Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Могҗиза тудыручы су: Күңелле тәҗрибәләр һәм табигать дөньясы

Могҗиза тудыручы су: Күңелле тәҗрибәләр һәм табигать дөньясы

Мингазова Гуляндам Ахматсафовна
Мингазова Гуляндам Ахматсафовна
DOCX
126
0

Документ «Могҗиза тудыручы су» посвящен изучению природных явлений с детьми. В возрасте, когда формируются основные понятия о мире, важно развивать у детей отношение к окружающей среде и понимание взаимосвязи между всеми ее компонентами. Как изучение воды, так и осознанное восприятие ее роли в природе помогут детям увидеть, насколько они являются частью большого мироздания.

В данном материале описаны различные виды деятельности, направленные на воспитание у детей бережного отношения к воде — важному источнику жизни. Применяя различные методические подходы: от физкультминуток до творческих игр, дети раскрывают для себя удивительные свойства воды: ее текучесть, способность принимать разные формы и превращаться из одного состояния в другое.

В рамках занятий очень важно провести практические эксперименты, которые позволят детям самостоятельно делать выводы о свойствах воды. Непосредственное взаимодействие с предметами, такими как снег, лед и вода, развивает у детей способность к самостоятельному мышлению, нагружает их творческой энергией и дает возможность понять, как все в природе связано. В этом контексте проведение наблюдений за водой может стать ярким и интерактивным опытом для детей.

Также наше занятие включает интеграцию в разные образовательные области, что делает процесс обучения разнообразным и интересным. Дети смогут изучать как биологию (жизнь растений и животных), так и физику, через наблюдение за состоянием воды. Так, помещая ледяные кусочки в теплую воду, они смогут наблюдать, как лед тает и превращается в воду, что даст им понимание более глубоких законов природы.

В завершение всех проведенных мероприятий важно акцентировать внимание детей на том, почему следует заботиться о воде и ее ресурсе, открывая для них путь к более глубокой гармонии с природой, что послужит основой для формирования их экологического сознания и ответственности в будущем.

