Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Су - яшәү чыганагы

Су - яшәү чыганагы

Габдриева Резеда Минхарисовна
Габдриева Резеда Минхарисовна
DOCX
170
2

Су - тормыш өчен иң мөһим ингредиент булып тора, һәм безнең «Детский сад «Алтынчеч» шөгыле бу хакта балаларга аңлату максатын куя. Тәрбияче Р.М. Габдриева, балаларны сайлап алынган темада кызыклы һәм мәгълүматлы әсәрләр белән таныштыра. Шөгыль барышында балалар суның карашларын, әһәмиятен һәм аны ничек дөрес кулланырга кирәклеген өйрәнәләр.

Дәрес әле суны ничек табу һәм кайдан эчәргә ярый икәнлеген аңлатудан башлана. Балалар, Глобусникның кунакка килүе белән, вакытлы көчле әңгәмәләр һәм кызыклы шигырьләр тыңлый. Суның легкозммачность, үзенең булмаганда тереклеккә булган тәэсирләре темасы чуашлар башлыча катнашалар.

Балалар, суның нәрсә өчен кирәклеге турында фикерләр белдереп, ризыклар әзерләү, хайваннар һәм үсемлекләр тормышы өчен мөһимлеген ачыклап, төрле су җыя торган юлларын табалар. Дәрес барысында, аквариумдагы су пычрак иде, әмма балалар аша үткәрелә торган тәҗрибәләр нәтиҗәсендә ул чистарды, һәм бу аларда суны саклауның мөһимлеген аңлатты.

Шулай итеп, шөгыль барышында балалар суның физик һәм химик үзенчәлекләре турында кызыклы фактлар белеп, суны томанлы үсешенә каршы битәр булып кала. Глобусник, укучылар белән берлектә, суның табигаттагы әһәмияте турында аларның көен һәм шигырьләрен ишетеп, нәтиҗәләр ясыйлар.

Предпросмотр

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад «Алтынчеч» общеразвивающего вида
Заинского муниципального района Республики Татарстан



«Су - яшәү чыганагы»







Тәрбияче:
Габдриева Р.М.
Максат: Балаларга су турында мәгълүмат бирү, ни өчен су кирәк, каян алырга суны, ни өчен суны кайнатырга кирәк, сөйләм телен үстерү,табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: су, мамык, фильтр.
Шөгыль барышы.
Т:Балалар бүген без сезнең белән су турында сөйләшербез.
(Ишек шакыйлар ) Кем килде икән карыйм әле.Балалар безгә кунакка Глобусник килгән. Исәнләшик әле аның белән.
Б: - Исәнмесез.
Г: - Исәнмесез, балалар.
Т:Балалар, карагыз әле, Глобусник нинди ул. Ул үзе түгәрәк, үзе кәлүш кигән, бер кулына зонтик, икенче кулына ниндидер серле капчык тоткан.
Т: Нишләп йөри икән ул?
Әйдәгез сорыйк әле. Глобусник син нишләп йөрисең безнең бакчада?
Г:Мин сезгә су турында сөйлисем килеп кергән идем.
Әйдә алайса син сөйлә без дә бүген су турында сөйләшергә җыенган идек.
Г:Су – ул төссез, сыек, тәмсез. 0 градус салкында ул бозга әверелә, ә 100 градус җылыда парга әверелә. Менә миңа карагыз әле җир шарының 71% су, ә калган өлеше коры җир.Су кешеләр, хайваннар, үсемлекләр тормышында бик зур роль уйный.Су булмаса тереклек юк.
Т: Глобусник, безнең балалар су турында шигырьләр беләләр.
Әйдәгез сөйләп күрсәтик әле.
Менә сиңа су
Бит – кулыңны ю,
Ю, ю, ю, ю!
Туңдыра ич,
Салкын ич бу су,
Ай, ай, ай, ай!
Туңдырса да ю
Әйбәт салкын су,
Ю, ю, ю, ю!
Г:Әйе, балалар су белән юынабыз.Ә тагын ни өчен кирәк су?
Б: Эчәр өчен, үсемлекләр үсәр өчен, тереклек ияләре тукланыр өчен, ашарга пешерергә кирәк.
Г: Шулай ,балалар бик дөрес әйтәсез.
Т: Хәзер мин бер шигырь укып китәм, тыңлагыз әле, нәрсә турында икән ул.
Родник иссяк,ручей ослаб,
А мы из крана---
Кап, кап, кап.
Мелеют реки и моря,
Не тратьте воду—
Зря, зря, зря.
А то пройдет немного лет
И нет водицы---
Нет, нет, нет.
Г: Балалар бу шигырьдә нәрсә турында аңлатырга теләгәннәр?
Б: Суларны сакларга кирәк.Теләсә ничек агызырга ярамый,пычратмаска кирәк.
Г: Дөрес, балалар, менә минем серле капчыгым бар карыйк әле нәрсә бар икән анда.
( Шешәләр белән су )
Балалар,әйтегез әле кем белә суны кайдан эчәргә ярый.
Б: ( коедан, кибеттән сатып алырга, чишмәдән, краннан)
- Ә кайда иң тәмле су?
Б: Чишмәдә
- Нинди суны эчәргә ярый?
Б: Чишмәдән, краннан алганын кайнатып.
Г: Әйтегез әле нинди суны кайнатмыйча эчәргә була?
Б: Минераль су.
Г: Бик дөрес. Хәзер мин сезне шундый су белән сыйлыйм әле.
( Су эчертү) – Тәмлеме?
Б:- Әйе.
Г: Балалар, ә пычрак суны эчәргә ярыймы?
Б: Юк.
Г: Ни өчен суны кайнатып эчәргә кирәк?
Б: Микроблары бетсен, эчәргә яраклы булсын өчен.
Г: Әйдәгез, без сезнең белән елгадан алган суны чистартып карыйбыз. ( Эксперимент үткәрү) (Мамык аша суны үткәрү, чистарту.)
Күрдегезме, балалар, су ничек пычрак иде, ә хәзер ничек чистарды.
Г: Сезгә ошадымы безнең тәҗрибә.
Б: Әйе.
Йомгаклау.
Тәрбияче: Балалар хәзер сез суның ни өчен һәм кемнәргә кирәк икәнен беләсез инде. Менә шул турыда шигырь тыңлагыз әле.
Празрачная,чистая,
Струйкоюльется,
Плещется в море.
Мерцает в колодце.
Зверей и людей,
И растенья напоит
И дождиком чистым
Всю землю умоет.
В реке, в океане
Прохладой ласкает,
Под душем и в ванне
Теплом согревает.
Нужна она всем на земле и всегда
Прозрачная, чистая эта вода!
Г: Миңа, балалар китәргә вакыт, башка балалар янына барасым бар. Мин тагы килермен әле.

  • Саубулыгыз, балалар.

  • Саубулыгыз.

  • Тәрбияче: Балалар, сезгә Глобусник белән уйнау ошадымы? Нәрсәләр ошады? Глобусник нәрсәләр турында сөйләде?

  • (җаваплар)

  • Шөгыль тәмам.