту.
Белем бирү өлкәсе: сөйләм теле.
Интегралләшкән белем бирү өлкәләре: танып белү, матур әдәбият, математика.
Методлар һәм алымнар.
Методлар: күрсәтмәлелек, сүзле, практик, уен.
Алымнар: дидактик уеннар, сораулар, әдәби сүз, сөенеч мизгеле, әңгәмә, биремнәр.
Сүзлек эше: юлдаш, тугрылыклы.
Алдан эшләнгән эшләр: әкият сайлау, дидактик уеннарны эшкәртү, матур әдәбият әсәрләре уку(татар халык әкияте “Төлке белән торна”, Абдулла Алиш  “Чукмар белән Тукмар”.
                                                          Төзелеше.
I.Кереш өлеш.
1. Күчтәнәч тапшыруы кунакка килә.
2.Балаларга Назлыкай белән Сорыкайны дуслаштыру максатын кую.
 II. Төп өлеш.
1.Дуслыкны нәрсә белән күзаллыйлар.
2.Дуслык турында әкиятләрне, әсәрләрне искә төшерәләр.
3.Татар халык әкияте “Куркак юлдаш” ны уку.
4.Әкият буенча эш. Сорауларга җавап бирү.
5. Мәкальләр өстендә эш: “Дустың булмаса эзлә – тапсаң югалтма!”
6.Үстерешле уен: “Әкиятне дәвам ит”.
 7.Ял минуты: “Дустым бар”
8. Туп белән дидактик уен: “Дәвам ит”
9.Уен. “Бүләк биреш”
10. Сүзле уен. “Дуслык җебе”
III. Йомгаклау.
 
Тәрбияче ширма артында утыра. Слайд 1
-Исәнмесез, балалар.
Хәерле көн сезгә
Хәерле көн үзебезгә
Хәерле көн күзебезгә
Хәерле көн һәммәбезгә
Елмаеп алыйк бергә
Ә менә Назлыкай  да килә. (куян елап керә)
-Назлыкай сиңа ни булды?
-Мине Сорыкай елатты. Ул минем муенсамны өзде. Шуңа кәефем бетте. Мин Сорыкай белән дус булмыйм.
-Тукта әле, тукта  Назлыкай,  елама әле. (Сорыкай керә)
-Назлыкай син кайда?
-Исәнме Сорыкай. Син нигә Назлыкайны кыерсыттың, муенсасын өзгәнсең.
-Муенса өзелгәннән нәрсә булсын инде, шуның өчен генә үпкәләргә кирәкме?
-Әле син үз гаебеңне дә танымыйсың. Бу бик куркыныч. И онытылып  та киткәнбез. Без бүген “Умырзая” балалар бакчасына  кунакка барабыз. Алар дуслыкны ничек аңлый икән, аларның да дуслары бардыр.
-Исәнмесез, балалар. Кәефләрегез ничек? ..... – Сезнең дусларыгыз бармы? (аерым сөйләшү)
-Балалар Назлыкай муенсасын өзгән өчен дусты Сорыкайга үпкәләгән. Назлыкай белән Сорыкайны ничек дуслаштырып була?(Балалар җавабы -гафу үтенергә, гәрәбәләрен җыеп, муенса тезергә)
 2 слайд- чәчелгән гәрәбә.
-Мин муенсаның җебен әзерләдем. -Без җыячак  муенсаны “Дуслык муенсасы” дип атыйк. Дуслык муенсасы булгач, ул гади генә булмас, серле – тылсымлы.  Аны җиңел генә җыеп булмый, аның өчен төрле сорауларга җавап бирергә, төрле биремнәрне җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Сез әзерме?(Әйе)
I. Беренче гәрәбәне алыр өчен дуслыкның нәрсәгә охшаганын әйтергә кирәк. Дуслык дигәндә күңелгә матур уйлар килә, елмаясы килә.( 3 слайд – төрле  рәсемнәр)
 
