Приключения Аленушки и её друзей в сказочном мире
В нашем документе раскрываются увлекательные моменты сказочного приключения, которое переживают дети вместе с Аленушкой. В процессе путешествия они сталкиваются с трудными задачами и увлекательными заданиями, которые требуют от них сообразительности и командной работы. Начиная с приветствия гостей и обсуждения их настроения, дети погружаются в мир волшебства и приключений, где им предстоит встретить Убырлы Карчыка.
Аленушка, страдая от отсутствия своего брата Иванушки, обращается за помощью к детям. Они должны решить множество математических задач, чтобы выйти на след Убырлы Карчыка, которая похитила Иванушку. Погружаясь в задания, дети обсуждают время суток и учатся работать вместе, исследуя сказочные элементы, такие как волшебный экран и тылсымные слова.
По мере продвижения к дому Убырлы Карчыка им предстоит проявить свои таланты, помогая растить и собирать яблоки, формируя пирожки, которые повлияют на дальнейший ход действий. Удастся ли им вернуть привычный порядок и вернуть Иванушку домой? Все это становится возможным через веселые взаимодействия, которые учат детей дружбе, заботе и сотрудничеству.
Итак, детей ждет масса интересных испытаний: от сборки пирожков с различными формами до помощи Аленушке в поисках своего брата. Эти сказочные приключения не только развлекают, но и развивают навыки командной работы и учат важным жизненным урокам, таким как взаимопомощь и сострадание.
В конце приключения дети не только спасают Иванушку, но и учатся, как важно поддерживать друг друга в трудные времена. Этот материал предназначен для вдохновения и развития у детей фантазии и творческого мышления, превращая сложные задачи в увлекательные игры.
Эшчәнлек барышы:
Оештыру моменты.
-Балалар , сезнең кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген безгә күпме кунаклар килгән.Әйдәгез әле алар белән исәнләшик, хәлләрен сорыйк һәм елмаю бүләк итик.
Шөгыльләнергә теләк уяту.Проблемалы ситуация. Тылсымлы экран кабына.Слайд- Алёнушка:
- Балалар, миңа энем Иванушканы коткарырга ярдәм итегез әле. Ул бәлагә юлыкты, аны Убырлы Карчык урлады.Убырлы Карчык мине бутарга уйлады. Энем Иванушканы коткара алмас өчен, миңа бик күп математик уеннар, күнегүләр уйлап чыгарды.Балалар, мин берүзем генә бу биремнәрне башкарып чыга алмаячакмын. Сез миңа ярдәм итәрсезме?
- Хәзер тәүлекнең нинди өлеше? (иртә).Тәүлек тагын нинди өлешләрдән тора?( көндез, кич, төн).
- Көнне тәүлекнең кайсы өлеше алыштыра?( Төнне? Иртәне? Кичне?)
Тәрбияче:
Күрәсеңме, Аленушка, безнең балалар нинди яхшылар, алар сине авыр вакытта ташлап калдырмаслар.Балалар, без ничек ярдәм итә алабыз соң Аленушкага?( Убырлы карчыкны табарга һәм Иванушканы җибәрүен сорарга кирәк).
Ә әкияткә ничек эләгергә?( ковер-самолетка утырырга, тылсымлы таяк белән селтәнергә, тылсымлы сүзләр әйтергә, сихерләргә).
Мин сезнең белән килешәм.Әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтәбез:
“1-2-3, әйлән дә, тиз генә әкияткә күч !” “1-2-3 покружись, быстро в сказке очутись!”
Слайд – әкият.( балалар нинди әкият икәнен әйтәләр “Казлар- Аккошлар”).
Юлыбыз авыр һәм каршылыклар белән тулы булачак. Эмма сез авырлыклардан куркасызмы? (юк)
Юлга , дуслар! Ә тылсымлы экран безгә Убырлы Карчыкка юлны күрсәтеп торыр.
Слайд – мич.
Балалар, пирожкиларны тәлинкәләргә дөрес салган очракта гына, мич безгә юлны күрсәтер. Мичкә булышабызмы?
Әйдәгез, якынрак килеп, үзегез теләгән формадагы пирожкиларны сайлагыз да, тәлинкәләргә тарата башлагыз.( нинди формадагы пирожки салуны һәм ни өчен икәнен сорау. Тәлинкәдә өчпочмак символы булса, өчпочмак формасындагы пирожкины салырга кирәклеген әйтергә тиешләр балалар).