Предпросмотр

Могҗиза тудыручы су”
Зурлар төркеме өчен танып белү өлкәсенең
әйләнә –тирә белән таныштыру буенча
турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге
 Эшчәнлекнең максаты: Балаларның тере һәм тере булмаган табигатьнең үзара бәйләнеше турында белемнәрен киңәйтү, күзаллауны үстерү.
Бурычлар: Табигатьтә яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү, баланы үзен табигать дөньясының аерылгысыз бер өлеше итеп санарга күнектерү.
Тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның мөстәкыйль фикер йөртә белү гади нәтиҗәләр ясый белүләрен камилләштерү, уйлау, хәтердә калдыру сәләтен, игьтибарын, тирә-юньне кузаллауларын киңәйтү.
Интеграцияләнгән белем бирү өлкәләре: “Аралашу”, “Матур әдәбият уку”, “Социальләштерү”, “Куркынычсызлык”, “Музыка”, “Танып-белү” – Математика.
Методик ысуллар: Болыт, кар белән уен, табышмаклар, физминут “Җилләр ашып”, әкият сөйләү, тәҗрибә эше, видиофильм карау, дидактик уен “Су тамчыларын урынына”.
Күрсәтмәлек: Кар бөртекләре, су тамчылары символлары, суның парга әйләнү схемасы, рәсемнәр.
Тәҗрибә өчен: савыт белән кар, һәр бала саен сулы шешә, савытлар, шприц, геометрик формадагы савытлар, салфетка.
Мультимедия техникасы. Проектор, экран, ноутбук.
Индивидуаль эш. Җөмләне дөрес итеп төзү өстендә эш. Шприц белән эшләүне күрсәтү.
Сүзлек өстендә эш. Шприц, үтә күренмәле, ябалак-ябалак.
Әти-әниләр белән эш. Өйдә чәй кайнавын, суның ничек парга әйләнүен күзәтү.
Алдан эшләнгән эш. Кар явуын күзәтү, су, кар, боз белән тәҗрибә.
Балаларның интегратив сыйфатларын үстерүдә планлаштырылган нәтиҗәләр. Матур әдәбият әсәрләрен, шигырьләр сөйли белә, тәрбияче сорауларына җавап бирә, тәҗрибә ясый белә, суның кулланышын аңлый белә.
Барышы:
Ясминә: -Румия син кая барасың
Румия: -Без бүген дусларым белән лабораториягә барырга тиеш идек, кайда микән алар
Ясминә:-Минем бер серле йогагым бар, әйдә шушы йогакка матур сүзләр әйтик, бәлки алар безне ишетеп монда килерләр
(исәнмесез, хәерле көн, кояшым, җимешем, матур, чибәр)
Балалар керә.
-Исәнмесез
-Без монда матур сүзләр ишетеп кердек
-Исәнмесез балалар, сез кайда йөрисез, безгә кунаклар килде, шөгылебезне башларга вакыт җитте, әйдәгез башта кунаклар белән исәнләшәбез.
-Исәнмесез, Хөрмәтле кунаклар!
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк.
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.
-Әйдәгез балалар сездә матур сүзләр әйтеп шушы серле йомгакны бер- беребезгә җибәрегез.
Хәзер кунаклар да бер- берсенә матур сүзләр әйтсеннәр. (Серле йомгак зурая) (Иң соңыннан “шөгылегез яхшы үтсен” дип йомгакны тәрбиячегә бирәләр)
-Рәхмәт, сезнең матур сүзләрдән безнең серле йомгагыбыз ничек зурйды.
-Балалар, ничек уйлыйсыз, ә яхшы кэеф нәрсәдән башлана ул? (елмаюдан, яхшы эшләрдән, матур сюрпризлардан)
Карагыз әле балалар безнең бүлмәдә ниндидер матур сюрприз-чәчәк бар, нинди әкияттән дип уйлыйсыз? Дюймовочка (чәчәк эченнән Дюймовочка чыга)
Сөйли:
Адилә: Исәнмесез балалар! 
-Исәнмесез
Сез мине таныйсызмы? Кайсы әкияттән мин?
-
Дюймовочка әкиятеннән
-Әйе рәхмәт!
Бу юлы сезгә, мактанып тормыйм
Мин бит малалайлар, зур тартма таптым
Ул зур тартмага үзем шаккатым
Шундый зур тартма исең китәрлек .............
(Беләсегез киләме, аның эчендә нәрсә бар микән, әйдәгез әле уйлап карыйк)
Тәрбияче: Сез миңа төрле сораулар бирегез һәм без бергәләп тартмада нәрсә барлыкны уйлап табырбыз.
Балалар сораулар бирә:
-авырмы, салкынмы, ашыйлармы, ашамый торган әйберме, кызылмы, җылымы, катымы, аның белән уйнап буламы..?
Серле тартмадагы предметның сыйфатларын сез уйлап таптыгыз- каты, салкын, ашамыйлар- нәрсә микән соң балалар? Мин табышмак әйтим әле җавабын уйлап карагыз.
Ишегалдында таш була,
