Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Тиенкәйгә чикләвек – иҗат һәм сәнгать балалар бакчасында

Тиенкәйгә чикләвек – иҗат һәм сәнгать балалар бакчасында

Тухватуллина Эндже Салихзяновна
Тухватуллина Эндже Салихзяновна
DOCX
195
0

Документ содержит конспект занятия, которое проведено в детском саду №67 города Казани. Тема занятия охватывает праздничные и образовательные аспекты воспитания дошкольников. Важным элементом является исследование дикой природы через призму творчества, игровой активности и профессий. Для вовлечения детей в материал используется яркая и интерактивная форма подачи;

Для создания интереса у детей было разработано уникальное занятие о белочке. В ходе занятия рассматриваются вопросы, касающиеся жизни диких животных, их среды обитания и деятельности в конкретное время года. Здесь дети могут не только изучить информацию, но и выразить свои мысли и чувства через искусство. Таким образом, занятие организовано в виде интересной истории, где белочка делится своими переживаниями;

В процессе занятия используются различные методы и приемы. Это включает в себя наблюдение, демонстрацию, обсуждение и, конечно, практическое рисование для развития моторики и эстетического восприятия. Дети не просто слушают, но активно участвуют, создавая свои образы и уроки по рисованию, используя насыщенные цвета и разнообразные материалы;

После занятия у детей складывается общее представление о природе, об окружающем мире и о том, как они могут влиять на него. Конспект включает в себя все детали, которые помогут педагогам организовать увлекательное и полезное времяпрепровождение для дошкольников. Документ может служить как руководство для воспитателей и педагогов в детских садах, желающих внедрить инновационные подходы к обучению и воспитанию.

Предпросмотр

Казан шәһәре Совет районының “ Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 67-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль автоном оешмасы




Тема: «Тиенкәйгә чикләвек»








Балалар бакчасында уңай шартлар
тудыру һәм балаларга сәнгати
тәрбия бирү” темасына үткәреләчәк
педагогик киңәшмә кысаларында
үткән шөгыль конспекты.
Әзерләде һәм үткәрде
Төхватуллина
Энҗе Салихҗан кызы





Казань -2015

МАДОУ д/с№67

Төркем

2-нче кечкенәләр төркеме


Мәктәпкәчә белем бирү методикасы (белем бирү өлкәсе)

Сөйләм телен үстерү, танып белү эшчәнлеге, сынлы сәнгать эшчәнлеге, эстетик тәрбия эшчәнлеге.

Шөгыль темасы

« Тиенкәйгә чикләвек »

Кулланылган белем бирү программасы (белем бирү системасы)

1.Н.Е.Вераксның «Туганнан мәктәпкә кадәр»программасы.
2. №67- нчебалаларбакчасының укыту-тәрбия программасы.

Балалар белән алдан эшләнелгән эш

Балалар белән кыргый хайваннар (аю, бүре, төлке, куян, керпе, тиен) турында әңгәмә, кыргый хайваннар рәсемнәрен карау; шөгыльгә презентация әзерләү, физкультминутка ( видео) әзерләү.

Дидактик һәм күрсәтмә материаллар (җиһазлау)

Җиһазлау: кыргый хайваннар рәсемнәре, телевизор, чикләвек белән савыт, аш яулык,тиен костюмы, магнит такта, балаларга күчтәнәч.

