Урманның нәни дуслары: Шөгыл конспекты
Бу документта «Урманның нәни дуслары» темасы буенча ясалган шөгыл конспекты тәкъдим ителә. Автор – Миннегалиева Фардия Шамиловна, МАДОУ “Детский сад№67”да тәрбияче булып эшли. Шөгыл конспекты балаларга кышкы сезондагы урман җәнлекләре турында тулырак белемнәр бирү өчен эшләнгән.
Максат – балаларның кыш турында белемнәрен арттыру, аларга урман җәнлекләренең кышкы тормышы турында мәгълүмат бирү һәм мәрһәмәтлелек хисе тәрбияләү. Шөгыл барышында балалар чыршы, кар, кар бөртекләре, куян, төлке, кишер, балык кебек объектлар белән танышалар. Кереш өлешендә балалардан кышның нинди ел фасылы икәнен, карның төсен, салкынның дәрәҗәсен сорау формасында бирелә.
Төп өлештә балалар тиен белән таныша, ул аларны кышкы урманга сәяхәткә чакыра. Тиен балаларга кар бөртекләренә утырып, урманга барып җитәргә тәкъдим итә. Урамдагы матурлыкны һәм җәнлекләрнең яшәешен күзәтү балаларда үҗәтлек һәм кызыксыну уята. Куян һәм төлке белән очрашу процессында балалар җитди мәгълүмат туплап, урманның нәни дусларының тормышын өйрәнәләр.
Йомгаклауда балаларга урманда күргән нәрсәләр турында сорау бирелә, алар үз тәэсирләрен барлый. Документ кыска, әмма мәнфәгатьле, балаларның күзлектән торышын, хисләрен һәм белемнәрен байыта.
Шөгыл конспекты
Автор: Миннегалиева Фардия Шамиловна, воспитатель МАДОУ “Детский сад№67” Советского района г.Казани
Өлкә: Әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру.
Тема: Урманның нәни дуслары.
Максат:-Балаларның кыш турында белемнәрен арттыру.
Урман җәнлекләренең кышкы тормышы турында мәгълумат бирү.
Балаларда мәрһәмәтлелек хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: чыршы, кар, кар бөртекләре, тиен киеме, куян, төлке, кишер, балык, кыргыч кәгазь, мамык, губка, музыкаль бизәлеш.
Кереш өлеш.
-Балалар,тәрәзәдән урамга карагыз әле. Урамда нинди ел фасылы?(Кыш.)
-Анда нәрсә яуган?(Кар.)
- Кар нинди төстә?(Ак.)
-Балалар, карны тотып карыйк әле. Ул салкынмы,җылымы.(Салкын.)
-Көн салкынмы, әллә җылымы?(Салкын.)
-Килгәндә туңмадыгызмы?
Төп өлеш.
Ишек шакыган тавыш ишетелә.
-Балалар,әллә ишек шакыйлармы?Кем бар икән анда? (Ишекне барып ачам. Тиен керә.)
Тиен:Исәнмесез, балалар.(Исәнмесез.)
Тәрбияче:Тиен,син монда ничек килеп җиттең?
Тиен:Мин серле кар бөртекләренә утырып килдем.
Балалар, мин сезне үзем белән кышкы урманга сәяхәткә чакырам.Барасызмы минем белән.
Тәрбияче:Тиенкәй, безнең бик барасыбыз килә. Балалар, ә урманга нәрсәгә утырып барырбыз икән соң?Урманда бит кар бик күп.(Чаңгы, чана,паровоз һ.б.)
Тиен: Мин сезгә кар бөртекләренә әйләнергә тәкъдим итәм.Бу кар бөртекләре гади түгел,алар серле.(Балаларга кар бөртекләре таратып чыга.) Хәзер шушы кар бөртекләренә утырып,урманга барып та җитәрбез.
(Музыка астында әйләнеп бииләр)
Тәрбияче: Менә, балалар, килеп тә җиттек. Карагыз әле,балалар, ничек матур кар таулары өелгән.(Чыршы янына килеп.)
- Балалар, бу нинди агач?(Чыршы.)
-Әйе, чыршы, каян белдегез?(Энәләре бар.)
-Әйе, чыршының энәләре бар. Балалар, бармакларыбызны киссәк бик авырта,чыршының ботакларын киссәк,аңа да авыртыр,әйдәгез агачны сындырмыйк. Чыршы артында нәрсәдер утыра бугай. Карыйм әле.(Куянны алам.)
-Нәрсә бу балалар?(Куян.)
-Куян нинди?(Йомшак, куркак...)
-Куянның колагы нинди? (Озын.)
-Койрыгы нинди?(Кечкенә.)
-Куян нишли?(Сикерә.)
-Куян нәрсә ярата?(Кишер.)
-Куян нинди төстә?(Ак.)
-Куянның тунын йомшак дидек, ә менә бу тартмадагы әйберләр нинди икән.
-Әйе, балалар, ак төстә.Кыш көне ак кар өстендә аңа качарга җайлырак.
(Шомлырак музыка яңгырый.)
-Балалар. Куян куркып калды.Якында гына төлке йөри ахрысы. Әйдәгез куянга күчтәнәчкә кишер бирик тә урманга җибәрик.
(Куянны агач артына куям,төлкене эзләп китәбез.)
- Балалар, монда ,кар өеме астында, аю йоклап ята. Әйдәгез аю йокласын. Без аны уятмыйк.
Ф/м
-Балалар,төлке кая качты икән?
(Эзлиләр,төп артыннан табалар.)
-Балалар, карагыз әле төп артында нәрсә утыра икән?(Төлке.)
-Төлке нинди?(Хәйләкәр.)
-Төлкенең койрыгы нинди?(Озын.)
-Ә куянның койрыгы нинди иде?(Кечкенә.)
-Төлкенең колаклары нинди?(Кечкенә.)
-Куянның колаклары нинди иде?(Озын.)
-Төлке ничек йөри? (Йөреп күрсәтәләр.)
-Балалар,төлке башын һаман да менә бу өйгә таба бора,әйдәгез шунда барып карыйк әле. (Музыка астында әйләнеп бииләр)
-Балалар,төлке безгә күчтәнәч әзерләп куйган икән.Әйдәгез рәхмәт әйтеп төлкене урманга җибәрик.
-Ай-яй урманда бигърәк озак йөрдек.Бик нык туңганчы бакчага кайтыйк.Әйдәгез кулга кар бөртекләрен алыйк та очыйк.(Музыка яңгырый.)
Йомгаклау.
-Менә кайтып та җиттек. Балалар, урманда нәрсәләр күрдек соң без?(Куян, төлке.)
-Ә нинди агачны күрдек?(Чыршы.)
-Балалар,карагыз әле кар нишләгән? (Эрегән.)
-Балалар, урманга баруыбыз турында өйгә кайткач кемнәргә сөйләрсез икән?(Әни,әти...)
Балалар белән кунакларны озатабыз.