Өйгә керсә, су була
Нәрсә булды инде. (Боз)
-Балалар тартмадан берешәр боз кисәге алыгыз да урыннарыгызга барыгыз һәм бозларыгызны тарелкага куегыз.
-Сез өстәлдә тагын нәрсәләр күрәсез? (микроскоп, пробиркалар, лупа)
-Бу предметларны кайда күрергә була? (лабораториядә)
-лаборатория ни өчен кирәк ул? (Тәҗрибәләр ясау өчен)
-лабораториядә тәҗрибәне кемнәр ясый?(галимнәр тикшерүчеләр)
-Балалар сез бүген галимнәр тикшерүчеләр булырсыз (Дюймовочка синдә безнең белән каласыңмы? Әйе миңа сезнең кебек дуслар бик кирәк)
Тәрбияче: Әйдәгез әле балалар лупалар аша бозны карыйбыз үзлекләрен тикшерәбез. Нәрсә әйтә аласыз
-боз каты, ул төссез, үтә күренмәле һәм суланып тора)
Боз эрегәч нәрсәгэ әйләнә рәсемен ясагыз әле(су, тамчы)
Хәзер без бүлмәбез буенча йөреп, су кайда кирәк, шул урыннарга тамчылар ябыштырып чыгыйк.
(Балалар су тамчысы ябыштыра. Һәрбер бала су тамчысын кая ябыштыруы һәм ни өчен икәнлеге турында сөйли:
-“Мин су тамчысын табигать почмагына куйдым, чөнки гөлләр сусыз яши алмый, корый, аларга су кирәк…
-Мин су тамчысын йорт хайваннары янына куйдым, ашаганнан соң аларның бик нык су эчәселәре килә
-Ә мин суны балыкларга куйдым, алар суда яшиләр, су булмаса алар үләләр)
Тәрбияче: Менә су тамчылары һәрберсе үз урынын тапты.
Тәрбияче. Балалар, безнең бозларыбыз эреп суга әйләнде, хәзер суың үзлекләрен тикшереп карарбыз.
Дюймовочка безгә сөйлә әле суның үзлекләрен. Минем су башта шешәдә иде мин аны түгәрәк савытка салдым һәм ул түгәрәк формасына керде.
Тәрбияче. Әйе, ә хәзер, балалар, сездә өстәл янына килегездә алдыгыздагы савытларыгызга су салыгыз. Нәрсә күрәсез?
Балалар. Су төрле формаларга керде. ( Минем су башта шешәдә иде мин аны түгәрәк савытка салдым һәм ул түгәрәк формасына керде.
(Балалар суны төрле формага салгач нинди геометрик формага керүе турында сөйлиләр, 5-6 бала җавабы тыңланыла).
Тәрбияче. Димәк, суның формасы бармы? Бу турыда нәрсә әйтә аласыз?
Балалар. Суның формасы юк.
Исбатлау:
Су нинди? (сыек, салкын, чиста, үтә күренмәле, акканда тавышлы)
су үтә күренмәле һәм суны нинди савытка салсаң да шул савыт формасына керә.
-Ә су нинди төстә соң? (төссез)
Хәзер һәрберегез үзегез теләгән төсне суга салыгызда болгатыгыз. Нинди төскә керде? балалар әйтәләр. (3-4 бала)
-Шулай ук су эретүчән дә, ул буяуны эретеп шул төскә кертте.
Шушы матур суларыбызны әйдәгез әле балалар тышка чыгарып куйыйк. Тышта бүген ничек? (Бик салкын, салкында су нишли- ката)
Формага салынган төсле суларны Дюймовочка тышка чыгарып керә
Тәрбияче. -Балалар суның парга әйләнүне күзәтеп буламы? Була. Сунын парга әйләнүен карап китик әле
Слайд Газда чәй кайнатабыз, кайнап чыккач ул парга әйләнә, ә пар су тамчыларына әйләнеп кире сыеклыкка кайта.
-Табигатьтәдә су парга әйләнә, пар күккә күтәрелә болытка эверелэ, өстә, һавада бик салкын, пар суына һәм болытлар бергә берлэшеп,кушылып яңгыр булып җиргә ява башлый.
Уен
Балалар суны әкият итеп күз алдына китерсәк, анда кечкенә кешечекләр торалар
-су сыек булганда менә шулай җитәкләшеп торалар (су стаканда)
-су кайнаганда менә шулай йөгерәләр (чәнектә су кайный)
-ә инде су туңса кочаклашып басалар (кар бөртеге)
Тәрбияче Балалар Дюймовочка безгәкәгзъдән ясалган чәчәкләр алып килгән, әйдәгез шул чәчәкләрне суга салыйк әле нишләр микән ул?
таҗлары ачыла, ни өчен -кәгазъ юешләнә, авырая һәм таҗлары ачыла
Тәрбияче Балалар, без бүген суның нинди үзлекләрен белдек?
Каты-боз, кар
Сыек-су
Газсыман хәлендә-пар
-су үтә күренмәле, эретүчән, иссез
Тәрбияче: Су табигатьтә сәяхәт итә, боз суга, парга, болытка әйләнә. Яңадан кар яки яңгыр булып җиргә ява, суны сакларга, аңа карата мәрхәмәтле булырга кирэк. Шулай булганда гына кешеләр табигатьнең байлыгы белән куллана алачак.