Пирожкиларны дөрес салдыгыз, балалар.Молодцы. Биремне үтәдек.Хәзер тылсымлы экранга карыйк әле. Мич безгә юлны күрсәтер.
Слайд –алмагач.
Балалар бу агач ничек атала? ( алмагач) . Каян белдегез? ( анда алмалар үсә).
Агачта ничә яшел, ничә кызыл алма үскәнен әйтә алсак кына, алмагач безгә юлны күрсәтер. Кайсыгызның кызыл алмаларны җыясы килә? Киштәгә куя бар әле. Кайсыгызның яшел алмаларны җыясы килә? Шулай ук киштәгә куя бар яме.Барлыгы ничә алма икәнен каян белергә?( санарга кирәк).
Әйдәгез саныйбыз( татарча, аннары урысча саныйлар: 5 кызыл, 5 яшел алма икәнен әйтәләр).
Яшел һәм кызыл алмалар турында нәрсә әйтеп була? (кызыллар яшелләр кадәр үк; яшелләр кызыллар кадәр үк; яшелләр дә кызыллар да тигез 5әр).
Алмаларны санадык, ял итеп алсак та була.
Физминутка “Две сестрички, две руки – левая и правая…»
- Молодцы! Ял иттек, ә хәзер юлга.
Слайд – елга.
Ой, балалар, Убырлы Карчыкның йорты, елганың теге ярында. Нишлибез инде хәзер?(көймәдә, бүрәнәдә йөзеп, купер аша, ташларга басып чыгарга).
Менә яр буенда ташлар бар. Ташларны рәттән салсак, елга аша чыгарга була.( саныйлар : беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче).
Кызыл таш ничәнче?( беренче) һ.б.Молодцы! Биремне үтәдек. Елга аша чыктык.
Слайд – Убырлы Карчык йорты.
Убырлы Карчык:
-Кемнәр килгән монда? Сез нишләп йөрисез?
Балалар:
-Исәнмесез! Без Иванушканы коткарырга килдек.
Тәрбияче:
- Без синең биремнәреңне үтәдек.
Убырлы Карчык:
-Юк, бирмим мин сезгә Иванушканы!
Тәрбияче:
-Безгә нишләргә инде?
Балалар:
-Җырларга, әкият сөйләргә, биергә, алмалар белән сыйларга.
Тәрбияче:
-Әйдәгез алмалар белән сыйлагыз Убырлы Карчыкны, балалар!
Убырлы Карчык:
-Рәхмәт!Мин сезгә Иванушканы бирер иде дә, минем Казларым-Аккошларым очып киттеләр.Мин берүзем калдым. Аларны кайтарырга ярдәм итсәгез мин сезгә Иванушканы бирәм.
Тәрбияче:
-Убырлы Карчыкка Казларын- Аккошларын кайтарырга ярдәм итәсегез киләме? Әйдәгез алайса, өстәлләр артына килегез.Трафарет ярдәмендә казларны, мамыклы таякчыклар ярдәмендә томшыгын һәм күзләрен ясагыз.
Убырлы Карчык:
-Менә нинди матур Казлар – Аккошлар булды.Рәхмәт сезгә! Мин хәзер үзем генә түгел. Менә сезнең Иванушкагыз.
Тәрбияче:
-Менә сез нинди уңганнар!Нинди әкият героена ярдәм иттегез?Аленушкага энесен кайтардыгыз. Иванушканы гаиләсенә кайтардыгыз. Убырлы Карчыкка Казлар- Аккошлар ясадыгыз. Ә икенче юлы без нәрсә эшли алабыз?( казларны пластилиннан, камырдан әвәли, кәгазьдән ясый алабыз. Аленушкага энесен онытмаска кирәклеген әйтә алабыз ...)
Ә хәзер, безгә бакчабызга кайтырга кирәк. Әйдәгез тылсымлы сүзләрне кабатлыйк әле: “ 1-2-3 , әйлән дә, тиз генә бакчабызга күч!”.
Йомгаклау.
Балалар, без бүген нинди яхшылык эшләдек?
Бүгенге сәяхәтебез турында кемнәргә сөйләячәксез?