II. Дуслык турында бик күп әкиятләр бар.
-Сез шуларның исемнәрен әйтсәгез, муенсага гәрәбәләр артачак. 
- Ә мин сезне бүген татар халкының  дуслык турында “Куркак юлдаш” исемле әкияте белән таныштырам.  Игътибар белән тыңлагыз. (әкият укыла) Слайд 4 - 11
Сүзлек эше:Әкият “Куркак юлдаш” дип атала. Куркак сүзен аңлыйсыз, ә
 юлдаш сүзе нәрсәне аңлата? (ул юлда бергә баручы иптәш дигәнне аңлата)  
элекке заманда –  моннан күп вакыт, күп еллар элек 
шыпырт кына - акрын гына, пышылдап әйтү. Сүзләрне кабатлау.
Ә хәзер әйдәгез әкиятне искә төшерик әле
- Юлда барганда дусларга нәрсә очраган?
-Аюны күргәч дуслар нишләгәннәр?  Ягез йөзләрегез белән күрсәтегез әле
-Курыккач нишләгәннәр?
-Аю  үзен ничек тоткан?
-Аю киткәч агачтан төшкән дусты, җирдә ятучы иптәшенә нинди сорау биргән?
-Җирдә ятучы дусты нәрсә дип җавап биргән?
-Малайлар арасында чын дуслык булганмы? Ни өчен..?
-Бу әкияттәге малайлар чын  дуслар булсалар үзләрен ничек тоткан булырлар иде?
-Сез менә шундый хәлдә калсагыз нишләр идегез?
(үз мисалларында аңлаталар. Мин  агач башына үзем белән дустымны да алып менәр идем.һ.б.
-Дуслар ни өчен кирәк?  
   VI.Яхшы иптәш белән  уйнавы да эшләве дә күңелле, Дус һәрвакыт ярдәм кулы сузар, сине ташлап китмәс. Тикмәгә генә халкыбыз “Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма”,-дип әйтмәгән.(кабатлау) Кулга -  кул  тотыныгыз әле, нәрсә тоясыз?.Кул җылысын.Без – бер – беребезгә кулларыбыз аша  күңел җылысын бирәбез. Бер – беребезгә якынаябыз терәк, ышаныч булабыз. Слайд 12
VII.Cезгә әкият ошагандыр дип уйлыйм, әйдәгез рәсемнәр ярдәмендә әкиятнең эчтәлеген искә төшерик . Үстерешле уен: “Әкиятне дәвам ит”. 2 бала экран янында эшли, картинка саен берәр җөмлә әйтә. Слайд 13
VIII.Физ минутка.
-Дусларым,  кунакка күчтәнәчсез йөрмиләр, мин сезгә дуслык турында  бик матур уен алып килдем. Әйдәгез уйнап алабыз: “Дустым бар” уены. Слайд 14
IX.Дустыбыз тупның дуслар табасы, сезнең белән уйныйсы килә. Дуслыкның сыйфатларын әйтеп дустыбыз туп белән уенны дәвам итик. Уен: “Дәвам ит!”  Слайд 15 
 ( Дус кеше ул- яхшы кеше, гадел, тәртипле, ярдәмчел, акыллы, батыр, кыю....)
- Дуслыкның никадәр сыйфаты бар икән, ишеттегезме Назлыкай, Сорыкай.
Дуслар булган җирдә бүләкләр дә күп була. Сез бүләк бирергә яратасызмы?
X.Уен. “Бүләк биреш”Бер – берегезгә бүләк бирешәсез. Ләкин бүләк чын түгел, ә уйлап чыгарылган. Аны сез кул хәрәкәтләре ярдәмендә күрсәтәсез. Слайд 16
    -Бүләк биргәндә нинди хисләр кичердегез? (бүләкне алганда) йөз белән күрсәтү
     -Гәрәбәләрне тезгәч, бик матур муенса барлыкка килде. Слайд 17
       -Муенса ничә гәрәбәдән тора?
-Кечкенә гәрәбәләр ничәү?
-Зур гәрәбәләр ничәү?
-Зур гәрәбәләр  белән кечкенә гәрәбәләр саны турында нәрсә әйтә аласыз?
- Куянкай сиңа муенса ошыймы?
-Әйдәгез без дә муенсадагы  гәрәбәләр кебек тезелеп басыйк әле.
Әңгәмә. Муенса гәрәбәләре таралганда алар файдасыз, кирәксез, ә муенса итеп тезелгәндә алар файдалы, кешене бизәп торалар, матурлык бирәләр. Кешеләр дә шулай. Бер ялгызлары гына зур дәрәҗәгә ирешә алмыйлар, ә күмәк, бердәм вакытта эшләре гөрләп бара.
-Гәрәбәләр нәрсәгә җыелган (җепкә) Без дә идәнгә утырып, гәрәбәләр кебек җепкә тезеләбез. Нәрсәгә охшадык? Без бербөтен  - чын дуслар булдык, сезнең һәрберегез бу бербөтендә бик кирәкле. Бер - берегезгә матур теләкләрегезне әйтә аласыз.       
-Менә Сорыкай күрдеңме инде дуслыкның ничек кирәкле икәнен.
Чү балалар, Сорыкай үзенең гаебен аңлады бугай, аның безгә әйтер сүзе бар
-Гафу итегез мине Назлыкай, балалар. Мин дуслык турында бик аз белгәнмен. Сез миңа зур ярдәм иттегез, аңлаттыгыз, рәхмәт сезгә.


 


       -Сез бүген белгәннәрегезне кемнәргә сөйләрсез?
-Сез миңа бик ошадыгыз, мин дә сезнең белән дуслашырга өлгердем. Сезгә бик зур рәхмәт балалар. Безгә дусларым белән кайтыр вакыт җитте. Саубулыгыз.