Шөгыльнең төзелеше

Кереш өлеш:
-Балалар, карагыз әле бүген безгә кунак апалар килде. Алар белән исәнләшик.
(-Исәнмесез!)
-Әйдәгез әле без сезнең белән кыргый хайваннарны искә төшерик. Балалар, сез нинди кыргый хайваннарны беләсез? Ник аларны “кыргый” дип атыйлар?
(-Аю, буре, төлке, тиен, керпе, куян.Аларны “кыргый” дип атыйлар, чөнки алар урман, кырларда яшиләр. Алар ашарга үзләре табалар, балаларын үзләре үстерәләр, кеше аларга ярдәм итми.)
-Бик дөрес! Сез барысын да беләсез! Ә хәзер аларны телевизордан карап hәм тавышларын тыңлап узык.
(Телевизор аша кыргый хайваннар турында видео карау.)
Төп өлеш:
- Балалар, бүген безгә бер кунак килә, ә нинди кунак икәнен, табышмакны тыңлап белегез!
Кош түгел – оча
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса урманны яңгырата.
(-Тиен!)
-Дөрес! Җавапны бик тиз таптыгыз!
( Ишек шакыган тавыш ишетелә.)
-Керегез, керегез! Узыгыз түргә.
( Тиен килеп керә, ул бик моңсу күренә.)
Тиен: Исәнмесез балалар!
( -Исәнмесез!)
-Исәнме, тиенкәй! Ничек хәлләрең, ничек килеп җиттең? Син нигә бик күңелсез?
Тиен: Мин бик әйбәт килеп җиттем, ә хәлләремә килгәндә-бик яхшы түгел! Мин җәй hәм көз буе кышка әзерләнеп чикләвек җыйдым, hәм аларны яшереп бардым. Ә хәзер кыш җитә, ә мин чикләвекләремне кая яшергәнемне искә төшерә алмыйм! ( Елап җибәрә.)
-Тукта әле тиенкәй, елама! Без балалар белән сиңа булышырбыз. Балалар, тиенкәйгә булышабызмы?
( -Әйе, булышабыз!)
-Ә хәзер, әйдә тиенкәй, безнең белән биеп кит, кәефең күтәрелер.
Физкультминутка.
(Физкультминутка телевизордан бара,экранда тиен хәрәкәтләр күрсәтә,без кабатлыйбыз.)
Тиен: Рәхмәт сезгә, балалар, кәефләрем күтәрелеп китте!
-Балалар, әйдәгез хәзер тиенкәйгә чикләвек буйыйбыз!Өстәл артларына утырыйк әле.Сезнең алдыгызда чикләвек рәсеме ята.Тагын нәрсәләр бар?
( Балалар өстәл артына үз урыннарына килеп утыралар, алар алдында әзер чикләвек рәсеме. )
( -Көрән буяу, пумала, юеш салфеткалар.)
-Ә буи башлаганчы, кулларыгызны языр өчен, бер бармак уенын уйнап китик.
Бармак уены.
Тиенкәй утырып тора,
Чикләвекләр тарата:
Хәйләкәр төлкегә,
Усал бүрегә,
Энәле керпегә,
Алпан-тилпән аюга,
Куркак куянкайга!
-Сезнең күз алдыгызда чикләвек рәсеменең үрнәге, сез шуңа карап үзегезнең рәсемегезне буягыз, мин дә сезнең белән бергә буйыйм. Тиенкәй син дә безгә кушыл!
( Балалар буйый башлаганчы, мин аларга дөрес буяу кагыйдәләрен аңлатам.)
-Рәсемегезне ясап бетердегез, хәзер миңа китерегез.
(Рәсемнәрне магнит тактага эләбез.)
-Бик матур чикләвекләр килеп чыкты! Ләкин аларны безнең тиенкәй ничек алып кайтып китәр икән? Әйдәгез, балалар, без аларны тылсым ярдәмендә чын чикләвеккә әйләндерәбез!Минем артымнан кабатлагыз:
Әпсен-төпсен безнең чикләвекләр рәсемнән төшсен!
( Магнит тактаны аш яулык белән каплыйбыз. Бер савыт белән чын чикләвекләр чыгарабыз.)
-Менә бит килеп чыкты, без кечкенә тылсымчылар! Менә тиен сиңа кыш чыгарга чикләвекләр!
Тиен: Рәхмәт сезгә, балалар! Мин дә сезнең яныгызга буш кул белән килмәдем, менә сезгә кечкенә күчтәнәчем. Ә миңа инде урманга кайтырга кирәк, саубулыгыз, балалар, рәхмәт сезгә!
-Саубул тиенкәй!
Йомгаклау өлеше:
-Балалар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?Безгә бүген кунакка нәрсә килде? Без аңа ничек ярдәм иттек?


Кулланылган әдәбият

1.Д.Н.Колдина «Рисование с детьми 3-4 лет. Конспекты занятий».-М.: Мозаика- Синтез, 2011 г.
2.Комарова Т.С. Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.- М.: Просвещение, 1991.
3.Е.А.Янушко «Рисование с детьми раннего возраста». – М.: Мозаика- Синтез, 2006 г.
Интернет-ресурсы: 1.vidashki.ru›?video=fizminutka_belochka&videohost…
2.video.yandex.ru›видео и картинки дикие животные россии